

Янтуган авылыннан 102 кеше сугышка чыгып киткән, шуларның 54е һәлак булган, 48е генә исән–сау кайткан. Бу һәйкәл тагын бер ягы белән кыйммәтле – ул авыл халкы көче, тырышлыгы һәм матди ярдәме белән төзелгән. Авыл старостасы Фикус Насыров, авыл Советы депутаты Гөлчәчәк Латыйпова эш барышы белән таныштырып, һәйкәл төзүдә ярдәм күрсәткән активистларның исемнәрен яңгыратты.
– Мондый һәйкәлләр, обелисклар быел барлыгы 13 урында ачылды. Без һәлак булган авылдашларыбызны онытмаска тиеш,– диде Илдар Иршат улы үз чыгышында. – Ватанны саклау хакына үлемгә барган, һәр карыш җир, тыныч тормыш һәм иминлек өчен көрәшкән, дөньяны фашист илбасарларыннан азат иткән батырлар турындагы истәлекне саклау һәм киләчәк буынга тапшыру – һәркайсыбызның изге бурычы.
Радик Мөдәрис улы истәлекле вакыйга уңаеннан изге теләкләрен әйтеп, авылдашларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бүгенге көндә Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы яугирнең әнисе Зифа Усманова үз чыгышында, илебезнең тынычлыгын, күкләребезнең аяз булуын теләде.
Һәйкәлне булдыруда башлап йөрүче авыл старостасы Фикус Насыйровка, Илдус Насыйровка, Рәиф Усмановка муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хаты тапшырылды. «Сандугачлар» Янтуган кызлар вокаль ансамбле музыкаль яктан бизәде.
Теләпән авылындагы һәйкәлгә Чернобыль һәлакәтендә, Әфганстанда, Чечняда, Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләрнең исемнәре уеп язылган. Бу һәйкәл төрле локаль сугышларда катнашучы хәрби ветераннарга багышланды. Беркемдә, бернәрсәдә онытылырга тиеш түгел. Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз булсын, - диде һәйкәл төзелешенең төп спонсоры Альберт Рамазанов.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, авыл биләмәсе башлыгы Илдар Гарифуллин яугир-интернационалист Фликс Рамазанов, Чечен сугышы хәрәкәтләрендә катнашкан Альберт Кәрамов чыгыш ясап, һәйкәл - безнең тарихыбызга, батырларыбызга булган хөрмәтебезнең символы, аларның батырлыгы киләчәк буыннар өчен каһарманлык үрнәге булып торуын билгеләде.
Альберт Рамазановка, Илсур Габидуллинга һәйкәл төзетүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хаты тапшырылды.