

Агымдагы елда ул «Мир» җәмгыяте базасында оештырылып, Иштирәк авыл мәдәният йорты конкурсантларны үзенә җыйды. Әйтергә кирәк, күбесе беренче генә тапкыр катнашмый һәм биремнәр дә әллә ни катлаулылык тудырмый, чөнки бу хезмәтне көн саен башкара алар. Шулай да аны үтәгәндә һәркайсы дулкынлану кичерә. Чөнки район конкурсында катнашу - зур дәрәҗә һәм анда үз исемеңне генә түгел, хуҗалык исемен яклыйсың.
Чараны ачып, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Пискарев, «Мир» җәмгыяте директоры Раил Ганиев конкурсантларны тәбрикләде һәм уңышлар теләде. Арытаба район авыл хуҗалыгы идарәсенең ветеринария врачы Азамат Рахманов конкурсның шартлары белән таныштырды. БР дәүләт гимны астында ярыш флагын күтәрү хокукы “Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте уңганнары Гүзәл Фәтхетдинова һәм Радим Семеновка бирелде.
Иң яхшы машина белән сыер саву операторы һәм малларны ясалма орлыкландыру техник операторы исемен яулау өчен бу юлы районның барлык хуҗалыкларыннан дистәләгән кеше көч сынашырга килде. Аларның берсе дә терлекчелектә яңа кешеләр түгел, күрсәтерлек осталыклары бар. Һөнәри бәйгенең гадәтләнгән төрләре – үз хезмәтеңнең нечкәлекләрен белүгә кагылышлы теория өлеше, саву аппаратын сүтү һәм җыю, сыер саву. Конкурсантларның эшен бәяләүче комиссия составына район авыл хуҗалыгы идарәсе, хуҗалык вәкилләре,“Илеш районы ветеринария станциясе”ДБУ, савуны оештыруны һәм аның технологиясен яхшы белгән компетентлы белгечләр кертелгән иде. Судьялар коллегиясе эшен район авыл хуҗалыгы идарәсенең ветеринария врачы Азамат Рахманов җитәкләде. Жюри җиңүчене тупланган баллар санына карап билгеләде.
Конкурсантлар район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре әзерләгән сораулардан торган тестта бирелгән өч җавапның берсен сайлап, теоретик белемнәрен күрсәтте. Жюри әгъзалары дөрес җавапларны да, кимчлекләрне дә таблицага терки бардылар, балларны билгеләделәр. “Субклиник формада мастит белән авырган сыердан савылган сөтне ничек аерырга?”, “Саву аппаратын юганда юу растворының температурасы нинди булырга тиеш?”, “Бозаулар алдыннан сыер тудыру бүлегенә кайчан күчерелергә тиеш?” һ.б. сорауларга җавап билгеләде конкурсантлар.
Бәйгенең икенче өлешендә - саву аппаратларын сүтеп-җыйган вакытта шактый киеренке мизгелләр кичерергә туры килде. Һәркем зур дулкынлану белән эшкә кереште. Ахырда «нык каушадым», «аппарат бездәгедән бераз аерыла иде», «тиз җыя алмадым инде» дип борчылучылар да булды.
Икенче өлеш Иштирәк сөтчелек фермасының җәйләвендә үтте. Көндәлек башкара торган гадәтләнгән эшләре – саву да дулкынланусыз гына бармады. Анда конкурсантлар үзләренең җитезлекләрен дә исбатлап, санитар яктан әзерләнергә, сыер саварга тиеш иделәр. Кагыйдә буенча, иң элек аппаратны яхшылап юарга, икенче эш итеп сыер җиленен юарга һәм дезинфекцияләргә кирәк. Соңыннан җиленне корытканчы чиста материал белән сөртергә һәм кул белән савып карарга кирәк. Шуннан соң гына саву аппаратын җиленгә тоташтырырга һәм сава башларга була. Жюри әгъзалары нәкъ кагыйдә үтәлешенә, сөтнең сыйфатына, күләменә турыдан-туры тәэсир итүче фактлар-саву аппаратын, җиленне яхшылап юуга, иң куе сөтне савып бетерүгә ныклы игътибар бирде.
Нәтиҗәләр буенча, сыер савучылар арасыннан мөмкин булган 80 баллдан 79 ны җыеп, М.Горький ис. хуҗалыктан Зөбәйдә Хәйруллина ”Районның машина белән сыер саву буенча иң яхшы операторы” исеменә лаек булды һәм беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. «Авыл хуҗалыгында эшләвемә 37ел тула. Быел ярышта дүртенче тапкыр катнашам.Үзеңне сынап караудан бигрәк, башка хуҗалыкларда эшләүче сыер савучылар белән аралашу, очрашу чарасы да бу конкурс. Без бу бәйрәмне сагынып, көтеп алабыз. Бер-беребез белән рәхәтләнеп сөйләшәбез, фикер алышабыз, күңел ачабыз, яңа дуслар да табабыз. Районыбыз, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре хезмәт кешесенең эшен күрә беләләр, хөрмәт тоеп яшибез. Этәргеч булгач, тырышып эшлибез, – дип хистойгыларын бүлеште Зөбәйдә Зөфәр кызы.
«Урожай» токымчылык заводы җәмгыятеннән Гүзәл Фәтхетдинова 78 балл җыеп, икенче урынга чыкса, өченче урын педьесталына «Агыйдел» хуҗалыгыннан Гөлфинә Габдракыйпова күтәрелде, ул 80нән 76 балл җыйган иде. Дүртенче урында - «Илеш» кооперативыннан Рүзилә Шәйхетдинова 75 балл җыеп, IV дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Моннан тыш, ”Иң өлкән савучы” номинациясенә “Мир” хуҗалыгыннан хезмәт стажы зур булган Людмила Чернова лаек булса, Алия Мөхәммәтҗанова “Иң яше” дип табылды.
Малларны ясалма орлыкландыру техникоператорлары да үзләрен теоретик һәм практик яктан сынады. Гомум нәтиҗәләр буенча мөмкин булган 80 баллдан 80не җыеп, “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятеннән Альберт Фәттахов – беренче урынга чыкты. “Авыл хуҗалыгы минем күңелемә кечкенәдән якын, чөнки әнием сыер савучы булып хезмәт салды. Мин аңа ияреп фермага йөрдем, тәҗрибә тупладым. Ветеринария эшен ошатып, киләчәк тормышымны әлеге тармак белән бәйләү турында хыялландым. 2022 елда Кушнаренко авыл хуҗалыгы колледжын тәмамлап, шатланып туган хуҗалыгыма кайттым. Практиканы да биредә үткән идем. Беренче уңышларым да бар, эшемне яратып башкарам. Белемемне арттыру максатында читтән торып Башкорт дәүләт аграр университетына укырга кердем, икенче курсны тәмамладым. Әлеге җаваплы чарада беренче тапкыр катнашуыма карамастан, призлы урын алуыма чиксез шатмын, -дип тәэссоратлары белән бүлеште Альберт Рәмил улы.
“Урал” җәмгыятеннән Ринат Сәитов (79)- икенче,” XXII партсъезд ис. кооперативтан Радик Мосабиров (78) - өченче, “Агыйдел” җәмгыятеннән Рәмзил Хәбиров (75) дүртенче урынны яулап, дипломнар белән бүләкләнделәр. Ә инде ”Иң өлкән катнашучы “Агро” җәмгыятеннән Раушания Мосаварова булса, “Иң яше” дип “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятеннән Динар Гыймадиев танылды. Шулай ук малларны ясалма орлыкландыру эше нәтиҗәлелеге өчен “Илеш” кооперативыннан Илмир Рәхимов Диплом белән бүләкләнде.
Чара ахырында муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин чыгыш ясап, терлекчелекнең мөһим тармак булуын билгеләде, авыл уңганнарына тырыш хезмәтләре өчен ихтирамын, изге теләкләрен җиткерде. “Бүгенге көндә терлекчелектәге һәр уңышлы күрсәткечнең нигезендә сезнең тырышлык, фидакарь хезмәтегез ята”,- диде ул. Бәйгедә катнашучыларга барлык призларны “Уралплемцентр”, “Племцентр”, “Альто”, “Вортекс” җәмгыятьләре һәм «Илишевский молочник» кооперативы тәкъдим итте.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйге тәмамлануга мул табын артында рәхәтләнеп аралашты, район мәдәният сарае хезмәткәрләре әзерләгән концерт номерларын карады, күңел ачты.
Лилия ЙОСЫПОВА.