

Автоинспектор хезмәтен куркыныч һәм авыр дип, юкка әйтмиләр. Чыннан да, шулай. Физик яктан яхшы әзерлекле, ныклы ихтыярлы ир-егетләр һәм кызлар гына юлларда тәртип сагында торуны үзенә һөнәр итеп ала. Һава шартлары да эшкә киртә түгел. Бурычыбыз – көнне-төнгә ялгап эшләү, юлларда иминлекне тәэмин итү, бәхетсезлек очракларын, зыян күрүчеләрнең санын киметү, кисәтү эшләре башкару.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлегенең юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе коллективы 12 хезмәткәрне берләштерә. Юлларда иминлек булсын өчен “Штраф”, “Бурычлы”, “Автобус”, “Мотоцикл”, каникуллар алдыннан “Игътибар, балалар!” операцияләре, атнасына бер республика рейды үткәрелә. Инспекторлар эше көчергәнешле. Тәүлегенә 12 сәгать, ике сменада эшләргә туры килә, ике экипаж булдырылган. Соңгы елда бар техник корылмалар булган (Русия мәгълүмат базасы белән эш итә алган планшет компьютерларе, тизлек һәм тонировканы үлчәү приборләре, видеорегистратор) ике патруль автомобиль алынды. Юл инспекторларына хәзер тиешле мәгълүмат алу өчен күп вакыт кирәкми, чөнки бар нәрсә кул астында дип әйтерлек.
Әйтергә кирәк, инспекторларга юлларда хәрәкәт хәвефсезлеген, иминлекне тәэмин итү бурычы йөкләтелгән. Бу тәңгәлдә алар сынатмый, юл-транспорт вакыйгаларын искәртүдә бар тырышлыкларын салып эшли. Һөнәри бәйрәмебез көнендә гүзәл затларыбыз ЮХХДИ бүлекчәсенең законнар административы инспекторы Лениза Басыйрова, пропаганда буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Гөлнара Әлтапова, юл-патруль хезмәтенең өлкән инспекторы, полиция лейтенанты Азамат Бәдретдинов, юл-патруль хезмәте инспекторлары, полициянең өлкән лейтенанты Илшат Хәбибуллин, полиция лейтенантлары Галим Шәмсиев, Роберт Закиров, Денис Даутов, Айнур Бәдретдиновны мактап телгә аласы килә.
Саннарга килгәндә, агымдагы елның биш аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 2135 очрагы теркәлде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларның 159 очрагы теркәлде. Барлыгы 3 юл-транспорт фаҗигәсе булып, аларда өч кешенең гомере өзелде.
Балаларның бәхетсезлек очракларына юлыгуларын булдырмау максатында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында төрле чаралар уздырыла, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган әңгәмәләр оештырыла. Рейдларга яшь юл хәрәкәте инспекторлары да җәлеп ителә. Балалар ЮХХДИ хезмәткәрләре белән берлектә шоферларга транспортта йөрү мәдәнияте, бер-берсен хөрмәт итүгә юнәлдерелгән, пассажирларга исә юл йөрү кагыйдәләре урын алган белешмәлекләр тарата. “Игътибар – балалар!”, “Балаларга махсус утыргыч” акцияләре барган чорда төп игътибарны автомобильне махсус балалар утыргычы белән җиһазландыруга юнәлтәбез. Җәяүлеләр юлында тиешле таләпләрне үтәмәүчеләргә дә таләпләр катгый. Аварияләр, кагыйдә бозулар булмасын иде.
Коллектив җанлы тормыш белән яши, төрле смотр-конкурсларда теләп катнашабыз. Ветераннарыбыз белән даими аралашабыз, аларның акыллы киңәшләренә, зур хезмәт тәҗрибәләренә таянабыз.
Барлык ЮХХДИ хезмәткәрләрен, коллектив әгъзаларын һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Җәяүлеләрне, йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга чакырам, имин юллар, бәйрәм кәефе телим.
Ленар ФӘХРУЛЛИН, РФ Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлегенең юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы, полициянең өлкән лейтенанты.