Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
4 июль 2025, 07:00

Тәртип үзебезгә бәйле

Тирә-ягыбызга күз салсак, чәчәкле, җиләкле җәйнең ямен бозып, алабута, әрекмән, кычыткан үсеп утыруы, гомумән, шәхси хуҗалыклар һәм оешма-предприятиеләр территорияләрендә матурлыкка битарафлык хакимлек итүе борчуга сала. Уйлап карасаң, җир-анабыз безнең тиң зур байлыгыбыз. Шуңа күрә тирә-як мохиткә карата һәркем сакчыл мөнәсәбәттә булырга тиеш. Үз өебездә тәртип булдырган кебек, табигатебезне дә, яшәгән төбәгебезне дә һәрвакыт чиста тотарга бурычлыбыз.

Тәртип үзебезгә бәйлеТәртип үзебезгә бәйле
Тәртип үзебезгә бәйле

Район үзәгендә иртә яздан башланган көндәлек җыештыру эшләре, өмәләр бүгенге көндә дә дәвам итә. Тик аларда халык активлыгы җитми.
Рейд барышында Югары Яркәйнең үзәк урамнары, шулай ук көньяк һәм көнбатыш микрорайоннары каралып, кемнеңдер табигать матурлыгын саклауга үз өлешләрен кертүе, яшәгән җирен күркәм һәм чиста тотуы ачыкланса, кызганычка каршы, кайберәүләрнең тәртипсез рәвештә тирә-як мохитне пычратуы, салкын карашта булулары күңелне кырды.

Кайсыбер оешма-предприятие артларында чабылмаган чүп үләннәре - җитәкчеләрнең өмәләргә кушылмавына, тәртипсезлеккә күз йомып каравына ишарә. Район үзәгенең микрорайоны урамнарыннан үткәндә агачлар утыртылган палисадниклар, чәчәкләргә күмелгән клумбалар карашны сөендерсә, чүп үләннәре, ком, вак таш өемнәре, кирпеч, такта калдыклары, буялмаган коймалар, әйләнә-тирәне ямьсезләп торучы йортлар, ихаталар исә борчуга сала. Чынбарлыкта исә җәйнең күркәмлегенең кадерен белеп, матурлык булдырып һәм аңа сокланып яшәр вакыт та бит. Кемгәдер сылтанып, читтән ярдәмгә өметләнергә кирәкми. Үзебезне һәм башкаларны ихтирам итик, территорияләрне берлектә тәртипкә китерик.

Кайсыбер шәхси йортлар үзенчәлекле бизәлеше, төзелеше белән соклану уятып, урамны бизәп тора, алар белән беррәттән, аерымнары капка алларын кош-корт, хәтта кәҗә асрау урынына әйләндергән. Кемдер дөньясын гөлләр белән бизәсә, кемдер алабута «чәчәк» атуына ирек бирә. Бу аянычлы хәл хуҗаларның үз-үзләрен ихтирам итмәве генә түгел, тирә-яктагыларга да мәрхәмәтсез булуына ачык дәлил. Моңа чик куярга кирәк. Кыскасы, производство объектлары территорияләрендә, шәхси йорт алларында хакимлек иткән чүп үләннәре чабылсын, тәртипкә китерелсен иде.

Гомумән алганда, яшәешебез дә сизелерлек уңай үзгәрешләр күзәтелә – район үзәге төзекләндерелә, яңа йортлар, яңа объектлар, яңа урамнар барлыкка килә. Яркәйлеләрнең үзләренә яшәгән һәм эшләгән урыннарында тәртиплек һәм чисталык булдыру мөһим.

Алсу МОСЛЫХОВА, Яркәй авыл советы авыл биләмәсе башлыгы урынбасары.

Тәртип үзебезгә бәйле
Тәртип үзебезгә бәйле
Тәртип үзебезгә бәйле
Тәртип үзебезгә бәйле
Тәртип үзебезгә бәйле
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас