Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
5 июль 2025, 07:00

Авылның матурлыгы – бердәмлек нәтиҗәсе

Төзекләндерү эшләрен яхшы оештыру нәтиҗәсендә агымдагы елда аначлылар район торак пунктларын санитар чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча конкурс йомгаклары буенча кече авыллар арасында җиңү яулап, Диплом һәм акчалата сертификат белән бүләкләнделәр. Андреевка авыл советы авыл биләмәсенә караган (биләмә башлыгы Әсхәт Закиров) Анач авылы районыбызның иң матур табигать почмагына урнашкан. Авылга 1746 елда нигез салынган. Биредә төп халык - мари милләтеннән. Әйтергә кирәк, биредәге авылларда яшәүчеләр тәртипне үз куллары белән булдыра. 

Авылның матурлыгы – бердәмлек нәтиҗәсеАвылның матурлыгы – бердәмлек нәтиҗәсе
Авылның матурлыгы – бердәмлек нәтиҗәсе

Чисталык, матурлык бер көндә түгел, ә еллар дәвамында барлыкка китерелә һәм ел саен карап торуны, арттыруны таләп итә. Шул рәвешле, авыл тирәли утыртылган агачларны ишәйткәннәр, корыганнары урынына яңаларын утыртканнар. Һәм бу да күп чараларның активистлары, һәр эшне турыдан-туры шәхсәнә үзләренең кул көче белән башкаручы урындагы халык тырышлыгы белән тормышка ашырылган.

“Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел” дип юкка әйтми халык. Бу җәһәттән яз шимбә өмәләре уздырылып тора, “Хәтер” көнендә елның-елында зиратны чистарталар.

Биредә яшәүчеләр якташларының истәлеген мәңгеләштерү өчен бар көчләрен сала. Агымдагы елда аначлылар акча җыеп, Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган яңа һәйкәл төзегәннәр. Монда ташчы Новик Шаяхметов зур көч салган. Алда әйтелгәнчә, авылга килеп керү белән төзек, буялган йортлар каршы ала. Бу инде үз чиратында, монда тырыш һәм уңган халык яшәвен белдерә.
Мәсәлән, Римма һәм Григорий Яндубаевлар гаиләсе шундыйлардан. Алар ике бала тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгарган. Римма ханым Анач авыл клубы китапханәсендә китапханәче булып эшләсә, гаилә башлыгы “Башнефть” җәмгыятендә контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча слесарь һөнәрен башкара.

Бакчаларында төрле яшелчә, җиләк-җимеш өлгереп килә. Нинди генә чәчкәләр үсми биредә. “Минем бар шатлыгым, юанычым, яшәү чыганагым, терелтүчеләрем, кыен чакларымда сердәшчеләрем – шушы чәчкәләр инде,” – ди Римма.

Туган җирләрендә матур дөнья көтеп, бакчада җиләк-җимеш, чәчәкләр үстереп, авылдашлары арасында эшчән, максатчан гаилә буларак, хөрмәт яулап, гөрләтеп яши Яндубаевлар.

Ильнара һәм Георгий Байрамовлар уңганлыклары, тырышлыклары белән башкалардан аерылып тора. Йортны күрү белән, биредә егәрле хуҗабикә беләнчын хуҗа яши, дигән фикер туа. Гаилә башлыгы Себер якларында, Ильнара Андреевка почта бүлекчәсе начальнигы булып эшли. Байрамовлар дөньяларын тулыландырып, үзләрен сөендереп, 5 балага гомер биргән. Евгений, Яна, Данэлия, Илья, Юстина өй эшләрендә әти-әниләренә зур ярдәмче. Күркәм гаилә үз көчләре белән йорт салып чыккан. Нурга тулган өй эчендә һәрнәрсә - үз урынында, һәр әйбер кадерләп тотынылганы күзгә ташлана. Зәвык белән җиһазландырылган дөньяларын чәчкәгә күмелгән төрле-төрле гөлләр ямь өсти.
-Балаларымны, гаиләмне, туган авылымны һәм авылдашларымны яратам. Тормыш юлдашым Ильнара тырыш, кулыннан барысы да килә, - ди Георгий бүгенге тормышыннан сөенеп.
Хуҗалыкта күпләп мал тотып, кош-корт үрчетеп, яшелчә үстереп, тырышып дөнья көтәләр. Һәр яктан уңган, булган гаиләгә сокланырга гына кала.

Марианна Ванюшкина озак еллар авыл халкы сәламәтлеге сагында уяу тора. Тәүлекнең төрле вакытында, hава торышына карамый, барлык шәхси эшләрен hәм проблемаларын читкә куеп, авыру кешегә ярдәмгә барырга әзер ул. Авыл халкы арасында абруйлы hәм хөрмәткә лаеклы булуы очраклы түгел. Һәрвакыт игътибар, сабырлык күрсәтә, яхшы сүзне вакытында әйтеп, тынычландыра hәм рухландыра белә. Ярдәм кирәк булганда hәркем өчен „коткару таякчыгы” ул. Уңган хуҗабикә дә ул. Йорт янында, ишегалдын тутырып төрле-төрле матур чәчәкләр тәрбияли. Капкадан килеп кергәч тә үк гүзәллек иленә эләккәндәй хис итәсең үзеңне. Тирә-юньгә ямь биреп розалар, кашкарыйлар, ап-акромашкалар, гортензияләр һ.б. чәчкәләр шаулап утыра.

Новик Шаяхметов озак еллар читтә яшәсә дә, туган авылы үзенә тарта. Кирпечтән заманча яңа йорт салып гаиләсе белән кайтып төпләнә. Бүгенге көндә ихатасында эш гөрли – гараж төзү белән мәшгүль гаилә башлыгы. 

-Бәләкәйдән шәһәргә күченсәм дә, Агыйдел буена, матур табигать кочагында утырган авылым үзенә тартты һәрвакыт. Монда тырыш, бердәм, булдыклы халык яши, барысын да хөрмәт итәм, - ди ул.

-Авыл старостасы Вадим Шайхулловның инициатива белән эшләве аеруча мактауга лаек, - ди биләмә башлыгы Әсхәт Закиров. – һәр башлангычта беренчеләрдән булып йөри, яшәгән төбәкне тәртипкә китерүгә бар халыкны җәлеп итә. Биредә яшәүче барлык кешеләргә рәхмәтем зур.

Урамнар да, юллар торышы да, юл буйлары да территориядә бердәм, тату халык яшәвен һәм үз көчләре белән күп эшләр башкарылуы, кыскасы, авылларның төзек, матур булуы турында сөйли.

Лира ГӘРӘЕВА.

Авылның матурлыгы – бердәмлек нәтиҗәсе
Авылның матурлыгы – бердәмлек нәтиҗәсе
Авылның матурлыгы – бердәмлек нәтиҗәсе
Авылның матурлыгы – бердәмлек нәтиҗәсе
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас