

Гаилә башлыгы Артем Владимирович Марин авылында Зоя һәм Владимир Умурьяновлар гаиләсендә бишенче бала булып туган. Тормыш иптәше Бакалы районы Балчыклы авылыннан, ул да күп балалы гаиләдән. Әлеге авылга Артем үзенең дусты Павелны аның кәләше янына алып килә һәм шунда булачак хатыны белән таныша. Ул чакта ул 11 нче сыйныфта була. Зәңгәр күзле, сөйкемле, сары чәчле егеткәйгә кемнең күзе төшмәсен? Галина да аңа туры килә, аның шаян көлүе, шат холкы, яңгыравыклы тавышы яшь егетнең күңеленә үтеп керә. Ул аның мәктәпне тәмамлаганын көтеп ала һәм аны үзенә кәләш итеп алып кайта һәм дөнья көтә башлыйлар. Яшь гаиләнең бер-бер артлы биш балалары - Егор, Даша, Роман, Даниил, Маша дөньяга килә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Галина бу вакыт эчендә читтән торып урта - махсус белем алырга өлгерә. Гаиләгә ярдәмгә якыннары, туганнары һәрвакыт әзер була. Шулай алар Артемның әти-әнисе белән Маринда дус гаилә булып яшиләр.
Авылда бакча да, мәктәп тә булмау сәбәпле, Умурьяновлар 2023 елда Андреевка авылында йорт сатып ала. Хәзер өлкән балаларга мәктәпкә йөрергә уңайлы, чөнки автобуста барырга кирәкми. Ә кечкенәләре бакчага йөри.
- Балаларыбызны бик яратабыз. Һәр бала үз ризыгы белән туа, саулык булсын, һәммәсен аякка бастырырбыз. Һәрберсе изге күңелле һәм тәртипле, – дип сөйли Галина.
Тырыш, хезмәт сөючән егет, тормыш иртәше Артем А.Ким крестьян-фермер хуҗалыгында тракторчы булып эшли, гаиләсен бөтен яктан да тәэмин итә.
Күп балалы гаилә тормыш авырлыкларына бердә зарланмый. Алар хәләл малны тир түгеп табып, булганына шөкер итеп, барлыкта-муллыкта яшиләр.
Галина Васильевна – йорт хуҗабикәсе. Чөнки өйдә эш күп, яшь гаилә кош-корт, күпләп мөгезлеэре терлек асрыйлар. Гаилә бюджетын тулыландырып, сөт, каймак һәм башка сөт продуктлары саталар.
Марина ШӘРИПОВА. Марин авылы.