

Ишле гаиләләрнең исә бәхетләре дәишле. Шунысы сөенечле, районыбызда заман авырлыкларына сылтанмый, күп бала тәрбияләгән гаиләләр шактый. Груздевка авылында Айгөл һәм Филүс Гәрәевлар биш бала – Вадим. Тимур, Самир, Данир белән Саматны тәрбияли. Гаилә коруларына 21 ел вакыт үткән. Агымдагы елның район Сабантуенда Айгөл Гәрәева Башкортстан Башлыгы Указы белән “Ана даны” медале белән бүләкләнде.
Гаилә башлыгы шәхси эшкуар А.М.Тебеньковта водитель булып хезмәт сала. Айгөл Мирзәлиф кызы “Илеш элеваторы” җәмгыятендә лаборант булып эшли. Бүгенге көндә вакытын тулысынча балаларга багышлый, йорт хуҗалыгы алып бара.
Гәрәевлар гаиләсендә үскән балалар изге күңелле, шат һәм пөхтә булуы белән аерылып тора.
Олы уллары Вадим Башкорт аграртехнология колледжында белем ала. Биредә колледжның иҗтимагый тормышында, спорт чараларында актив катнаша. Агымдагы елда БАТКны уңышлы тәмамлап, кулына диплом һәм армия сафларына юллана. Тимур Уфа ягулык энергетика колледжының - икенче курсын, Самир Иске Кыргыз урта мәктәбенең икенче сыйныфын тәмамлады. Икесе дәспортны үз итеп, даими шөгыльләнәләр, ярышларда катнашалар. Данир белән Самат Груздевка балалар бакчасына йөри.
Айгөл Мирзәлиф кызы авыл биләмә сенең җәмәгать һәм мәдәни тормышында актив катнаша. Һәртөрле үрнәге белән ул балаларында бер-берсенә карата ихтирам һәм мәрхәмәтлелек, өлкәннәргә хөрмәт, табигатькә, туган якка мәхәббәт тәрбияли.
Гәрәевлар гаиләсендә һәрвакыт татулык хөкем сөрә, балалар бер-берсенә карата ихтирамлы, игътибарлы, ярдәмчел. Аларның һәркайсысының үзенә тәгаенләнгән эше бар. Тимур кош-кортларны ашата, ихатаны тәртиптә тота, Самир әнисенең иң зур ярдәмчесе, йорт эшләрендә булыша.
Гаиләдә бар башлангычларны күтәрепалган, яратып, кадерләп торган терәктаянычларың булганда бар авырлыкларны да үтеп чыгарга мөмкин. Хатын-кыз бәхетенең сере – балаларыңа яхшы әти, үзеңә ышанычлы пар булырлык кешене очрату да. Әмма мондый асыл ир-егет янында Айгөл кебек акыллы, сабыр, изгелекле хатын булуы да шарттыр. «Берберебезне хөрмәт итәбез, балаларны яратабыз, матур сүзләрне, җылы хисләрне җәлләмибез», - ди бүгенге тормышлары белән канәгать булуларын белдереп Гәрәевлар.
Миләүшә МӘҖИТОВА. Яңа Аю авыл советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе.