Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
8 июль 2025, 08:00

“Һәр бала - Ходай биргән бүләк”

Район Сабантуй бәйрәмендә күп балалы аналар “Ана даны” медале белән бүләкләнде. Медаль үз балаларын тәрбияләүгә намуслы һәм җаваплы караучы, лаеклы яшәү рәвеше алып баручы, балаларының сәламәтлеге, белем алуы, физик, рухи һәм әхлакый үсеше турында хәстәрлек күрүче, аларның шәхесенең тулы һәм гармонияле үсешенең тиешле дәрәҗәсен тәэмин иткән күп балалы аналар тәкъдим ителә. Алар арасында Шәммәт авылыннан Лилия Сәетова да бар иде.

“Һәр бала - Ходай биргән бүләк”“Һәр бала - Ходай биргән бүләк”
“Һәр бала - Ходай биргән бүләк”

“Күпләр хәзерге заманда күп балалы ана булу авыр дип уйлый, чөнки мәшәкатьләр һәм финанс чыгымнары берничә тапкырга арта. Бер балага караганда берничә сабый үстерү күпкә җиңелрәк, ә зур тату гаиләдәге сөю һәм бәхет бар кыенлыкларны юкка чыгара”, - ди ана.

Шәммәт авылында яшәүче Лилия һәм Рәсих Сәетовлар зур һәм тату гаилә корган. Аларның язмышларын бәйләвенә инде 16 ел. Бергәләр алар биш бала тәрбияли: ике уллары, өч кызлары бар. Олысына-13, ә кечесенә 4 яшь.

Лилия Әнәс кызы Сәетова гүзәл Агыйдел шәһәрендә күркәм гаиләдә тәүге бала булып дөньяга килгән. Биредә 11нче сыйныфны тәмамлагач, Агыйделдә урта һөнәри училищега штукатур-буяучы һөнәре буенча укырга керә. Укуны тәмамлап, бераз эшләүгә, Шәммәт авылына Сәетовлар гаиләсенә килен булып төшә. Тормыш иптәше Рәсих белән бик матур итеп дөнья корып җибәрәләр. Икесе дә “Сөн” хуҗалыгында эшлиләр. 2012 елда тату гаиләне ямьләп тәүге балалары – уллары аваз сала. 2011 елда күркәм йорт салып чыга яшь пар. Дөньялары җитеш, матур, мал асрыйлар, бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Авыл халкына да ярдәм итәләр, җәмәгать эшендә дә катнашалар.

- Мин үзем ике генә балалы гаиләдә тәрбияләнеп үскәч, бәләкәй чакта күп балалы гаиләләргә карап: “Эх, нигә бездә дә балалар шулай күп түгел икән”, – дип уйлый торган идем. Балаларым – тормышымның асылы, яшәүнең мәгънәсе. Сау сәламәт һәм бәхетле генә булсыннар. “Һәр бала җиргә үз ризыгы белән туа” дип юкка гына әйтмиләр. Бу чын мәгънәсендә шулай, бала тудырырга курыкмасыннар. Сабыйлар Аллаһы Тәгалә биргән иң зур бүләк ул, - ди бәхетле әни.

Әйе, йортларыннан нур, үзләреннән җылылык бөркеп торган гаиләгә киләчәктә дә иминлектә, шатлыкларга гына төренеп яшәргә язсын, дигән теләктәбез.

Фәнзилә ХӘСБИЕВА. Аккүз авыл советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас