Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
9 июль 2025, 06:00

Исеме – мәрмәрдә, батырлыгы йөрәктә

Якташыбыз, очучы-штурмовик, ике тапкыр Советлар Союзы Герое М.Гәрәевның тууына 103 ел тулу уңаеннан Легендар һәм бөек очучыларның берсе, күк йөзе каһарманы Муса Гайса улы Гәрәевның исеме республикада, илебездә генә түгел, Русиядән еракларда да билгеле. Ул нибары 65 ел яши, 1987 елның 17 сентябрендә Уфада вафат була. Ләкин тиңдәшсез авыр сугыш елларында аның штурмовикта 250 хәрби очыш ясавын хәтергә төшерсәң, бу гомернең никадәр кыйммәт һәм олы булуын күз алдына китерү кыен түгел. Һәр очышның соңгы тапкыр булуы ихтимал бит. Тормыш юлының чын бәясен шулай гына да аңларга мөмкин.

Исеме – мәрмәрдә, батырлыгы йөрәктәИсеме – мәрмәрдә, батырлыгы йөрәктә
Исеме – мәрмәрдә, батырлыгы йөрәктә

Хәрби һава көчләре кадры итеп аны 1940 елның декабрендә билгелиләр. “Ил-2” самолетында сержант Гәрәев үзенең беренче хәрби очышын 1942 елда ут эчендәге Сталинград күгендә ясый. Дошманның исәпсез-сансыз күп зенит артиллериясе атып торуга, ә һавада фашист самолетлары өстенлек яулап алуга карамастан, Муса ышанычлы оча, хәрби заданиеләрен уңышлы үти. Яшь тәҗрибәсе әле аз булган, 76нчы штурм авиаполкы очучысы сыйфатында ул Сталинград сугышында тимер юл станцияләренә, фашистларның аэродромнарына һәм оборонасының алгы сызыгына тугыз хәрби очыш ясый. Һичшиксез, бу коточкыч, әмма алар аның летчик буларак чыныгуында тирән әһәмияткә ия була. Биредә Гәрәев үзенеңиң беренче, ихтимал, иң кадерле бүләген – “Батырлык өчен” медален ала.

Дон буе далалары, бигрәк тә Миус фронт яшь очучының хәрби осталык һәм батырлык юлында алдагы, иң югары баскычны тәшкил итә. Гәрәевның күк йөзендәге батыр һәм кыю хәрәкәтләре командование тарафыннан күп тапкырлар мактап билгеләнә.

Шушы сугышларда тиңдәшсез зур осталыклары өчен аңа офицер званиесе бирелә, шунда хәрби орден – “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә. Звено командиры булып билгеләнә. Шулай итеп зур хәрби юл үтелә, ә алда тагы да катлаулырак һәм камилрәк биеклекләр көтә.

Донбассны азат итү өчен алышлар барышында Гәрәевка лейтенант званиесе бирәләр. Аруның ни икәнен белмәгән егет, дошман колонналарының чигенүче сафларына көн саен 3-4әр тапкыр һөҗүмнәр ясый, алар өстеннән түбәннән генә очып үтә, гитлерчыларның гаскәрләрен һәм техникасын кыра.

Көньяк һәм 4нче Украина фронтларында авиация эскадрильясе командиры урынбасары вазифасында Муса Гәрәев күмәк очышларны югары осталык белән үткәрә, үзенең җитәкчелегендә очучыларга шәхси үрнәк булып, хәрби хәрәкәтләр барышында үз экипажларын дошманга җимергеч бомба һәм штурм һөҗүмнәре ясарга өйрәтә. Шунда ул Ватанны саклаудагы изге эштә тиңдәшсез батырлык һәм кыюлык үрнәкләре күрсәтеп, 95 уңышлы хәрби очыш башкарып чыга.

Кырымны һәм Севастополь шәһәрен азат итү алышларында гвардия өлкән лейтенанты М.Гәрәев 15 тапкыр дошман аэродромнарына кыю штурмнар ясый, фашистларның суда йөзү корылмаларын тар-мар итә. Армия гәзитләре, “аңа минутсаен үлем яный... Шулай да хәвефсезлеккә карамастан, бурыч зур нәтиҗәлелек белән үтәлде”, дип яза.

1944 ел ахырында 3нче Белоруссия фронты беренче һава армиясе 76нчы гвардия штурм авиация полкы эскадрилья командиры капитан Муса Гәрәев 164 уңышлы хәрби очыш ясаганы, каһарманлыгы һәм батырлыгы өчен иң югары бүләк - Советлар союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Бу югары исем аңа 1945 елның 23 февралендә бирелә.

Сугыш тәмамланып килгән 1945 елның 19 апрелендә авиация полкы Муса Гәрәевның “немец илбасарлары белән көрәш фронтында командованиенең хәрби бурычларын үрнәкле үтәгәне өчен” икенче “Алтын медаль” белән бүләкләнүе бик лаеклы күренеш була.

Шул ук елның маенда Германиядә Ростенберг янындагы хәрби аэродромның бетон мәйданчыгында тигез сафка бөтен полк алдында һава армиясе командующие генерал-полковник Т.Т.Хрюкин ике тапкыр Советлар Союзы Герое исемен бирү турында ике Указ укый һәм М.Гәрәев гимнастеркасына берьюлы ике Алтын Йолдыз беркетә.

Шушы бәхетле көнне полкта аны тагын бер күңелле вакыйга көтә. Полк командиры тагын ике бүләк - Александр Невскийһәм I дәрәҗә Ватан сугышы орденнарын тапшыра.

Сугыштан соңгы елларда М.Гәрәев авиация полкына җитәкчелек итә, Фрунзе исемендәге Хәрби академияне һәм Генштаб Академиясен тәмамлый. Муса Гайса улы күп тапкырлар СССР һәм Башкорт АССР Югары советлары депутаты булып сайлана.

Полковникның соңгы вазифасы – ДОСААФның Башкортстан өлкә комитеты рәисе. Анда ул үзен 1965 - 1977 елларда үсеп килүче яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия, хәрби хезмәткә алыначак яшьләрне хәрби гамәли һөнәргә өйрәтүне оста оештыручы итеп күрсәтә. Отставкага чыккач та халык белән бергә була, бүгенге һәм киләчәк Ватан саклаучыларын тәрбияләү аның эшчәнлегендә төп урынны били. Муса Гайсаулы гомеренең соңгы көненә кадәр гади кеше, тотанаклы булып кала.

Материалны тарихи чыганакларга нигезләнеп, Лилия ЙОСЫПОВА әзерләде.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас