

Күз алдына да китерерлек түгел: әле кайчан гына без - кечкенә балалар, ә ул – типсә тимер өзәрлек, көче ташып торган ир-егет иде. Балачактан без аның җаваплы эш башкаруын күреп, белеп, аңлап үстек. Чөнки әтиебез һәрвакыт тынгысыз хезмәттә иртә таңнан чыгып китәр, кич соң кайтып керер иде. Аның хезмәт юлы тулысынча кешеләр һәм җир белән бәйле булды, дистәләгән еллар дәвамында җитәкче вазыйфалар башкарды. Райондашлар аны кешелекле, итәгатьле, мәдәниятле, һәр сүзен һәм фикерен төптән уйлап җиткерергә омтылучы шәхес, шул ук вакытта принципиаль, тәлапчән, башлаган эшен, һичшиксез, ахырына кадәр җиткерергә күнеккән җитәкче буларак белә. Әтиемнең шушы матур сыйфатларга ия булуы, аны район хуҗалыклары җитәкчеләре, белгечләре, гомумән, авыл эшчәннәре арасында ышаныч казанырга ярдәм иткәндер.
Сүлте авыл советына караган Лена авылында, заманында авыл советы рәисен башкарган Наил һәм 30 елдан артык гомерен сәүдә өлкәсенә багышлаган Фәгыйләнең дүрт баладан беренчесе булып дөньяга килә ул. Өлкән бала буларак, әти-әнисенең кул арасына иртә керә башлый - печәнен дә чаба, комбайнчы ярдәмчесе булып таэшли, кыскасы, икмәкнең тир түгеп үстерелүен күңеленә сеңдереп үсә. Киләчәктә авыл хуҗалыгы белән һөнәр сайлавына мәктәп еллары, әнә шулай кызу уракта янып-пешеп эшләүләре үз эзен салмый калмагандыр, билгеле.
Талиб елларында да актив була, укуда да сынатмый, спортны да үз итә. Милли көрәш буенча хәтта үзе укыган Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында чемпион исемен ала. ВУЗны уңышлы тәмамлагач, аны Иглин районына җибәрәләр, бер елдан соң исә Чапаев ис. колхозга рәис итеп тәгаенлиләр. Күп тә үтми район комсомол комитетына башта II секретарь, арыта ба I секретарь итеп сайлыйлар.
Бар булмышы, тормышы белән туган ягына бирелгән, үз халкына хезмәт итү теләге белән янган әтиемнең хыялы чынга аша - “Башкортстан” колхозына баш агроном булып кайта. Тормыш мәктәбе үтә ул биредә. Агроном буларак, хәтта эш тәҗрибәсе белән Башкортстан телевиденисе аша чыгыш ясый. Яшь җитәкченең беренче адымнары шулай башлана. Шактый тәҗрибә туплаган белгечне үсеш баскычлары көтә - 1983 елдааны туган ягында С.Юлаев колхозы җитәкчесе итеп куялар. Бу бурычны йөкләп алып бару, авылдашлары ышанычын аклау өчен әтием бар энергиясен биреп эшкә тотына. Хуҗалыкның матди базасын ныгыту, игенчелекне, терлекчелекне күтәрү, социаль - көнкүреш проблемаларын хәл итү буенча конкрет эш оештыра. Кадерле кешем кайда гына эшләсә дә, үзе артыннан якты эз калдыра, кешеләр рәхмәтенә ирешә.
Арытаба аның тормышы район авыл хуҗалыгы идарәсе белән бәйләнә. Әйдәүче агроном, авыл хуҗалыгы сыйфаты буенча баш инспектор, хәзерләүләр инспекциясе начальнигы, “Башкортстан” колхозы рәисе вазифаларын башкарганда да ул район җитәкчелеге ышанычын намуслы аклый.
1995 елдан тагы да җаваплырак вазыйфага - авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы, район хакимияте башлыгы урынбасары итеп тәгаенләнә. Бу чорларда товар җитештерүчеләр белән бәйләнешкә кереп, бартер системасы аша ягулык һәм майлау материаллары, запасчастьләр, минераль ашалама алу чарасын күрә җитәкче. Орлыкчылык мәсьәләсен дә игътибар үзәгендә тота. Кыскасы,үз максатына омтыла, эзләнә, төрле сынаулардан куркып калмый, һәр мәсьәләне төптән уйлап, акыллы хәл итә белә әтием. Яңалыкларны практикага кертә, авыл хуҗалыгы тармагын яшәтүгә күп көч сала ул.
2000 елда өч район - Аскын, Ишембай, Гафури районнарына хакимият башлыгы вазифасына кандидатура сайлау бурычы куелгач, җитәкчелек әтиемне тәкъдим итә. Ике дә уйламый, әниемнең туган ягы - Гафурине сайлый әтием. Биредә дә ул үзенең булдыклы җитәкче булуын раслый һәм бер елдан соң туган Илешенә кайта.
Республикада авыл хуҗалыгы җитештерүенең яңа мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру максатында муниципаль район хакимияте янында «Мәгълүмати-консультация үзәге” МБУ оештырылгач, аны җитәкчелек итү янә әтиемә ышанып тапшырыла. Бу вазифаны да уңышлы башкара ул - крестьян- фермер хуҗалыклары үсешенә юл яра, Хөкүмәт гранты юллап, мал, техника сатып алуга, мини фермалар оештыруга мөмкинлек тудыруга күп көч сала. Үзәк эшчәнлеге “Алтын көз” күргәзмәсенә куелып, берничә ел алтын, көмеш, бронза медальләре, Диплом, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы Дипломы белән бүләкләнә. Әтиемнең Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ирешүе, “БР Атказанган авылхуҗалыгы хезмәткәре” исеме, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамотасы – әнә шул тынгысыз, җаваплы, җимешле хезмәтенә лаеклы бәһа.
Әйе, җитәкчелек осталыгы үзеннән үзе генә килми, билгеле. Әтиемә хезмәт итү дәверендә күпме киртәләр аша үтәргә, тырышлык, чыдамлык салырга, эчке сызланулар кичерергә туры килгәнен, төрле проблемаларны хәл итү юлларын уйлап, күпме йокысыз төннәр үткәргәнен үзе генә белгәндер. Ничек кенә булмасын, иң мөһиме, аның янында ышанычлы гаилә учагы, аны бер караштан аңлаучы, акыллы киңәшләре белән ярдәм итүче ныклы терәге - әнием була. Ике йөрәк бергә типкәнгә, аңлашып яшәгәнгә тормыштагы бар авырлыклар алдында югалып калмый кадерле кешем.
Әтиебез хәзер лаеклы ялда. Әниебез Резида Фәрит кызы белән тыныч кына Югары Яркәйдә гомер кичерәләр. Икесе дә дин юлына басып, намазларын калдырмыйлар, изге Хаҗ кылып кайттылар, әниебез читтән торып дини белем ала.
Әниебезне районда белмәгән кеше бик сирәктер. Аның хезмәт биографиясе неврология өлкәсе белән бәйле, озак еллар район үзәк дәваханәсендә яшүсмерләр, өлкәннәр табибы, баш табиб урынбасары, баш район педиатры вазифаларын башкарды. «РФ Сәламәтлек саклауотличнигы» исемен горур йөртә. Лаеклы ялда булуга карамастан, ул бүген дә сафта, үз һөнәре буенча хезмәт сала.
Кадерлеләребез безгә - өч кызга, мин - Миләүшә, Светлана, Элинага дөрес тәрбия биреп, хезмәтне яратырга, намуслы булырга өйрәтеп үстерде. Күптән инде югары уку йортларын тәмамлап, үз юлыбызны таптык, җаваплыэш башкарабыз, барыбыз да гаиләле, балалар үстерәбез.Үзебез инде олы яшьтә булсак та, әле дә әти-әнием якын киңәшчеләребез булып тора, оныкларын карашырга да авырсынмыйлар, йорт җирләрен матур итеп карап, безне һәрвакыт якты йөз, тәмле ашлары белән каршы алалар, зур рәхмәтлебез кадерлеләребезгә. Шундый абруйлы булган өчен әтием белән горурланабыз һәм олы юбилеен билгеләгән көннәрдә аңа ныклы сәламәтлек, әниебез белән тигез гомер телибез.
Кызы Миләүшә САБИРОВА. Мәскәү шәһәре.