

Мошенникларның корбаннары өлкән яшьтәге гражданнар гына түгел, ә берничә көн дәвамында банк структуралары белән кредит килешүләре төзеп, җинаятьчеләргә гаять зур суммалар күчерә торган яшь кешеләр дә була. Аларны башкаруның иң еш кулланыла торган схемалары булып банк һәм кредит оешмалары хезмәткәрләре яки хокук саклау органнары хезмәткәрләре, инвестиция компанияләре һәм брокерлык фирмалары вәкилләре, төрле социаль оешмалар вәкилләре исеменнән шалтыратулар, шулай ук товарларны игъланнар сайтларыннан, маркетплейс мәйданчыкларыннан файдаланып сатып алганда (сатканда) банк карталары буенча конфиденциаль белешмәләр алу тора. «Сезнең туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләкте» дигән иске схема кайтты. Мошенниклар корбаны булмас өчен телефоныгызга килгән кодларны беркемгә дә хәбәр итмәгез; дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинетларыгызга керү мөмкинлеген бирмәгез; үзегезгә таныш булмаган сылтамалар буенча күчмәгез; үзегезгә таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәгез.
Мошенниклар уникаль психологик алымнарга ия һәм сөйләшү барышында гражданнарны соңгылары аларга үзакчаларын күчерсеннәр өчен ышандырырга, куркытырга мөмкин. “Хәвефсез счетлар” булмый. Үзегезне һәм тупланмаларыгызны саклагыз!
Ирина ГОСМАНОВА, Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлегенең шәхси состав белән эшләү буенча төркем белгече, полициянең өлкән лейтенанты.