Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
12 июль 2025, 06:00

Бер очрашу - бер гомер

Дөньядагы һәр кешенең үз язмышы. Берәүләрне ул туып-үскән җиреннән бик еракларга алып китә, икенчеләрен туган җирендә калдыра. Гомер йомгагын сүтеп, узган елларга күз салсак, безнең Андреевка урта мәктәбен тәмамлап, соңгы кыңгырау чыңлап, бала чактан олы тормыш юлына басуыбызга да 50 ел үтеп киткән. Күпме генә гомер үтсә дә, сыйныфташлар сагындыра, алар белән очрашасы килә.

Бер очрашу - бер гомерБер очрашу - бер гомер
Бер очрашу - бер гомер

1975 елда 112 укучы мәктәпне тәмамладык. Кызганычка каршы, еллар артыннан еллар өстәлә барган саен сыйныфташларны күбрәк югалтабыз. Бер минут тынлык белән безнең арадан киткәннәрне искә алдык, һәркайсы турында истәлек безнең күңелләрдә саклана.

Агымдагы елда очрашу Уяндык авылында урнашкан “Алая роза” кафесында үтте. 29 сыйныфташ җыелып, бер - беребезнең хәлләре белән танышып, мул табынартында утырдык. Мәктәп елларында булган төрле кызыклы хәлләрне искә төшердек. Тәмле ризыклар әзерләгән поварлар Фәридә, Вәзирә, Фәниләгә, шулай ук официантлар Азат белән Тимурга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Иң зур ихтирамыбыз - безне бергә җыеп, очрашу оештырган Наилә Фәйзуллинага. Җыр-бию, уеннар белән бергә үрелеп барган чара күңелебезгә хуш килеп, аннан күтәренке кәеф белән таралыштык. Киләчәктә дә тагы күрешергә насыйп булсын.

Зинура ГЫЙЛӘҖЕВА. Илеш авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас