Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
12 июль 2025, 10:00

Хөрмәтле һәм абруйлы гаилә

Шәммәттә туып-үсеп, биредә гомер кичерүче Фәнә һәм Нәүфәл Гариповлар авылда абруйлы һәм ихтирамлы гаиләләрнең берсе. Фәнә апаның педагогик стажы – 38ел. Яшь буынга белем бирү генә түгел, алар өчен һәръяклап үрнәкле шәхес, алыштыргысыз остаз, психолог, илһам бирүче, матур эшләргә рухландыручы да булган ул.

Хөрмәтле һәм абруйлы гаиләХөрмәтле һәм абруйлы гаилә
Хөрмәтле һәм абруйлы гаилә

Фәнә Мәзһәр кызы 1975 елда Бәләбәй педагогия училищесында укып чыкканнан соң, авылга кайтып, 1978 елның 1 сентябрендә мәктәптә тәүге укучыларын көтеп ала - башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башлый. Барысыда бүгенгедәй хәтерендә: дулкынлануы, күңеленең әллә кайларга очарга әзер булып ашкынуы, беренче дәрес ...

-Мәктәпкә эшкә килгәч, мине – яшь белгечне ихлас күңелле, итәгатьле, гадел коллектив әгъзалары каршы алды. Директор Ринат Миңнегалиев, завучлар Ирина Карипова, Флорида Шәмсетдинова белән бик әйбәт эшләдек, - ди ветеран педагог.

Яшь белгеч бар белемен кулланып, ачык дәресләр,очрашулар, конкурслар, кичә-концертлар үткәрә. “Гел эзләнеп, укучыларга ошасын, укучылар тирән белемле булсын, дип эшләдем. Яңача технологияләр заманасы да читләтеп үтмәде, аларны да үзләштерергә туры килде”,- ди.

Аның беренче укучылары хәзер инде үзләре гаилә корып, балалар үстерә. Ул кайчандыр кулларыннан тотып язарга, бармак төртәтөртә укырга өйрәткән укучылар арасында бүген кемнәр генә юк. Табиблар, журналистлар, укытучылар, шоферлар - барысы да тормышта үз урыннарын тапкан алар. Төрле өлкәләрдә ил-көнгә кирәкле кешеләр булып яшиләр. Үзенең укучылары белән ихластан горурлана мөгаллимә. Фәнә Гарипова һәр баланың сәләтен күреп, шуны үстерү өчен күп тырышлык куя.

Кеше тормышында башлангыч сыйныф укытучысы, беренче мөгаллимәнең ролен әйтеп бетерә торган түгел. Еллар үткәч тә, «Беренче укытучым», - дип юкка гына яратып, якын итеп әйтмибез бит инде. Аннары бу һөнәрнең тагын шунысы да бар: төн йокыларыңны калдырып өйрәтәсең-өйрәтәсең дә, тәмам «эзгә салгач» кына, бүтән укытучыларга тапшырасың. Ә сине яңадан аккәгазь кебек саф күңелленә ниләр көтеп тора.

Фәнә Мәзһәр кызы яхшы укытучы да, гаиләсендә үрнәкле әни дә, оныкларына яраткан нәнәй дә. 2013 елда лаеклы ялга чыгып, тыныч тормыш көтә. Тормыш иптәше Нәүфәл Тимергазый улы белән өч бала үстерәләр. Уллары Алмаз һәм Айнур себер якларында яшиләр, гаиләлеләр, икесе дә югары белемле, югары вазифаларда эшли. Алмаз – десантчы була, хәрби хәрәкәтләр ветераны. Армиядә хезмәт иткәндә, алты ай Чечен сугышында катнашырга туры килә. Күрсәткән батырлыклары өчен Жуков медаленә лаек була. Кызлары Эльвира Чехияда Прага шәһәрендә яши, эшли, тормышлы.

Бүген авылны уңганнар яшәтә, алар район, республика һәм ил табыны муллыгын тәэмин итә. Районыбызның һәр хуҗалыгында аның горурлыгы булырлык хезмәткәрләре байтак. Үз дәверендә колхозда җиңел булмаган һәм җаваплы вазифалар башкарган Нәүфәл Гарипов – шундый уңганнарның берсе. Туган җир белән аерылыгысыз бәйләнеш, гади авыл кешесе хезмәтенә ихтирам, шушы тормыш рәвешенә тугрылык гаиләдәге тәрбиядән килгән, әти-әнисеннән үк күчкән үз туган ягының чын улы, авылының патриоты ул.

Мәктәптә белем алгач, армия сафларына алына. Ил алдындагы чын ирегетләр бурычын үтәп кайткач, Жданов ис. колхозда эшли башлый. Хуҗалык җитәкчеләре дә тырышлыгын, үткерлеген үсмер чагыннан ук белгәнгә, әлегә яшь, тәҗрибә тупламаган дип тормыйлар – яңа хезмәт итеп кайткан егетне үтә дә җаваплы эшләргә җәлеп итәләр. Армиядән соң пенсиягә кадәр дәвам иткән елларда аңа хуҗалыкта күп төрле эшләр башкарырга туры килә - ферма мөдире, бригадир, шофер, зоотехник, эретеп-ябыштыручы кебек һөнәрләрдә үзен сыный. Лаеклы ялга чыккач та, тик утырмый - “Илеш” кооперативында 13 ел дәвамында эретеп-ябыштыручы булып тырышлык сала.

Кайсы гына тармакта тир түгеп, нинди генә эшкә тотынса да, хезмәтенә җаваплы карый ул. Тырышлыгы да лаеклы бәһалана, хезмәтендә ирешкән югары күрсәткечләре өчен күп санлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, хезмәт ветераны исеменә лаек була. Байтак еллар инде Шәммәт авылының старостасы буларак та авылдашларының мәнфәгатьләрен кайгырта, мөмкин булган кадәр эш, тормыш шартларын яхшыртуга ярдәмләшә. Кешелеклелеген, ярдәмчеллеген, туган авылы өчен янып, аның бүгенгесе, киләчәге өчен хәстәрлеген тоеп, аны авылдашлары ихтирам итә.

Гариповлар яшьләргә үрнәк булырдай җитеш дөнья көтә. Абзар тулы мөгезле эре терлек тоталар, күпләп төрлесеннән кош-корт асрыйлар. Бакчаларында нинди генә җиләк-җимеш, агач-куаклар, яшелчә үсми! Иң мөһиме, һәр эшне дә алар бердәм, татулык белән башкара. Шулай, бер-берсенә ышанып, хөрмәт итеп, рәхмәтле булып яши алар. Гариповлар гаиләсенең уңганлыгына таң калырлык. Чынлап та, күпләргә үрнәк булырлык бит алар. 

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас