

Гөлназ Хәйбрахманова дистә елдан артык Кадер почта бүлекчәсендә хат ташучы булып эшли. Ул Сеңрән авылын хезмәтләндерә. Велосипедка атланган, иңенә авыр сумкасын аскан, һәрчак кешеләргә шатлык өләшкән Гөлназ Шамил кызын һәр йортта көтеп алалар.
– Кешеләр белән аралашырга яраткач, эшем дә ошый. Халык гәзит-журнал алдырмый, дип әйтеп булмый, һәркем күңеленә ошаган вакытлы матбугат басмасына языла, ә безнең төп бурыч – аларны вакытында тарату. Һәркемнең яраткан гәзит-журналын кулына тоттырып, яхшы хәбәрләрне алып барып җиткерсәм, бу минем өчен зур бәхетләрнең берсе. Иң мөһиме – мине һәр урында кешеләр көтә, - ди хат ташучы.
Г.Хәйбрахманова үз эшенә җаваплы карый: көндәлек матбугат басмаларын таратып кына калмый, ә аны яздыртуга да зур өлеш кертә. Шулай ук электр энергиясенә, телефонга һәм башка түләүләрне дә бик теләп башкара.
- Гәзит-журналларны алдыручылар артса, тагы да күңеллерәк булыр иде. Шуның өчен подписка вакытында һәр йортка, гаиләгә барып җитәргә тырышам да инде, - ди ул.
Уңган кеше бар яклап та булдыклы, дигәндәй, Гөлназ һөнәрен дә яратып башкара, дөньясын да гөл итеп алып бара. Тырыш ханым күпләп кош-корт асрый, бакча үстерә. Тормыш иптәше Илдар Тимерхан улы белән 30 елдан артык тату яшиләр. Өч балага гомер бирделәр, оныклар сөю бәхетенә ирештеләр.
Лилия ЙОСЫПОВА.