

Балтач районы Зиләзекүл авылында күпбалалы гаиләдә алтынчысы булып дөньяга килә ул. Язмыш җилләренә буйсынып, 2003 елда матур кыш аенда Ябалак авылынакилен булып төшә. Вакыт дигәнең тиз үтә, почта бүлекчәсенә эшкә килүенә - 15 ел. Үз хезмәтен яратып башкара. Вакытлы матбугатка яздырып, аны таратып, хат-посылкалар өләшеп кенә калмый, төрле түләүләр дә кабул итә. Язын һәр гаиләне орлыклар белән тәэмин итә. Елның-елында гәзит-журналларга яздыру планын да үтәп бара. Акча белән эшләүдә дә бик төгәл. Басмаларны үзвакытында сәгате-минуты белән китереп җиткерә.
– Үзебезнең «Маяк»ка ничек язылалар?– дип кызыксындым мин аңардан.
– Замана белән халык та нык үзгәрде хәзер. Чөнки күпләр интернет хезмәтеннән файдалана, яңалыкны шунда укыйбыз диючеләр дә шактый. Хатны да хәзер интернет аша һәм кесә телефоныннан гына җибәрәләр. Әмма безнең төбәктә гәзиттән аерылмаучылар булуы шатландыра, киләчәккә өмет уята. “Маяк”, “Өмет”, “Кызыл таң”ны яратып укыйлар. Районканы почта тартмасыннан үзең чыгып алуга җитми, диючеләр дә бар. Язылмый башлаганнар арасында кулга тотып укуга җитми, дип кабат язылучылар да бар, – ди хат ташучы.
Хезмәте матур булган кебек, гаилә тормышы да бик күркәм аның. Тормыш иптәше Айдар белән бик тату яшиләр, ике кызларын Эльза һәм Дилбәрне тәрбиялиләр. Күпләп мал – туар, кош-корт асрыйлар, бакча тутырып җиләк-җимешен дә үстерәләр.
Гөлнараның җитезлегенә, энергиясенә таң калырлык: йорт эшләрендә дә җитешә, яңгыр, кар-буран дип тә тормый, гәзитен дә вакытында тарата.
«Тормышны, кешеләрне яратсаң, бер эшнең дә авырлыгы сизелми. Авылдашларга шатлык бүләк итү, аларның сөенечле йөзләрен күрү бигрәк рәхәт», – ди ул.
Зинура ГЫЙЛӘҖЕВА. Илеш авылы.