

Әхмәтовларның йортыннан нур бөркелеп тора. Монда бар нәрсә хуҗаларның үз куллары белән бар күңел җылысын салып эшләнгәне әллә кайдан күзгә чалына, бар нәрсә үз урынында һәм зәвык белән бизәлгән. Йорт алды күзне камаштырырлык чәчкәләрдән оҗмах бакчасын хәтерләтә. Шау гөл-чәчкәгә күмелеп утырган бу өй яныннан берәү дә игътибарсыз гына үтеп китә алмыйдыр. Чөнки андагы матурлыкка сокланмау мөмкин түгел.
Ихата да гөлгә күмелгән. Чагу аллы-гөлле чәчкәләрнең ниндие генә юк монда: петуниялар, циния, эре таҗлы бәрхәт, астра, лаванда, кәнәферләр һ.б. төрлеләре. Күпереп чәчкә атып утырган розалары гына ни тора! Иң мөһиме - алар зәвык белән утыртылган һәм ихатаны гүзәл гөлләр бакчасына әверелдергән. Бакча уртасында үз куллары белән эшләгән альп тавы, заманча җәйге йорт, атына торган таган - болар барысы да матурлык өстәп тора. Шулай ук бакчада төрле җимеш агачлары урын алып, мул уңышы белән сөендерә.
Яшь пар икесе дә Югары Яркәй авылында туып-үсә. Әлфия урта мәктәптән соң, Башкорт дәүләт медицина университетына укырга керә. Юкка ул табиб һөнәрен сайламый, чөнки әнисе Фәнисә Зиннәт кызы да район үзәк дәваханәсенең балалар бүлекчәсендә озак еллар шәфкать туташы булып эшли. Бүгенге көндә дә намуслы хезмәт салып, хезмәттәшләренең абруен яулады.
2013 елда Әлфия Әнәс кызы югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлап, табиб-кардиолог белгечлеген ала һәм район үзәк дәваханәсенә үз һөнәре буенча эшкә кайта. Бүгенге көндә Ә.Әхмәтова тәҗрибә туплаган, үз һөнәрен биш бармагыдай белгән табиб кына түгел, ә район үзәк дәваханәсенең поликлиника мөдире вазифасын да уңышлы башкара. Шулай ук ул җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Республикада уздырылган туристик слетларда сынатмый, смотр-концертларда дәртле биюләре белән чыгыш ясый.
Линар Наил улы Свердловский өлкәсендәге Түбән Тагил урта махсус милиция мәктәбен тәмамлый. Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлегендә милиция участок уполномоченные булып хезмәт юлын башлый. 2006 елдан әлегә кадәр Русия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясенең юл патруле хезмәте полкында өлкән инспектор булып эшли, полициянең өлкән лейтенанты.
Тату гаиләгә ямь өстәп, дөньяга уллары һәм кызлары туа. Уллары Камил биш яшьтән футбол буенча түгәрәккә йөри. Шулай ук ул балалар сәнгать мәктәбендә баян классында шөгыльләнә. Алты яшьлек Эмма матур итеп рәсем ясый. Алар бәләкәй генә булсалар да әти-әниләренә ярдәм итәргә, төрле һөнәр өйрәнергә тырыша.
- Матурлыкны, табигатьне ярату миңа әти-әниемнән күчкәндер инде. Әнием һәрвакыт гөлләр, чәчкәләр үстерергә ярата. Әтием умартачылык белән шөгыльләнә. Ул аларны төрле урманнарга куя иде. Аның белән мин дә бара идем. Аеруча, бал аертканны түземсезлек белән көтеп алам. Бүгенге көндә әтием 70 баштан артык умарта тота. Һәр елдагыча, беренче балны бергәләшеп аерттык.
Шул рәвешле, йортыбызны төзи башлагач та, ихатаны чәчкәләргә күмеп яшәү уе белән яндым. Аллага шөкер, хыялым тормышка ашты. Февраль аеннан ук чәчкәләрне утырта башлыйм, орлыкларын интернет магазиннардан кайтартам. Бакчадагы барлык эшләрне Линар белән бергәләп эшлибез. Мин идея бирүче, ул тормышка ашыручы. Бакчада мин барлык аруларымны онытам, күңелләрем күтәрелә. Үстергән чәчкәләребез кешеләрдә соклану тудыра икән, бу безнең өчен зур сөенеч, - ди Әлфия Әхмәтова.
Бакча үстерүгә бар күңелеңне, назыңны, булмышыңны, көчеңне салып бала кебек тәрбияләргә кирәк. Әхмәтовларның пөхтә, чагу чәчкәләргә, мул уңышка күмелгән бакчаларын күреп бу сүзләрнең хаклыгына инанасың. Менә шундый бар яктан уңган гаилә яши Югары Яркәйдә. Күзләр генә тимәсен үзләренә.
Лира ГӘРӘЕВА.