

Вильсор Тибиян улы Югары Яркәйдәге беренче урта мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт медицина институтына юллана. Талиб елларында ук ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтенә фельдшер булып урнаша, тәҗрибә туплый. Кулына табиб-терапевт дипломын алгач, район үзәк дәваханәсендә интернатура үтә. Белемен камилләштерү максатында, Башкорт дәүләт медицина институтының клиника ординатурасында укый, фәнни тикшеренүләр белән кызыксына, бер үк вакытта Уфа шәһәренең 13нче дәваханәсендә эшли.
Язмыш аны үзе кебек яшь булачак табиб, Баймак сылуы, тормыш иптәше Зилә Әкрам кызы белән очраштыра. Институтны уңышлы тәмамлаганнан соң, ике яшь йөрәк, киләчәккә якты хыяллар белән канатланып, Вильсорның туган җиренә данлы Илеш якларына юл тота, кайту белән җиң сызганып эшкә чума алар. Яшь, үз эшен яхшы белгән үткер белгечләрнең икесен дә берсүзсез биредә табиб-терапевт итеп алалар.
Арытаба Вильсор район үзәк дәваханәсендә терапия, өлкән яшьтәгеләргә медицина ярдәме күрсәтү буенча шәфкать туташы, паллиатив медицина ярдәме бүлекләрен җитәкли.
Өч дистә елдан артык халык сәламәтлеген саклау өлкәсендә армый-талмый хезмәт итә. Хезмәттәшләре, район халкы арасында абруй яулаган табиб, күп тапкырлар муниципаль район хакимиятенең, дәваханәнең, РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының Почет грамотасына лаек була, БРның Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре исеме бирелә.
Ак халатлылар бүгенге көндә хаклы ялда. Бер-берсенә терәк, таяныч булып, ныклы нигездә 41 ел күркәм гомер кичерә Иламановлар.
Булдыклы ата-ананың балалары да тырыш-ике уллары хәзер инде үзләре гаилә корып яши.
Өлкәне Илдар әти-әнисенең юлын дәвам итте, районда билгеле психотерапевт, өлкәннәрнең дә, яшьләрнең дә иң яраткан табиблары дисәм дә, һич ялгыш булмас. Психотерапия бүлегендә дәваланган һәркем игътибары, җылы сүзе белән тән ярасын гына түгел, җан ярасын да давалый дип, зур рәхмәтләрен җиткерә. Тормыш иптәше Алсу да райондашлар арасында зур хөрмәт яулаган табиб-кардиолог. Матур парның уллары Рубин һәм кызлары Наилә үсеп килә.
Илмир Уфада яши, программист булып эшли, тормыш иптәше Лена белән ике ул үстерәләр.
Лилия ЙОСЫПОВА.
Материалны тулырак итеп "Маяк" гәзитенең 17нче июлендә чыккан 29нчы санында укырга мөмкин.