

Рәмил Мәсәбих улы күп балалы гаиләдә туып-үсә. Ни кызганыч, әтисе авыру сәбәпле, бакыйлыкка күчкәндә аңа нибары 5 яшь була. Шулай кечкенәдән язмыш ачыларын, тормыш авырлыкларын үз иңендә тойган ул. Мәктәпне тәмамлауга, армия сафларына алынып, егетлек бурычын үтәп кайта. Район үзәгендәге һөнәрчелек училищесында тракторчыга белем алуга, туган хуҗалыгында хезмәт юлын башлый. Әмма язмыш аны янә сыный - трактор белән печән чапканда кулын өздерә. Арытаба аны хуҗалык җитәкчелеге Кунгур шәһәренә бухгалтерлык курсларына укырга җибәрә. Гомере буе «Игенче» хуҗалыгында звено җитәкчесе, заправкалаучы, склад, ферма мөдире, инженер булып эшли, намуслы хезмәте белән җитәкчелек, авылдашларының зур хөрмәтенә лаек була, берничә чакырылыш авыл Советы депутаты итеп сайлана. Озак еллар төбәктә янгын депосын карый, машинасын һәрвакыт төзек тота. Узган елда хәтта республика күләмендә янгын сүндерү техникасы белән командалары арасында призлы урынны яулаган. “Сәламәтлеге чикләнгән булуына карамастан, бар эшкә дә маһир, алтын куллы оста ул. Авылдашларга пычкысын да, триммерын да ремонтлап бирә. Кышын исә иң актив хоккейчы да, - ди аның турында биләмә башлыгы Азат Йосыпов.
Тормыш иптәше Зөлфинә Мәхәсим кызы Иске Хаҗи авылында туып-үскән, Югары Яркәйдә урта мәктәп тәмамлап, Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында белем ала. «Игенче» колхозында зоотехник, учетчы булып эшли, озак еллар Кужбахты урта мәктәбендә лаборантка, китапханәче, хуҗалык эшләре мөдире вазифаларын башкара. Авыл советының зур ярдәмчесе ул, Урындагы инициативаларны яклау программасы буенча инициатив төркемнең, шулай ук Кужбахты авыл клубы каршында оештырылган «Актирәк» фольклор җыр һәм бию ансамбленең иң актив әгъзасы да. Әйткәндәй, нинди генә концерт, бәйрәм чарасы булмасын – ансамбль һәр тамашаның йөзек кашы булып тора.
Хәбибовлар бүгенге көндә дә күпләп мал-туар, кош-корт асрыйлар. Балалары инде бишесе дә тормышта үз урынын тапкан, гаиләләре белән балалар үстерәләр. Чечен республикасында хәрби бурычын үтәгән уллары Айрат һәм Алмаз Түбән Камада заводта эшли, Гөлзинә - Нефтекамада, Лилия Шлиссельбургта яши, Ленинград өлкәсендә зур суднолар ремонтлау заводында инженер, Юлия Кировскийда пристав булып эшли. Оныкларына сөекле картәни-картәти зур терәк булып күркәм гомер кичерә Хәбибовлар.
Район Мәдәният һәм ял паркында үткән кичәдә әлеге гаилә мәртәбәләнеп, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды. Хөрмәтле парлар арытаба ЗАГС бүлегенең мактаулы кунаклар китабына үз култамгасын куеп, тарихка эз салды.
Кулны–кулга, иңнеиңгә куеп яшәүче парны котларга балалары, якыннары, муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Юстиция эшләре буенча БР Дәүләт комитетының Илеш районы ЗАГС бүлеге начальнигы Айгөл Хәбирова, Кужбахты авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Азат Йосыпов, Илеш районындагы “Гаилә” хезмәте җитәкчесе Татьяна Васильева килгән иде. “Әлеге бүләк гаиләләре нигезен ярату һәм тугрылык тәшкил иткән, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән парларга бирелә. Сез – нәкъ шундый шәхесләр. Сезгә һәм райондагы һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез”, - диде алар үзләренең тәбрикләү чыгышында. Гаиләнең балалары да изге теләкләрен белдерде.
Бәйрәм тантаналы өлеш белән генә чикләнмәде, төрле яшьтәге кунаклар өчен мавыктыргыч мастер-класслар һәм төрле аттракционнар эшләде. “Гаилә хезмәте” булдырган фотозонада фотога төшәргә, Гаилә клубында юридик сораулар буенча мәгълүмат алырга мөмкин иде. Русия Социаль фондының Илеш районындагы клиентлар хезмәте хезмәткәрләре дә чарада катнашып, консультациялар үткәрде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде, буклетлар, балаларга татлы күчтәнәчләр таратты. Бәйрәм район мәдәният сарае хезмәткәрләренең җыр-моңнары белән үрелеп барды һәм онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте. Кичәне алып баручы Ирина Хафизова, шулай ук Вильнур Хәсәнов, Альфира Вәлидова, Гөлнара Исламова, Илнара Кадраеваның матур чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады, тамашачыларны сокландырды. Чара бию флешмобы белән тәмамланды.
Лилия ЙОСЫПОВА.