Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
18 июль 2025, 09:15

Су коенганда кагыйдәләрне онытмагыз!

Су коену чоры башлану белән су буйларында ял итәргә теләүчеләр саны бермә-бер арта. Сай гына күл һәм елгаларда кеше гомеренә зур куркыныч тудыруын онытмаска кирәк.

Су коенганда кагыйдәләрне онытмагыз!Су коенганда кагыйдәләрне онытмагыз!
Су коенганда кагыйдәләрне онытмагыз!

Түземсезлек белән көтеп алган җәй җитте. Табигатьнең бу ямьле фасылын аеруча балалар көтеп ала. Җәйнең кояшлы җылы көннәрендә пляжларда, яр буйларында аеруча балаларны күп очратасың. Алар мәш килеп су коена, балык тотарга, суда уйнарга, көймәдә йөзәргә ярата. Әмма су коенганда тиешле таләпләрне үтәмәүнең бәхетсезлек китереп чыгаруга сәбәпче булуын онытмаска кирәк.

Бәхетсезлек очракларын булдырмый калу өчен үзенең буш вакытын күл яки елга буйларында үткәрергә яратучылар нинди кагыйдәләрне төгәл үтәргә тиеш?

Иң беренче таләп - йөзә белергә кирәк, моңа ата-аналар игътибар итәргә тиеш. Пычрак суда, таныш булмаган урыннарда су коенырга ярамый. Су коену урынын сайлаганда, күл яки елганың төбен тикшерергә, анда очлы ташлар, агач ботаклары, тимерчыбык һәм башка куркыныч әйберләр булмавына инанырга кирәк.

Ялгыз су коенырга, суга билдән тирәнгәрәк керергә ярамый. Суда үзеңне ышанычлы хис итү өчен кабартылган матрас кулланырга кирәк, бу очракта бернинди дә куркыныч янамас. Күпләр су астына чумып йөзәргә ярата, тик моның да үз кагыйдәләре булуын онытмагыз: сулыкның тирәнлеген белмәсәң, баш белән бәрелү куркынычы бермә-бер арта. Әгәр су коена торган урынга махсус билгеләр куелган икән, димәк, ул билгеләрне узып эчкә керергә ярамый.

Суда уйнаганда игътибарлы булырга кирәк, бер-береңне нык итеп тотып су төбенә тартып төшерүнең ахыры аянычлы тәмамланырга мөмкин. Куркыныч хәлдә калсагыз, тиз арада ярдәмгә кешеләрне чакырыгыз. Әгәр инде ярдәм сезнең белән су коенучы берәр кешегә таләп ителсә, ярдәмне яхшы итеп йөзә һәм коткару ысулларын әйбәт белгән кеше күрсәтергә тиеш. Батып баручы кеше янына йөзеп килеп, аңа ничек тә булса су өстендә калырга ярдәм итегез һәм бергәләшеп сай урынга йөзеп чыгыгыз.

Су коенганда әлеге һәм башка кагыйдәләрне төгәл үтәгәндә генә җәй сезгә күңелсезлекләр китермәс.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас