

Күпләр үз ихатасында да утырта алмаган чакта, Светлана Михайловна күпфатирлы йорт алдында төрлесеннән матур чәчәкләр үстерә: петуния, циния, пионнар, гортензияләр, тюльпаннар, лилияләр һ.б. Аркага үрелеп үскән янып торган ал төсле розалар аеруча игътибарны үзенә җәлеп итә. “Яздан ук башлыйм эшемне, рассадалар үзем үстерәм. Территорияне казып чыгу да үз өстемдә, аерым вакытларда улларым ярдәм итә. Инде ничәмә еллар үзем яшәгән территорияне тәртиптә тоту - минем максатым. Биредә яшәүчеләрне ишектән чыкканда, кайтып кергәндә матурлык каршы алсын, йорт яныннан узып баручыларга да күңелле булсын дип тырышам. Бар күңелемне биреп, яратып эшлим мин аны”, - ди йорт старостасы.
Агымдагы елда Светлана Михайловна идарә иткән йорт Республика конкурсы йомгаклары буенча «Авыл биләмәсенең иң яхшы йорт яны территориясе», “Күпфатирлы йортларны карап тоту һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча иң яхшы объект” дип бигеләнеп, 75 меңлек сертификат белән бүләкләнде.
Әлеге средствога подъезддагы стеналар һәм түшәмнәр ремонтланган, идәнгә плитә җәелгән тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылган, почта тартмалары һәм чәчәкләр өчен аркалар урнаштырылган.
Күренүенчә, Светлана Нәсыйбуллинаның тырышлыгы бушка китмәгән. Менә кемнән үрнәк алырга кирәк! Һәрберебез үзе яшәгән йорт алдында шушындый чәчәкләр тәрбияләсә, яшәгән урыннарыбыз тагын да ямьләнер һәм матурланыр иде.
Лилия ЙОСЫПОВА.