

Фирдәвис Югары Яркәйдә Нәҗибә һәм Тимерзадә Мөсәллимовларның өч балалы гаиләсендә дөньяга килә. Утны-суны кичкән Бөек Ватан сугышы ветераны Тимерзадә Мирзаһит улының исеме райондашларга яхшы таныш. Бөек Җиңү көнен Эльбада каршы алган һәм 1947 елда гына туган ягына әйләнеп кайткан. Нәҗибә Кәшфетдин кызы да язмыш ачыларын, тормыш авырлыкларын үз иңендә тойган хезмәт ветераны була.
Фирдәвис Тимерзадә улы янгын сүндерү частендә инструктор, АТП да контролер вазифаларын башкарган. Бик озак еллар район юл - ремонт төзелеше идарәсендә тракторчы булып эшләгән.
Гомер юлдашы Флүсә Газизҗан кызы Йонны авылында унбер балалы тырыш гаиләдә туып-үскән. 15 яшеннән шәһәрдә Төзүчеләр училищесында штукатур маляр һөнәрен үзләштерә һәм СУ-4 оешмасында берничә ел эшли. Арытаба лаеклы ялга чыкканчы 36 ел район мәдәният бүлегендә намуслы хезмәт итә.
Балалары да, ата-аналарына охшап, тәртипле булып үсә, хәзер үзаллы тормыш көтәләр.
Еллар сынавын лаеклы үтеп, картлыкны бергә каршылаган, берсе ут булганда икенчесе су булган, бер-берсенә ихтирам һәм сөю белән караган, үзләре әйтмешли, дөньяның агын да, карасын да бергә күтәргән күркәм парга киләчәктә дә муллык, бриллиант туйларын да билгеләргә насыйп булсын дигән теләктә калам.
Лилия ЙОСЫПОВА.
Мөсәллимовлар турында материалны тулырак итеп "Маяк" гәзитенең 17 июлендә чыккан 29нчы санында укырга була.