

Күзенә ак - кара күренми район үзәгеннән кайтып килгән Хәмитҗан көтүчеләргә контроль ясау сылтавы белән машинасын колхоз маллары йөргән яланга борды. Ни гаҗәп, таралышып тыныч кына болында утлап йөргән маллар янында беркем дә юк иде. Ачуына буылып алан - йолан каранып торган хуҗалык рәисе янына яшь көтүче Кәрим йөгереп килде. Хәмитҗанның сәламен дә алмыйча: - Кая Рәхмәй!? Дип, җикергән тавышына якындарак йөргән сыерлар да өркеп читкәрәк тайпылды. Малай беразга телсез калып “ык - мык” килде. Бераз ушын җыйгач, кулы белән якындагы каен төбенә ишарәләде. Анда кәжәнкәсен яшел чирәмгә җәеп Рәхмәтулла тезләнгән иде. Баштарак нәрсә булганын да аңгармаган Хәмитҗан аты - юлы белән сүгенеп кычкырырга тотынды:
- Малларны йөртеп ашатасы урында агач төбендә туңкаеп ятасың! Шуңа күрә сөт планы үтәлми безнең! Малларны сусыл җиргә, әрәмәлек буенарак төшерегез! Тиз булыгыз, штубы! Рәиснең кыланышыннан коты очкан Кәрим җәһәт кенә атына атланып сыерларны җан - фәрман куарга кереште. Бары Рәхмәтулла гына котырынып арлы - бирле йөренгән хуҗалык рәисе тарафына борылып та карамады. Кыйбла ягына төбәлгән килеш торып басты, тагы алга бөгелде, тагы тезләнеп маңгаен җиргә терәде. Өйлә намазын укып яткан дини көтүчегә Хәмитҗан ул вакыт әллә нинди сүзләр әйтеп бетерде. Сүгенде, җикеренде, эшеңә салкын каравың өчен штраф салам дип янады. Тик Рәхмәтулла бар дөньядан ваз кичкән кешедәй, һичнәрсәгә игътибарын бүлми тыныч кына намазын укып бетерде һәм атын җитәкләп маллар артыннан атлады. Күрәсең, бернигә карамый шартын китереп тыныч кына аткарган шушы өйлә намазының хакы аңа әлеге мизгелдә бар нәрсәдән дә югары иде. Колхоз рәисенең сөмсез боерыкларына, җикерүләренә карап намазын бозмаган Рәхмәтулла бу мизгелдә Хәмитҗаннан бер башка югары булып күренде. Ә мал караучы көтүче алдында көчсез булып калган Хәмитҗан тагы да ныграк ярсып машинасын зур тизлектә авыл ягына куды. Намазның эш вакытына зыян китермәгәнен дә, намаз укучы кешенең намазын сәбәпсез бозуның зур гөнаһ икәнен дә Хәмитҗан белә иде, әлбәттә. Тик шушы мизгелдә күзен томалаган мин - минлеге аркасында ул тиз арада идарәгә кайтып баш хисапчыны чакыртты һәм “эшенә салкын караган өчен” дигән язма боерык белән Рәхмәтулланың эш хакын кистерде... Күңелсез хәтирәләргә бирелеп җанын каезлаган Хәмитҗан көрсенеп башын түбән иде. Хәзер генә, нәкъ менә шушы күңеле тулышкан мизгелдә ул хәтта хәзрәттән гафу сорарга да әзер иде булса кирәк. Тик хәзер аннан кемгә нинди файда бар? Үткәннәрдәге ялгышлык күптән тормыш тарихында торып калса да, аз булмады бит мондый вакыйгалар аның гомер юлында. Кызык, Рәхмәтулла хәзрәт хәтерли микән бу вакыйганы? Хәтерлидер, әлбәттә, һәм минем бу дорфалыгымны һичкайчан да кичермәс ул. Узган гомер турында уйланып, үткәннәреңне байкаганда, яхшы гамәлләрең сине шатландырса, яман эшләрең ихлас үкендерсә, димәк син әле адәмлегеңне югалтмагансың, - дигән бер хикмәт иясе. Яшисен яшәп, җитәрлек тормыш тәҗрибәсе туплаган Хәмитҗан да яхшы аңлый. Һәрбер кешегә дә гомер юлының билгеле бер ноктасында уйлану, үткән тормышына байкау ясау, нәтиҗә чыгару хас күренеш. Тик бу нокта - тукталыш кына һәркемгә үзенчә килә. Кемгәдер төзәлмәслек чир - хаста белән, бәгъзеләргә картлык яше белән, яки гадәти яшәү рәвешен әйләндереп каплаган чиктән тыш хәл - вакыйга белән килә ул. Кемдер үткәннәренең кайбер өлешен хәтереннән сызып ташларга да тели, үз - үзе белән тартыша, хәтирәләрдән качарга тырыша. Ахыргы чиктә яклау эзләп тормыш чоңгылларына ташлана, тагын хаталар ясый. Тормыш юлының елатырлык итеп үкендерә торган мәлләрен хәзер көннән - көн ешрак хәтерләгән Хәмитҗан да күңеленнән генә үз - үзен акларга омтыла:
- Заманасы шундый иде. Көне - төне колхоз турында уйлап чапкан җитәкчегә дә җиңел түгел иде шул. Кемгәдер кояш ярамый, кемгәдер ай ярамый дигән кебек, бар кешегә дә ярап та булмагандыр инде. Күңелсез хәтирәләрдән арынырга, качарга теләгәндәй Хәмитҗан бакчадан чыгып әкрен генә авыл урамы буйлап атлады. Көне буе сибәләгән салкын яңгыр кичкә тагы юеш кар булып төшә башлады. Караташ аръягыннан котырып искән себер җиле битләрне кисте. Тик ул башын иеп атлады да атлады. Авыл урамында бер җан иясе юк. Бары тик өйләрнең тәрәзләре генә өнсез бер балкыш белән буш урамны күзәтә. Бар кеше җылы өйләрендә ут яндырып, кичке ашка өстәл янына туплана торгандыр. Бар дөньяга битараф булып, башын иеп атлаган Хәмитҗанның ялан башы юешләнеп чалара башлаган чәчләре маңгаена укмашып катты. Туктаусыз яуган карлы яңгыр җилкәсеннән агып кереп бөтен тәнен чиркандырды. Бераздан ул үзенең авыл мәчете янына килеп җиткәнен абайлады. Бераз уйланып, икеләнеп басып торгач, аның аяклары утлары янып торган Аллаһ йортына түгел, ә мәчеткә бер өй аша урнашкан таныш йортка табан атлады. Шулай да кыенсынды Хәмитҗан. Йөзен яшереп читкә борырга тырышты. Утлары балкыган мәчет тәрәзләре ничектер аңа сынамчыл бер битәрләү белән карыйлар кебек иде. Таныш йортның да тәрәзләрендә ут бар, капкасы да бикләнмәгән. Белә Хәмитҗан, монда аның күңелен күрүче кеше яши. Хәленә кереп, бер алдына, бер артына төшеп торачак кеше бар. Монда ул соңгы вакытларда күңелен биләгән авыр уйлардан да тәгаен арыначак иде. Сүз дә юк, колхоз хуҗасы булып эшләгән елларда бу капканы еш какты ул. Үткәннәрдәге ул хыянәт белән сугарылган очрашулар хәзер инде вакыт томаннары артында торып калды. Хәмитҗан үзе дә ничәмә тапкырлар - башка эз дә басмам, - дип, антлар итсә дә, аяклары аны кабат шушы капка төбенә алып килде. Әлбәттә, ул чактагы угры мәхәббәт төннәренә үзе дә хакын түләп кенә торды Хәмитҗан. Кулыннан килгәндә печәнен, утынын да, ярма - бөртеген дә машина белән генә китертте Сәриягә. Ә чибәр хатын исә, Хәмитҗанга кайнар кочагын бер дә кызганмады.
Ишекне киң ачып килеп кергән Хәмитҗан каршына һәрвакыттагыча адымнарын йомшак басып хуҗабикә килеп җитте. Өстенә килешле итеп күк җирлеккә кызыл чәчәкләр төшкән күлмәк кигән, башына чөеп яулык бәйләп алган Сәриядән яңгырда күшегеп өшәнгән Хәмитҗанның йөзенә ымсындыргыч хушбуй аңкыган җылы өй исе килеп бәрелде. Хуҗабикәнең әллә нинди туң җаннарны да бер мизгелдә эретерлек ягымлы тавышы ишетелде:
- И - и - и, Хәмит абый, ниләр эшләп йөрисең мондый, юнле хуҗа этен дә урамга чыгармый торган көндә!? Кунак сәлам дә биреп тормастан, шөкәтсезрәк итеп хатынга җавап - гозерен җиткерде:
- Син, ыслушай, чамалап сөйләш, Сәрия, мин эт түгел һәм, әлегә үземә - үзем хуҗа кеше. Бер кырлы стаканга сал әле теге төнлә туган нәрсәңне. Хатын йөз - кыяфәтенә бернинди ризасызлык билгеләре чыгармыйча йөгереп табын хәстәрли башлады. Өстәлгә килеп утырган шешәдән тутырып бер стакан көмешкә салып эчкән Хәмитҗанның эченә рәхәт булып кай- нарлык таралды. Бөтен тәне җылынып изрәп китте. Табын карап йөгереп йөргән Сәрия я кунак аша үрелеп аңа йомшак күкрәкләре белән кагылды, я кырыннан үткәндә юрамал терәлеп янбашлары белән орынып алды. Әлбәттә, Хәмитҗан да туң күчән түгел. Ул да ир кеше буларак ялгыз хатынның назга сусаганын бик яхшы аңлый һәм аның теләген үтәргә бер ым кагуы да җитә иде. Тагы бер стакан салып эчкәч тыныч кына хатынны күзәткән Хәмитҗанның җылынып киткән баш миендә урык - сурык уйлар йөгереште: “Төс ташламый бу чукынчык бичә. Һаман элеккечә матур. Үзенә магниттай тартып ымсындырып тик тора. Әллә соң калыргамы? Инде минем “башлык” түгел икәнне дә белә ләбаса. Әмма һаман элеккечә хөрмәт итә бит үзе.” Тик хәмер парларының инде тәнне җылытып башына менеп килгәнен аңлаган Хәмитҗан урыныннан торды. Аның уен сизгәндәй каршына килеп баскан Сәрия ялварулы тавыш белән:
- Кал, Хәмит абый, тышта карлы яңгыр ява, теге бүлмәдә урын җәелгән,- дип куйды. Хәмитҗан хатынга якын ук килде, кулларыннан алды, күзләренә бакты:
- Сәрия, рәхмәт сиңа, гомер буе күңелемне күрдең, хөрмәт иттең. Тик мин хәзер прсидәтел түгел бит. Мин хәзер сиңа тегесен дә, монсын да машина белән китереп аударалмыйм. Мин хәзер гади пенсионер гына бит. Сәрия кискен рәвештә кулларын ирнең учыннан тартып алып, тәрәз төбенә барып басты. Күзләреннән ихлас тамган яшьләре белән бергә сыктау катыш тавышы ишетелде:
- Нигә сез ирләр гел генә “хатын - кызны һәрвакытта да сатып алырга була” дип уйлыйсыз соң ул?! Ярату, күңел кичерешләре, йөрәк хисләре дигән нәрсәләр сездә бөтенләй дә юкмы соң әллә? И, Хәмит абый, син мине шул печәнең, утының, ярмаң өчен гомер буе күңелеңне күргән дисеңме әллә? Мин бит сине гомер буе яраттым. “Түрә”легеңнән котылгач алдагы көннәрдә дә, бүген дә килерсең дип көттем үзеңне.
Колхоз рәисе булып эшләгән елларда авыл халкына коры холыклы булып күренсә дә, Хәмитҗан гомер буе хатын - кызның күз яшен күтәрә алмады. Әле дә нишләргә белми албыргап калды ул. Юатырга теләгәндәй кулы белән Сәриянең иңнәренә йомшак кына кагылып алды. Өнсез генә елап торган чибәр хатынга карап күңел төбендә ярату катыш кызгану хисләре калыкты. Шул вакытта бар булмышын җилкендереп бөтен тәне аша электр тогы үткәндәй кинәт кенә ирлек гайрәте ярсып китте. Күкрәге киерелеп, беләкләренә көч - куәт тулды. Елап торган хатынны кочагына алып, урын җәелгән бүлмәгә алып керү теләге туды. Тик язмышларны ялгыштырып пыран - заран китерердәй ярсу гайрәткә дә, тау - ташларны актарырдай кодрәткә дә киртәләр бар икән адәм тормышында. Йөрәге сөйгән кызы янындагы яшь егетнекедәй “дарслап” тибә башлаган Хәмитҗанның колагына шул вакыт әкрен генә булып азан тавышы ишетелде. Бу илаһи тавыш хәмер парларына бирешә башлаган Хәмитҗанны кинәт айнытып чынбарлыкка кайтарды. Кайдан яңгырый бу моңлы азан?! Ә-ә-ә, күршедә генә мәчет бит! Төнге намазга чакыра бит бу моңлы тавыш. Азан тавышын ишетеп кинәт айнып киткән Хәмитҗан үз өен исенә төшерде. Мөгаен Саниясе инде ничә тапкыр ашларын җылытып, ирен көткән - көткәндер дә, ястү намазына әзерләнә торгандыр. Кайтырга кирәк. Әле генә бар булмышын, бөтен җанын биләгән дәртле теләкләрен кайдадыр күңеленең иң төбенә яшереп ишеккә барып тотынган Хәмитҗан шулай да Сәриягә борылып карады. Эчке бер җылылык, ярату белән саубуллашу сүзләрен тезде:
- Рәхмәт сиңа барсы өчен дә, Сәрия сеңлекәш. Кичерә күр мине. Тынычлан һәм үз - үзеңне кулга ал. Чит кояш җылысына үрелеп, ялгыш адымнарга барма. Үз бәхетеңне тап. Ә мин... Хәмитҗанның тамагына төер тыгылгандай булды, сүзен бүлеп тирән итеп көрсенеп алды да дәвам итте - мин инде күптән башка кешенең бәхете, урталай бүленә торган бәхет түгел. Үксеп калган хатынны сискәндереп “шап” итеп ябылган ишек тавышы бу сүзләргә үз ноктасын куйды.
Мөнәвис НИЗАМИ. (Дәвамы бар).