Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
20 июль 2025, 07:00

Чәчкә үстерү – күңел халәте

Югары Яркәйдә яшәүче Рәмзия һәм Роберт Хәдимуллиннарны районда белмәгән кеше сирәктер. Гаилә башлыгы озак еллар редакциядә, лаеклы ялга чыкканчы, “Илеш” телерадиокомпаниясе МАУда водитель булып хезмәт салды. Рәмзия Сабирҗан кызы 40 елга якын гомерен журналистика өлкәсенә багышлап, район “Маяк” гәзитендә яшьләр бүлеге мөдире, җаваплы секретарь, мөхәррир урынбасары булып эшләде.

Чәчкә үстерү – күңел халәтеЧәчкә үстерү – күңел халәте
Чәчкә үстерү – күңел халәте

Хәдимуллиннар 43 ел тату гомер кичерәләр. Алар үзләре үрнәгендә акыллы, тырыш ике ул – Руслан белән Рөстәмне тәрбияләп үстерделәр. Алар икесе дә Уфа шәһәрендә яши, Руслан – гаиләле. Тормыш иптәше Эльвира белән ике бала үстерәләр.

Хәдимуллиннар үз көчләре белән күркәм өй тергезеп, җитеш тормышта яшиләр. Алар - матурлык яратучы кешеләр. Йортлары яныннан үткәндә андагы аллы-гөлле чәчкәләрдән бөркелгән хозурлыкка сокланасың. Биредә чәчкәләр иртә яздан алып, кара көзгә тиклем атарлык итеп утыртылган. Шулай ук табигать кочагында еш булырга ярата Хәдимуллиннар.

«Чәчәкләр – тормышыбызның яме, бизәге. Алар рухыбызны баета, күңелебезне күтәрә, сафландыра. Хезмәте бик авыр булса да, үзебез дә шулардан ямь — тәм табып яшибез”, - ди Рәмзия Сабирҗан кызы.

Хәдимуллиннар үз куллары белән булдырган матурлык дөньясында гомер кичерә. Бар булмышы белән тормышка гашыйк кешеләр генә мондый әкияттәй сихри дөнья алып бара ала.

Лира ГӘРӘЕВА.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас