

Гомер буе туган җирне сөеп-яратып, туган авылым дип җан атып, янып-көеп, шул җирдә намуслы хезмәт итеп яшәүче кешеләр - тормышыбызның күрке. Шушы язмамда без хезмәт юлын авыл хуҗалыгына багышлаган, тамган тире, тырыш хезмәте үзенә рәхмәт һәм хөрмәт булып кайткан кешеләрнең берсе- язмабыз Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Айдар Җиһанша улы Мөхәрләмов турында. Илештә генә түгел, республикада хезмәт күрсәткечләре белән данлыклы ул җитәкләгән «Урожай» токымчылык заводы җәмгыяте. Айдар Җиһанша улы бәләкәйдән әти-әнисенә йорт эшләрендә булышып үсә һәм 7нче сыйныфны тәмамлагач та беренче хезмәт юлын башлап җибәрә.
Айдар Җиһанша улы бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыкларын яңартуга җитди игътибар бирә. Русия Федерациясенең эре селекция үзәкләре белән тыгыз элемтә булдыра. Башкортстан, Татарстан, Ульяновск, Чиләбе, Пенза, Самара өлкәләре авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтлары кебек адаптив сортларны сатып алу буенча фәнни учреждениеләр белән актив эш алып барыла. Әлеге фәнни-тикшеренү оешмаларының селекционер–галимнәре бөртекле культураларның яңа сортларын апробацияләүдә һәм аларның Илеш районы шартларына яраклылыгын бәяләүдә актив катнаша. Болар – борчакның Нарат, Кинельская юбилейная, көзге бодайның ЭН тайгета, бодайның Ница, Канюк, арпаның Крауф, Памяти Чепелева, Тевкеч сортлары. Нәтиҗәдә, хуҗалык ел саен бөртекле культуралардан яхшы уңыш ала. Бу күрсәткеч буенча район һәм республика хуҗалыклары арасында лидер булып тора. Үткән 2024 елда тулай ашлык күләме 170724 тонна, гектар куәте 36,6 центнер тәшкил итте. Иң югары стандартларга җиткерелгән әлеге культуралар Башкортстан Республикасы хуҗалыклары, шулай ук Татарстан Республикасында, Мәскәү, Пермь, Ырымбур өлкәләрендә һәм Русиянең башка төбәкләре буенча орлыклар һәм товар ашлыгы рәвешендә реализацияләнә.
Хуҗалыкта, фәннең иң яңа казанышларын исәпкә алып, азык рационын финанслауны да кертеп, ашату һәм карап тоту шартларын яхшырту буенча чаралар үткәрелә. 2025 елның беренче яртыеллыгында бер сыердан уртача савым 5500 кг тәшкил итте. Хуҗалык 2005 елдан сыерлар һәм таналар, шулай ук үгезләр үстерү буенча махсуслашкан һәм кара-алты токымлы эре мөгезле терлек буенча нәселүрчетү репродукторы булып тора, Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы таныклыгына ия.
Җәмгыятьтә 2019 елда республикада беренчеләрдән булып 1600 баш сыерга исәпләнгән сөт комплексы төзү буенча инвестицион проект гамәлгә ашырылса, узган елда А. Мөхәрләмов Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән «Инвестчас» та катнашып, заманча товарлыклы - сөтчелек фермасы, 1500 сыерга исәпләнгән роботлаштырылган терлекчелек комплексы төзү проектын тәкъдим итте. Бүгенге көндә бу җәһәттән күләмле төзелеш эшләре җәелдерелгән.
Соңгы елларда 436 млн. (2024 ел), 131 млн. (2025) сумлык югары җитештерүчәнле һәм заманча яңа техника сатып алынган. Аның сакланышына ныклы игътибар булдырылып, япмалы яңа бина төзелгән. Әлеге вакытта заманча машина-техника мастерское төзелеп килә. Шулай ук игеннәрне саклау өчен складлар төзелгән.
А.Мөхәрләмов “Атайсал” проектында да актив катнашып, изге гамәлләре белән туган җиренә, үз халкының йолаларына тугрылыклы булуын тагы бер тапкыр исбатлады. Ел саен аның катнашлыгында Иске Күктау, Исанбай, Исәмәт авыл советы авыл биләмәләре территорияләрендә күп кенә социаль, бигрәк тә Урындагы инициативаларны яклау программасын, «Эшлекле гамәлләр» партия проектын тормышка ашыру кебек мәсьәләләр хәл ителә. Соңгы елларда гына хуҗалыкның финанс ярдәме белән Исанбай авылында авыл мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт ясалган, гомум белем бирү мәктәбенең түбәсе ремонтланган, асылмалы җиһазлар белән трактор сатып алынган, Иске Күктау авылында урамнарны, урта мәктәпнең тәрәзә блокларын, түбәсен ремонтлау, газлаштыру эшләре башкарылган. Шулай ук Иске Күктау мәктәбенә 500 мең сумлык жалюзи корылган, ишегалдына плитә җәелгән һәм территориясе евроштакетник белән әйләндереп алынган. Авылда җәмгыять средстволарына мәчет, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү максатыннан авыл үзәгендә һәм һәйкәл, БТР куелган. Исәмәт авылында эчәр су системасы яңартылган, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл, Торачы авылында күпер төзелгән. Шулай ук авылларда Сабантуйларны, төрле чараларны, бәйрәмнәрне уздырганда зур финанс ярдәме күрсәтә.
А.Мөхәрләмов Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә дә ярдәм кулы суза. Аның булышлыгы белән “УАЗ”, “НИВА” машиналары һ.б. кирәкле әйберләр алып җибәрелгән.
Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы, аның бүлекләре җәмгыять базасында даими рәвештә республика семинарлары, җитәкчеләр һәм белгечләрнең тәҗрибәсен уртаклашу максатында киңәшмәләр, авыл хуҗалыгы һөнәрләре буенча төрле ярышлар һәм конкурслар үткәрә.
Җитәкче буларак, Айдар Җиһанша улы хезмәткәрләр өчен социаль – көнкүреш шартларын яхшырту турында зур кайгыртучанлык күрсәтә. Транспорт чараларыннан файдаланган, урман кискән өчен, төзелеш материаллары сатып алганда, башка льготалы хезмәтләр күрсәтүдә ярдәм итә. Иң мөһиме, хуҗалык хезмәтчәннәрен тораклы итү буенча актив эш алып бара. Әлеге вакытта җәмгыятьнең 4 әгъзасы заманча төзелгән йортка чыгып, өй туйларын үткәрде. А.Мөхәрләмов муниципаль район Советы депутаты да булып тора.
Гаиләсендә дә бәхетле, җаны тыныч Айдар Җиһанша улының. Яшьлектә сайлаган пары Фәнисә Җәвит кызы гаилә корып бергә яшәүләренә 35 ел. Тормыш иптәше район үзәк дәваханәсенең стамотология бүлегендә балалар теш табибы булып озак еллар эшли. Алар ике бала тәрбияләп үстереп, югары белем алырга ярдәм иттеләр. Уллары Альмир Уфа дәүләт нефть техник университетын, Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлап, әтисе юлын дәвам итә – “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятендә директор вазифасын башкара. Тормыш иптәше белән ике кыз үстерәләр. Айнур Уфа дәүләт авиация техник университетында белем алып, һөнәре буенча эшли.
Иртәдән кичкә кадәр берсе артыннан икенчесе килеп чыга торган проблемалар, көнне төнгә ялгап басуларны иңләү, кояштан да иртә уянып, фермаларга, кырларга юл тоту, хуҗалык мәнфәгатьләре, авыл ихтыяҗлары белән мәш килү — тамыры җиргә береккән, олы җаваплылык тоючы чын хуҗалар гына булдыра торган саваплы һәм изге гамәлләр ул. Бар гомерен авыл хуҗалыгы белән бәйләп, фидакарь хезмәте белән зур казанышларга ирешкән Айдар Җиһанша улын күркәм юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сәламәтлек, гаилә бәхете, эшендә уңышлар, җан тынычлыгы телибез. Киләчәктә дә тик уңышлар гына юлдаш булсын иде абруйлы җитәкчегә.
Лира ГӘРӘЕВА.