

Сез - бар гомерегезне, сәләтегезне, фидакарь хезмәтегезне туган районыбызга багышлап, аның авыл хуҗалыгы, социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткән мәртәбәле шәхес. Яраткан эшегезгә бар күңелегезне, көчегезне, вакытыгызны биреп, үзегезгә ышанып тапшырылган бурычны заман таләпләренә һәм яңалыкларга таянып, намус белән үтисез. Таләпчәнлелегез нәтиҗәсендә, сез җитәкләгән хуҗалык районда алдынгы булып тора. Басучылыкта, терлекчелектә ирешкән уңышларыгыз - башкалар өчен үрнәк, барыннан элек, сезнең авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән 40 еллык тынгысыз хезмәтегезнең куанычлы нәтиҗәләре. Киләчәктә дә яулаган үрләрегезне югалтмыйча, күтәренке рух белән яшәгез.
Юбилеегыз белән Сезне!
Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.