Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
26 июль 2025, 10:05

Балкып торыр авыллар, булса шундый уңганнар

Агымдагы елда торак пунктларын чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча конкурс йомгаклары буенча биләмәләр арасында Кужбахты авыл советы авыл биләмәсе икенче урын яулады һәм 40 меңлек сертификат белән бүләкләнде.

Балкып торыр авыллар, булса шундый уңганнарБалкып торыр авыллар, булса шундый уңганнар
Балкып торыр авыллар, булса шундый уңганнар

Кужбахты авыл советы 4 авылны берләштерә: Кужбахты, Тәҗәй, Гремучий Ключ, Восток. Барлыгы 800 дән артык халык исәпләнә. Кужбахтыда мәдәният йорты, урта мәктәп эшләп килә, “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында төзелгән Кужбахты һәм Тәҗәй авыллары арасында урнашкан яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты халыкка медицина ярдәме күрсәтә.

Тулы канлы тормыш белән яши биләмә: абзар тулы - мал-туар, кош-корт; бакчаларында күкрәп яшелчә-җимеш үсә; йорт түбәләре, капка-коймалары - профнастил; ихатада - җиңел машина. Урындагы үзидарә органының төп эшчәнлеге исә әнә шушы тормышларының иминлеген тәэмин итеп, проблемаларының, социаль тәгаенләнештәге мәсьәләләренең уңай чишелеш табуына булышлык итүгә юнәлтелгән.

Соңгы елларда авыл биләмәсе территориясендә төзекләндерү буенча байтак бурычлар уңышлы гамәлгә ашырылган. Урамнарны яктырту системасы модернизацияләнгән, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга яңа һәйкәл төзелгән, мәктәп ремонтланган, чүп түгү контейнеры мәйданчыклары төзекләндерелгән. Монда шулай ук янгын депосы эше җайга салынган. Кужбахты авыл советы авыл биләмәсе Урындагы инициативаларны яклау программасында ел саен актив катнашып килә.

“Үлгәннәрнең – каберен, исәннәрнең кадерен бел” дигән әйтем бар халыкта. Шуңа ярашлы, һәр елдагыча, зиратларда халык белән берлектә өмәләр уздырылып тора, корыган агачлар киселә, чүп үләннәре чабыла, коймалары буяла.

Авыл чишмәләрен чүп-чардан чистарту, буяу эшләре туктап тормый. Чишмәләр төзекләндерелә, юл буйлары тазартыла, чүп үләннәре чабылып тора. Яшелләндерү дә игътибар үзәгендә торган мәсьәләләрдән. Социаль тәгаенләнештәге объектлар да тәртипкә китерелә. Янгын депосы бинасы буялган, ишекләре җылытылган, аның территориясен әйләндереп алган коймалар яңартылган һ.б.

Халык мәнфәгатен кайгыртып тормышка ашырылучы әлеге күләмле эшләр, әлбәттә, биләмә башлыгы Азат Йосыповның кайгыртучанлыгы, үҗәтлеге, тынгысызлыгы аркасында башкарыла.

Әйе, биләмәдә гомер буе уңган халык яшәгән һәм бүген дә шулай дәвам итә, “Игенче” дип зур итеп язылган авыл капкасын үтүгә йортларга күз салу да җитә, һәрбер йортта уңганлыгы, сәләте белән аерылып торучы кешене таба аласың. Кайбер гаиләләрнең тырышлыгына исең китәрлек. Ямьле табигать кочагында урнашкан Гремучий Ключ авылында яшәүче Рәмилә һәм Дамир Нургалиевлар да – шулар исәбендә. Аларның ихатасына килеп кергәч, «оҗмах бакчасы»на эләккәндәй хис итәсең. Нәрсә генә утыртылмаган анда! Капка төбеннән ап-ак чәчкәле гортензияләр, ак, сары биек лилияләр каршы алса, икенче якта аркага үрелеп үскән төрле сортлы виноград озата килә. Түргәрәк үткәч аллы-гөлле розаларны, төрле төстәге пе- тунияларны күреп, соклануымның иге-чиге булмады. Әйе, дөньяларының матурлыгын, төзеклеген күргәч, хуҗабикәнең дә, хуҗаның уңганлыгына шик юк. Тәҗәй авылында туып - үскән, үзенең активлыгы белән халык абруен яулаган Рәмилә Әбүзәр кызының исеме гәзит укучыларга да таныштыр, дип исәплим. Төбәктәге билгеле шәхесләр, күркәм гаиләләр, биләмәнең матур эшләре турындагы мәкаләләре белән гәзитебез битләрен баеткан хәбәрчебез инде ничәмә еллар лауреатлар исемлегеннән төшми. Ул гына да түгел, “Актирәкләр” фольклор ансамбленең иң актив әгъзасы да. “Игенче” хуҗалыгында 20 ел дәвамында икътисадчы, бухгалтер булып эшләгән ул. Арытаба гаилә халык соравын исәпкә алып, авылда үз кибетләрен ачып җибәрә һәм олы кызлары Земфираның исемен бирә. Тормыш иптәше Дамир Хәвәдис улы нефть промыселында өлкән оператор булып эшли. Күркәм гаилә ике кыз тәрбияләп үстергән, бүген алар югары уку йортларын тәмамлап, һәркайсы үз юлын тапкан.

Тәҗәй авылының Новая урамында берсеннән-берсе биек итеп төзелгән мәһабәт йортлар тезелеп киткән. Һәркайсында уңган, булдыклы гаиләләр гомер кичерә, димәк. Әбелкәрамовлар капка төбенә килеп туктауга да биредә тырыш кешеләр яшәвенә шик юк иде. Ике катлы күркәм йортның тирә ягын аллы-гөлле чәчәкләр әйләндереп алган. Бар урында тәртип, иха- талар пөхтә, ишек төбенә килеп җиткәнче чәчәкләр озата килә. Үзбәкстан республикасының Ташкент шәһәрендә туып-үскән хуҗабикә – Надия Габделфәт кызы язмыш Илеш якларына алып килер дип һич кенә дә уйламаган, билгеле. Дус кызының туена шаһит булып килгән кызны Тәҗәй егете Радик гомерлеккә яр итеп сайлый. Надия Кужбахты балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Тормыш иптәше Себер якларында хезмәт сала. Матур пар ул һәм кыз тәрбияләп үстергән, бүген оныклар сөеп, үрнәкле гаилә булып гомер кичерә.

Аларның күршесендә генә Эльвира һәм Фәвәдис Җиһаншиннар яши. Гаилә башлыгы Себер якларында эшләсә, йорт хуҗабикәсе дистә елдан артык халыкка рухи азык өләшә. Кужбахты почта бүлекчәсендә хат ташучы булып эшләүче райондашыбыз абунәчеләргә гәзит-журналлар вакытында барып җитсен өчен тырыша. “Кужбахты халкы - бик игелекле һәм ярдәмчел, алар белән эшләү рәхәт. Минем килүемне һәрвакыт түземсезлек белән гәзит кенә түгел, ә мин алып киләсе товарларны да көтәләр. Заман үзгәрде, интернет чоры дисәләр дә, бер язылган кеше гәзит-журналлардан аерылмый. Мин 12 ел элек язылучылар белән ничек эшли башлаганмын, әле дә шул ук кешеләр белән дәвам итәм. Авылның төп халкына таянам», - ди ул зарланмыйча.

Кужбахты авылында Үзәк урамдагы заманча итеп тышланган йортка килеп кергәндә безне ихлас итеп Рәвил Исламов каршылады. Табигать бу кешегә көч-егәрлекне, уңганлыкны, иң мөһиме, осталык дигән сыйфатны һич кызганмый биргән. Хуҗаның бакчасына күз салгач, җәйрәп яткан матурлык дөньясын күреп, шундый уйлар кичерәсең.

Бөре педагогия институтын тәмамлагач, Рәвил юллама буенча Амур өлкәсенә җибәрелә. Биредә аны язмыш Белогорск шәһәре кызы Наталья Анатольевна белән очраштыра. 15 ел Рәвил Хәтимҗан улы мәктәп директоры, тор- мыш иптәше укытучы булып хезмәт салалар. 2001 елда гаилә Дүртөйле шәһәренә күченеп кайта һәм үз һөнәрләре буенча эшен дәвам итә. Исламовлар бер ул тәрбияләп үстегән, бүгенге көндә ике оныклары – зур сөнечләре.

Кужбахтыда әнисе янына һәрвакыт кайтып ярдәмләшеп торганнар. Кадерле кешеләре күптән инде бакыйлыкка күчкән. Әмма Рәвил Хәтимҗан улы төп нигезне ташламаган, туганнары кайтып йөрүгә матур булсын дип төзекләндереп, йорт-кураны заманча кирәк-яраклар, йорт җиһазлары белән җиһазландырган, кыскасы, яшәү шартлары бер дә шәһәрнекеннән ким булмаган итеп яңарткан. Әйткәндәй, төзелеш эшләрен ул үзе башкарган. Ә менә ихатаны, бәрәңге бакчасын салават күпере чагылышын хәтерләтеп, аллы-гөлле төсләргә күмеп үсеп утырган төрле чәчәкләрне дә үзе үстерүен белгәч, соклануымның иге-чиге булмады. “Бу кадәр матурлыкны хатын-кыз да булдыралмый” дигән фикер үтте. Шунда ук камышлар уратып алган хуҗаның уңган куллары белән барлыкка килгән күл аеруча ямь биреп утыра. Оныклар өчен бассейн да тәмамлану стадиясендә. “Бернинди Төркия дә алыштыра алмый шушы хозурлыкны, ял итәргә йөрергә яратмыйм, шушы бакчам үзе ял бирә, яратып үстерәм һәр үсентене”, -ди авыл уңганы.

Әйе, һәр төбәкнең төп байлыгы – менә шундый актив, тырыш, уңган, иге- лекле кешеләре. Алар авылның таяныч-терәге булып тора да инде.

Лилия ЙОСЫПОВА.

Балкып торыр авыллар, булса шундый уңганнар
Балкып торыр авыллар, булса шундый уңганнар
Балкып торыр авыллар, булса шундый уңганнар
Балкып торыр авыллар, булса шундый уңганнар
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас