

- Кайда йөрисең син? Әллә эчеп тә кайткансың инде, әстәгъфирулла тәүбә! Нишләдең син, Хәмитҗанкаем? Нәрсәләр булды сиңа? Берәрсе сихерләдеме әллә сине? Соңгы вакытта шайтан алыштырган кебек бит үзеңне. Уф-ф, Аллакаем, яше җиткәч кемнәр генә чыкмый ул пенсиягә. Тик беркем дә синең кебек бөтен дөньясына үпкәләп кайгырып йөрми ич. Киресенчә, шатланып каршы алалар ул лаеклы ял дигәннәрен. Ул балалар хәвефләнеп көн дә шалтыраталар. Сөбеханалла, бөтен кызыксынганнары “әткәй ни хәлдә” дә, “әткәй ни хәлдә.” Үткән кайтканнарында йөзеңне дә ачмадың бит ичмасам аларга да. Ничәмә еллар колхоз йөген тарттың, авторитетлы булдың. Хәзер килеп шул авторитетыңны югалтырга уйлыйсыңмы әллә? Рәхмәтулла хәзрәт минем аша ничә тапкыр мәчеткә чакырды үзеңне. Ул да шулай ди. Гомер буе гади халык белән дә килешеп, район башлыкларына да ярап колхоз производствосын тартты ди. Хәмитҗан кебек авторитетлы кешеләр мәчеткә күбрәк йөрсә, башкаларга да үрнәк булыр иде ди. Бер туктаусыз сөйләнгән хатынын чак туктатты Хәмитҗан.
- Туктале, Сания, уш җыярга ирек бирмисең. Чыннан да мәчеттә шулай дип әйтәләрме? Әллә үзең уйлап чыгардыңмы бу сүзләреңне?
- Телнең иң зур хатасы - ялган, дигән сөекле Пәйгамбәребез. Нишләп сиңа ялган сүз сөйләп гөнаһка батыйм мин? Үзең нәрсә сөйләгәнне колагың ишетәме синең, әстәгъфируллаһ үә әтүбү иләйһи. Бар юын, авызыңнан яман ис килә үзеңнең. Сиңа дип әзерләгән кичке ашым суынып киткәндер, кабат җылытып алыйм, - дип, сүзен төгәлләгән Сания аш - су бүлмәсенә юнәлде.
* * *
Адәм заты - серле йомгак. Тик җир йөзендәге бу йомгакларның һәрберсенең үз сере. Беркем дә беркемне дә кабатламый. Һәркем тумыштан алып бакыйлыкка кадәр бары тик үзенчә тәгәри дә тәгәри. Кеше туа, тәпи китә, үсә һәм ир - егет була, өлкәнәя һәм гомеренең соңгы ноктасына килә. Әмма, кызганыч, аларның күбесе бу дөньяга нигә яратылганнарын, нигә килгәннәрен дә аңламыйча китәләр. Кешене Аллаһ камил зат итеп яраткан. Адәм баласы җир йөзендәге башка җан ияләре кебек түгел: ул күзләре белән күрә, колаклары белән ишетә, йөри, төрле уйларга һәм хисләргә бирелә. Болар барсы да бер могҗиза түгелме? Адәм заты хайваннардан аермалы буларак моңлана да, шатлана да, үкенә дә, Аллаһ ризалыгы белән үз тормыш юлын да сайлый ала. Болар бу тормышта бары тик кешеләргә генә бирелгән могҗиза түгелме? Ә бит бик күпләр аңламый,адәм баласына шушы могҗизалар белән бергә тагы да бер төшенчә бирелгән. Ул - шушы могҗизалар өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер итү. Кемдер аны гади тел белән генә рәхмәт әйтү дип уйлый. Бәгъзе иманлы бәндәләр шөкер итүне - сиңа ярдәм иткән Раббыңа күңелең белән ихластан рәхмәтле булу һәм иманыңнан тайпылмыйча Аллаһ кушканнарны үтәү дип белә. Намаз уку да Аллаһы Тәгаләгә шөкер итүнең бик мөһим бер ысулы булып тора икән бит. Лаеклы ялга чыккан Хәмитҗан да соңгы вакытларда бик күп уйланды. Озын йокысыз төннәрендә узган тормыш юлын байкады. Үткәннәренә дә, бүгенге яшәү рәвешенә дә бөтенләй икенче күзлектән карый башлады ул. Хатыны Саниянең иренә сиздерми генә өстәлгә куйган фәлсәфи һәм дини китапларын укыды. Төрле хикмәт ияләренең китаптагы тормыш фәлсәфәсе турындагы аңлатмаларыннан соң Хәмитҗанның җаннары җылынып, соңгы вакытта барлыкка килгән күңел ертыклары төзәлеп китте. Тормыш чүп - чарлары белән күмелеп калган иман нуры тау - ташларны актарып, җир өстенә ургылып чыккан чишмә кебек юл ярып тышка бәреп чыкты. Дин беркайчан да юньсезгә өйрәтми бит. Дөрес, кеше аңа бик авырлык белән тартыла. Ләкин бер аңлагач, ул инде аңа гомере буе тугры булып кала, - дигән сүзләргә ул бүген ныклы инанды...
Авыл халкын ялкытып ике атна яуган карлы яңгырлардан соң ниһаять авыр кургаш болытлар юкка чыкты. Җылы нурлары җиргә төшеп җитә алмаса да, күк гөмбәзенә яп - якты кояш күтәрелде. Бүген көз ахырында сирәк була торган ямьле көннәрнең берсе иде. Кешеләр бәйрәмчә кыяфәттә мәчеткә җомга намазына җыелды. Авылның мәчет әһелләре - барыбыз да бар бугай, - дип бер - берсен барлашып торганда гына кинәт ачылып киткән мәчет ишегендә Хәмитҗан күренгәч, барсы да аптырап калды. Тик аптырану бер мизгелдә күтәренке соклану авазларына әверелде. Китте шаулашып хәл - әхвәл белешү, уйлар белән уртаклашу, бер - береңнең аркасыннан кагып сәламләшү. Хәмитҗан чиратлашып аңа кул биреп ихлас сәламләшкән авылдашлары уртасында торып калды. Кинәт өстенә ишелгән мондый хөрмәттән, изге мөгамәләдән аңа уңайсыз да һәм шул ук вакытта чиксез рәхәт тә иде. Менә намаз вакыты җиткәнен искәртеп бүлмәсеннән Рәхмәтулла хәзрәт күренде. Бар да тынып калды. Чал сакаллы, башына ак чалма ураган, өстенә зиннәтле яшел чапан салган мәһабәт кыяфәтле хәзрәт намаз әһелләре каршына килеп басты. Беренче тапкыр намазга килгән Хәмитҗанны мәчет картлары ай - ваена карамый иң алгы сафның уртасына бастырдылар. Рәхмәтулла имам үзе каршы килеп аңа ике кулын сузып сәлам бирде һәм Хәмитҗанның аркасыннан кагып халыкка мөрәҗәгать итте:
- Әлхәмдүлилләһи Раббил галәмин, сафларыбыз ныгый, җәмәгать. Менә күрәсез мөселман кардәшебез Әлифҗан улы Хәмитҗан да безнең арага басты. Без аңа чиксез рәхмәтле бүген. Тик җомга намазына килүе өчен генә түгел, ә бүген бөтен шарты килгән шушы җылы мәчеттә Аллаһыга багышлап гыйбадәт кыла алганыбыз өчен. Чөнки нәкъ менә шушы мөселман кардәшебез Хәмитҗан колхоз белән җитәкчелек иткән вакытта Аллаһы Тәгаләнең чиксез кодрәте белән авылыбызны мәчетле итте, аны җиһазлауда олы ярдәм күрсәтте. Мәчетебездә гамәл - гыйбадәт кылынган саен аңа һәм аның гаиләсенә Аллаһы Тәгаләнең сәламнәре, әҗер - саваблары ирешеп торсын! Әмиин. Барсы да дәррәү рәвештә бу сүзләргә ризалык белдереп хәзрәткә ияреп битләрен сыпырдылар. Кичә генә шап - шоп карлы яңгыр бәргән тәрәздән якты кояш карады. Бер - береңә хөрмәтлелек һәм изге гыйбадәт мәйданы булган Аллаһ йортында Җомга намазы башланды. Хәмитҗан да башкалардан калышмаска тырышып намаз укый. Менә ул үз гомерендә беренче тапкыр Раббысына сәҗдә кылды. Нәкъ шушы мизгелдә ул үзе белән ниндидер моңарчы күрелмәгән, тоелмаган могҗизалы хәл булуын сизде. Каяндыр ерак - ерак җиде күк катыннан үзенә табан салават күпередәй искиткеч матур нурланыш килүен һәм аны чолгап алуын тойды ул. Илаһи нур аның моңарчы күңелен биләгән борчулы - газаплы хисләрен бер мизгелдә юкка чыгарды. Аның бар халәте җиргә яңа туган сабыйныкыдай пакьләнеп калды. Аллаһы Тәгалә каршында кылган шушы тәүге сәҗдәсе биеклегендә аның үткән тормышы да үзенә ниндидер әһәмиятсез вак бер яшәеш пәрдәсе булып кына күренде. Тәрәздән кергән кояш яктысында җем - җем килеп торган илаһи иман нуры мәчет эчендә матурлык һәм сәгадәт калдырып әкрен генә кире югарыга - җиде күк катына ашты.
Мөнәвис НИЗАМИ.