

“Сәламәтлек поезды” составында Илеш районында Нефтекама маршруты белгечләре, район үзәк һәм Куватов ис. республика клиник дәваханәсе табиблары эшләде. Әлеге төбәкләрдә яшәүчеләр флюорография, маммография уздылар, терапевт, кардиолог, невролог, акушер-гинеколог, пульмонолог, акушерка консультацияләре алдылар, УЗИ, ЭКГ, спирография үттеләр, шикәр, холестерин дәрәҗәсен, күз эчендәге басымны һәм башкаларны белделәр.
“Сәламәтлек поезды” — район дәваханәсенә бармыйча, өй янында комплекслы тикшерү узу өчен менә дигән мөмкинлек булды. Акция барышында белгечләр тарафыннан 2354 кабул итү, 4298 тикшерү уздырылган. Күчмә Сәламәтлек үзәгендә 519 кеше узды; 317 хатын-кыз – маммография, 479 пациент флюорография узган. Күчмә ФАП 594 кешене кабул итте.
Урындагы халык өчен мондый акция - чын коткару. Пациентларның бер өлеше район үзәк дәваханәсенә исәпкә куелган, барсына да дәвалану тәгаенләнгән. Авыл кешеләренең профилактика максатында менә шушылай, елына бер тапкыр комплекслы тикшеренү үтүе мөһим. Берьюлы берничә белгеч узу мөмкинлеге вакытны гына саклап калмый, җитди авы- руларны башлангыч этапларда белергә дә, өзлегүләрдән вакытында котылырга, халык сәламәтлеген сакларга, гомерен озынайтырга мөмкинлек бирә.
Кужбахты авылында эшкә йомгак ясалып, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Разидә Гатауллина белгечләр десантына Илеш районы халкына күрсәткән медицина ярдәме өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, мондый проектларның сыйфатлы медицинаны чын мәгънәсендә үтемле итүен билгеләп үтте. Эш тәмамлангач, табиблар Кужбахты авылында СВО музеен карады.