Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
27 июль 2025, 08:00

Матурлык - аны күрә белүче күзләрдә һәм тудыручы кулларда

Тырыш, уңган, тату гаиләләр районыбызның йөзек кашы булып тора. Шундый гаиләләрнең берсе белән якыннанрак таныштык. Капка төбеннән үк пөхтәлек, матурлык белән каршы алган йортның хуҗалары - Түбән Яркәйдә яшәүче Эльмира һәм Фаяз Гыйлмуллиннар.

Матурлык - аны күрә белүче күзләрдә һәм тудыручы куллардаМатурлык - аны күрә белүче күзләрдә һәм тудыручы кулларда
Матурлык - аны күрә белүче күзләрдә һәм тудыручы кулларда

Гаилә башлыгы Аккүз авылында Мөзәллия һәм Фәрит Гыйлмуллиннарның күп балалы гаиләсендә дөньяга килә. Эльмира Югары Яркәйдә Земфира һәм Назыйм Хәертдиновлар гаиләсендә икенче бала булып аваз сала. Фаяз Фәрит улы Себер якларында “Газпром” җәмгыятендә хезмәт салып, лаеклы ялга чыга. Эльмира Назыйм кызы “Добро” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге дәүләт автономияле коммерция булмаган оешмада социаль эшләр буенча белгеч булып эшли.

Гыйлмуллиннар 1997 елда гаилә учагы кабызалар. Ике балага гомер биреп, олы тормыш юлына чыгаралар. Уллары Нияз ТРның Алабуга шәһәрендә инженер булып эшли. Кызлары Элина гаиләле, күптән түгел тормыш иптәше Иван белән онык бүләк иткәннәр.

Гыйлмуллиннарның хуҗалыкларына аяк баскач, үземне гөл-чәчкәләр патшалыгына эләккәндәй хис иттем. Шушында ук беренче соклану катыш соравым да туды: «Ничек итеп шулкадәр матурлыкны тудыра алдыгыз, барысына да кайчан җитешәсез?» Эльмира ханым исә тыйнак кына «Яратып эшләсәң, өлгерәсең инде. Алар миңа сулар һава кебек кирәк бит», - дип җавап бирде.

Капканы ачуга үзеңне болынга аяк баскандай итеп хис итәсең. Аллы-гөлле төсләрдән күзләр камаша. Беренче адымны атлау белән сине төрле төстәге петунияләр каршы алса, арытаба инде берсеннән-берсе матуррак, гүзәлрәк чәчкәләр диңгезенә ”чумасың”… Төрле әкият персонажлары, урман җәнлекләре, кулдан ясалган ләкләкләр, беседка, атына торган таган - болар барысы да матурлык өстәп тора. Гөлләрнең, чәчкәләрне күпчелеге Эльмира ханым үзе үргән савытларга утыртылган.

Дөресен әйтергә кирәк, алар ихатасындагы матурлык бер көндә генә барлыкка китерелгән түгел, ә еллар дәвамында чәчкә үстерү буенча тупланган тәҗрибә, осталык, барыннан бигрәк, Эльмира Назыйм кызы белән Фаяз Фәрит улының уртак тырышлыгы нәтиҗәсе, гүзәл җимеше.

Чәчкәләрне, яшелчәләрне утырттың да эше бетте дигән сүз түгел бит әле, күпме аларны тәрбияләргә кирәк.

- Мин бала чактан ук чәчкәләр, бакча үстерү белән кызыксынып үстем. Чөнки әнием гөлләр, чәчәкләр үстерергә яратты, мине серләренә төшендерде. Туган йортымның бакчасын бүген дә төрле төстәге гөлләр бизи. Кайда гына барсам да, беренче булып чәчкәләргә күзем төшә һәм үземә охшаганның чәчкә үсентесен, яисә орлыгын алмыйча китмим. Хәзер бит мөмкинлекләр зур – интернет аша да эзләнәм, укыйм. Әгәр безнең шартларда үсәргә яраклашса, юллап кайтару хәстәрен күрәм.

Балалар читтә яшәгәч, үзебез дә еш кына юлда булабыз. Узып барышлый күргән матурлыкка тукталмый калмыйбыз. Фотога төшереп алам да, кайткач фантазиямны кушып, кайчак интернетны файдаланып үзем сыннар ясап, киптереп, буяп куям. Моның өчен ком да, цемент та һәрвакыт кул астында. Тормыш иптәшем Фаяз - матурлыкка гашыйк кеше. Һәр уемны аңлап, хуплап ала. Иң олы ярдәмчем ул, идея минеке булса, барысы да аның алтын куллары белән эшләнә, - ди бакча эшләүдән ямь дә, күңел тынычлыгы да тапкан Эльмира Назыйм кызы.

Уңган хуҗаларның теплицасында помидорлар пешеп утыра, кыяр белән таш-кабаклар мул уңышлары белән сөендерә. Сеткага элеп үстерелгән арбуз да зур булып үскән, өлгереп килә.

Бакчаның бер ягында җиләк-җимеш агачлары урын алган. Кызарып пешкән җимешләре белән ымсындырып торган чиядән соң арырак карлыган, кура җиләге куаклары, виноград тезелеп үскән. Һәрберсе җимешле. Абрикос агачы да яхшы гына үсеп киткән.

Арырак бер почмакта шушы гүзәллеккә сокланып карап ял итәр өчен аерым зона булдырылган. Фаяз Фәрит улы үз куллары белән беседка, таган, атынгыч эшләгән. Зәвыклап сырлап барлыкка китерелгән һәр әйбереннән күңел җылысы бөркелә. Бу матурлыкларны тормышка ашыру өчен гаилә башлыгының мастерское да янда гына. Анда бар кирәкле инструмент бар, һәрберсенең - үз урыны, үз киштәсе. Мондагы тәртипне күреп, Гыйлмуллиннарның эшсөючән гаилә булуына тагы бер тапкыр инандык.
Унган гаилә күпләп кош-корт та асрый.
Әлеге вакытта алар беренче оныклары Арьяна өчен балалар мәйданчыгы булдырырга планын, эскизын төзиләр.
Дөньяларын матур, нурлы иткән Эльмира белән Фаяз Гыйлмуллиннарга ничек сокланмыйсың инде.

Лира ГӘРӘЕВА.

Матурлык - аны күрә белүче күзләрдә һәм тудыручы кулларда
Матурлык - аны күрә белүче күзләрдә һәм тудыручы кулларда
Матурлык - аны күрә белүче күзләрдә һәм тудыручы кулларда
Матурлык - аны күрә белүче күзләрдә һәм тудыручы кулларда
Матурлык - аны күрә белүче күзләрдә һәм тудыручы кулларда
Матурлык - аны күрә белүче күзләрдә һәм тудыручы кулларда
Матурлык - аны күрә белүче күзләрдә һәм тудыручы кулларда
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас