

Капка алдында ук тәртип, тәрбия, пөхтәлек һәм, әлбәттә, матурлык күзгә чалына. Гүзәллекне үз куллары белән тудырган гаиләнең уңганлыгына сокланмау мөмкин түгел. Яшелчә-җимеш бакчасында да тәртип. Ярылырдай булып җитешкән кәбестәләре, кишерләре, суган, помидор-кыярлары әле үк мул уңыш белән сөендерә. Алар да тәрбияне, карауны ярата шул.
- Ел матур килгәндә алмалар да күп була. Крыжовник, кызыл, кара карагат ел да әйбәт уңышы белән куандыра. Үзебезгә җитәрлек җыеп алабыз. Гөлләрне җәй көне тышка чыгарып утыртам да, шаулап үсеп китә. Әллә күпмеләрен кешегә бирдем, - ди Фәйрүзә Фәрит кызы чәчкәләре турында сөйләп.
Агач эшенә, эретеп ябыштыруга оста хуҗа төрле материаллардан ләкләк, күбәләк, матур савытлар эшләп куйган. Йортларында бар нәрсә дә төзек, караулы. Зур һәм иркен өйләрендә дә бар җирдә тәртип, барлык уңайлыклар булдырылган. Биредә дә һәр бүлмәдә шаулап гөлләр үсә.
“Йорттагы матурлыкны кем тудыра” дигән сорауга Фәйрүзә ханым: “Икебез дә инде. Бер кеше нәрсә эшли ала. Бергәләп тырышсаң гына матур итеп яшәп була. Без бар эшне дә икәүләп эшлибез”, - ди.
Шириевлар икесе дә лаеклы ялда. Фәйрүзә Фәрит кызы Игмәт авыл мәдәният йортында - мәдәни оештыручы, Рәүф Фәнит улы Семилетка поселыгында торак коммуналь хуҗалыгында баш инженер булып эшләгән.
Өч балага – Руслан, Динар, Флизәгә гомер һәм күркәм тәрбия биреп үстергәннәр. Биш оныклары үсеп килә. Алар нәнәсе белән картәтиләрен төрле уңышлары белән сөендереп тора.
Лира КӘБИРОВА.