

Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, тизлек режимын саклау, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучыларның авария-хәвефле участокларда дисциплиналылыгын тәэмин итү максатыннан, юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын теркәүнең күчмә комплексларыннан файдалана, алар автомат режимда эшли. Мондый мобиль приборларны куллану машина йөртүчеләрне контрольдә тоту өчен куәтле чара булып тора.
Шуны да исегездә тотыгыз, спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утырмасак иде. Руль артына спиртлы эчемлек кулланып утырган водительләр турында Башкортстан Республикасы буенча ышаныч телефонына 8(347)279-32-92 шалтыратуыгыз сорала.
Хөрмәтле водительләр! Россия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлегенең дәүләт автоинспекциясе иртәнге якта водительләрне массакүләм тикшерүләр, шулай ук җомгадан якшәмбегә кадәр атна саен рейд чаралары үткәрелүе турында хәбәр итә. Әлеге чаралар район территориясендә аварияләрне булдырмауга юнәлтелә.
Исегездә тотыгыз, дөрес сайланмаган хәрәкәт тизлеге - юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләренең берсе. Үз-үзегезнең һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышын саклагыз!
Гөлнара ӘЛТАПОВА, ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты.