Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
1 август 2025, 11:00

СЕҢРӘН АВЫЛЫНА – 785 яшь

Бүген безнең редакциядә - педагогика фәннәре докторы, Казан Федераль университетының профессоры, Пётр I исемендәге Фән һәм сәнгать Академиясе (Санкт-Петербург) академигы Фәрит Габделгазиз улы ЯЛАЛОВ. Бүгенге сөйләшү Сеңрән авылының тарихы турында бара. Ишетеп белүебезчә, Сеңрән авылы борынгы, ә аның халкы бик укымышлы булган. Илебезгә Сеңрән авылыннан дүрт профессор чыгуы да шуңа ачык мисал.

СЕҢРӘН АВЫЛЫНА – 785 яшьСЕҢРӘН АВЫЛЫНА – 785 яшь
СЕҢРӘН АВЫЛЫНА – 785 яшь

- Фәрит абый, сез профессиональ белемегез буенча физик һәм математик булуга карамастан, үз авылыгызның тарихы белән дә бик кызыксынасыз. Шул турыда бераз сөйләшик әле.

- Әйе, мәктәп елларында мин физика һәм математика фәннәре белән бик мавыга идем. Үз гомеремдә физика һәм математика фәннәрен мәктәп һәм университет программалары буенча 50 елдан артык укыттым. Беренчедән, бу фәннәр үзләренең төгәллеге белән миңа бик охшый. Икенчедән, физика һәм математика законнары – фундаменталь булулары белән тел фәннәреннән аерылып тора. Алар безнең көндәлек тормышыбызда, төзелеш һәм техника өлкәсендә, информатикада, хәтта космоста да төгәл үтәлә. Тарих фәне бөтенләй икенче ни- гездә корылган, аның үз логикасы һәм ысуллары бар. Тарих фәнендә төгәллек белән ихтималлык арасындагы баланска ирешү җиңел эш түгел. Шуңа күрә дә тарихчылар телендә «ихтимал» (вероятно), «мөмкин» (возможно) дигән төшенчәләр күп кулланыла.Төгәл фәннәрнең ысуллары тарих һәм археология фәннәрендә дә шактый урын алып тора.

- Тарих фәннәре докторы, Казан Федераль университетының профессоры, Татарстан фәннәр академиясең мөхбир әгъзасы Әзһәр Гатаулла улы Мөхәммәдиев белән сез бит авылдашлар. Өстәвенә, ун елдан артык КФУ-да эшләгән чорда сез коллегалар булгансыз. Әзһәр абый белән Сеңрән авылының тарихы турында сезнең нинди багланышлар булды, шуның турында сөйләгез әле.

- Әзһәр Гатауллович Советлар чорында нумизмат буларак дөньякүләм танылган галим икәнлеген әйтеп китәргә кирәк. Ул борынгы Хорезм дәүләтендә куллануда булган 30 меңнән артык тәңкәләрне җентекләп өйрәнеп Туран алфавитын өр-яңадан төзегән тарихчы. Ә Туран алфавиты нигезендә Әзһәр абый төрки кабиләләрнең Рун язуларын аңлау дәрәҗәсенә ирешә (расшифровка древне-тюркской рунической письменности). Иң мөһиме, профессор Мөхәмәдиев XX гасырлар ахырында Казан тарихын өйрәнгәндә табылган артефактларга таянып, Казанның 1000-еллык шәһәр булуын иң беренчеләрдән булып исбат итүче атаклы археолог.

- Әзһәр Мөхәммәдиев белән сез кайчан күрештегез соң? Археологик казулар үткәрү кирәклеге турында фикер сезгә кайчан килгән иде?

- Әзһәр абый турында бик күптән авылыбызда ишеткән идем. Шулай булса да, без аның белән беренче тапкыр Казанда конференциядә очраштык, бу 1992 ел иде. Ул вакыт минем Түбән Кама шәһәрендә татар гимназиясе төзү белән шөгыльләнгән чагым. Сөйләштек, контактлар белән алмаштык, шуннан соң инде Казанга барган саен аның янына – университетка кагыла торган булдым. Аның эшләгән урыны КГУ-ның икенче бинасында 12-нче катта археология музеенда булды. Ә Казан артында Кадышево дигән авылда Әзһәр абыйның бик матур дачасы бар. 1998 елда ул мине шунда кунакка чакырды. Авылыбызның тарихын өйрәнү, археологик казулар үткәрү турында Әзһәр абый белән шунда бөртекләп сөйләшкән идек. Ул миңа: «Әле Казанның 1000-еллыгы турындагы материалларны тәртипкә китерәсем бар. Биш ел дәверендә казып табылган материаллар буенча документаль отчёт эшлисем бар, менә шуннан соң Сеңрән тарихына тотынырбыз, дускаем», - дип әйтеп куйды. Шул сәбәпләр аркасында, конкрет эшкә тотыну тиз генә була алмады, әмма ул сүзендә торды. 2003 елда, ниһаять, Әзһәр Гатауллович Казан дәүләт университетының яшь археологларын казулар үткәрү өчен авылга алып кайтты.

- Сеңрән авылында борынгы каберлектә археологларның казу эшләре алып барулары турында мәгълүмат районыбызда таралган иде, әмма ул миңа бик күптән булган кебек.

- Әйе, бу хәлләрдән соң иде 21 ел вакыт үтте. Без, Әзһәр абыйның дуслары, туганнары, авылдашлары, гомумән, татар халкы, зур югалту кичердек. 2018 елда Әзһәр абый безнең арабыздан бакыйлыкка китеп барды. Аның ачышлары, күрсәткән хезмәтләре берничә китап булып басылып чыкты. Бүгенге көндә горурлык хисләре белән әйтә алам, профессор Мөхәммәдиевның Сеңрәндә үткәргән археологик казулары бик уңышлы килеп чыкты, монда халкыбызны кызыксындырган күп сорауларга җаваплар табылды.

- Археологик казу эшләренең конкрет нәтиҗәләре нинди булды соң?

- Кыска гына итеп әйтсәк, казу вакытында табылган артефактлар шуны күрсәтте: каберлектәге мәетләрнең күмү вакытлары XIV гасырның урталарына туры килә, ягъни, 1350 еллар. Әмма үлгәнче бу кешеләр берничә дистә еллар элек яшәгәннәр. Сеңрән авылына нигез салу датасын Әзһәр абый Батый-Хан гаскәрләренең һөҗүмнәре белән бәйли иде. Билгеле булуынча, безнең ата-бабаларыбыз Болгар ханлыгына караган Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгындагы Сеңрән дигән кабиләдә яши торган булалар. Әмма, 1236-1239 елларда Батый-Хан армиясе Болгар ханлыгын тар-мар итә. Бу коточкыч хәл җирле халык өчен зур фаҗигага әверелә. Шул сәбәпле, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында яшәүче Сеңрән кабиләсенең бер өлеше, Әзһәр Гатауллович фикеренчә, 1240 елларда хәзерге Сеңрән җирләренә күчеп урнашкан.

- Авылга 1240 елда нигез салынган булгач, быел Сеңрәнгә – 785 яшь була. Мондый зур яшьне якын-тирә авыллар тарихында әле ишеткәнебез юк. Авыл өчен 785 ел бик олы яшь, ә халкыбыз өчен – зур вакыйга. Бу тарихи ачыш районыбызның «Маяк» гәзите битләрендә басылган бер әңгәмә булып кына калырмы? Әллә бу датаны берәр төрле мәңгеләштерү юлы бармы?

- Сеңрән авылы тарихы турында мәгълүмат беренче тапкыр 2011 елда Әзһәр Мөхәммәдиевның Казанда басылып чыккан «Новый взгляд на историю гуннов, хазар, Великой Булгарии, Золотой Орды» дигән монографиясендә дөнья күргән иде. Аннан тыш, 2019 елда Сеңрән авылының имам-хатибы Рәлиф Камаловның «Сеңрән авылы тарихы» дип аталган саллы китабы Уфа шәһәрендә басылып чыкты. Бу китапта авылыбызның тарихы турында бик күп мәгълүмат тупланган, тарихи карталар, мөһим чыганаклар, фотосүрәтләр урнаштырылган. Атаклы археолог Әзһәр Мөхәммәдиевның хезмәтләренә таянып билгеләнгән бу дата китап һәм гәзит битләрендә генә калмас, әлбәттә. Датаны мәңгеләштерү кирәк булачак, чөнки бу зур тарихи вакыйга. Авылыбызга килгән-киткән кешегә әллә каян күренеп торган стелла куелыр дип өметләнәм. Анда зур хәрефләр белән: Сеңрән авылына 1240 елда нигез салынган – дип язылыр.

- Фәрит абый, куйган максатларыгыз тормышка ашсын иде, халкыбызның бүгенгесе һәм киләчәк буыннары турында уйлап, кайгыртып йөрүегез, тирән мәгънәле әң- гәмә коруыгыз өчен зур рәхмәт.

Әңгәмәдәш Лира ГӘРӘЕВА.

СЕҢРӘН АВЫЛЫНА – 785 яшь
СЕҢРӘН АВЫЛЫНА – 785 яшь
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас