Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
2 август 2025, 08:00

Елмаюы да дәвалый

“Маяк”ның 3 июльдә беренче битендә 33 ел хезмәте тиешле бәя алган район үзәк дәваханәсе табиб-терапевты Илфат Билалов турында укып, аның өчен бик шатландым.

Елмаюы да дәвалыйЕлмаюы да дәвалый
Елмаюы да дәвалый

Әбү-Гали–ибн-Синаның “Дәвалауда өч чара бар: сүз, үлән, пычак” дигән әйтеменә иң беренче “елмаю”ны куярга була. Илфат Тимерзаһит улының изгелек бөркелеп торган елмаюлы әлеге сүрәтен алдыңа куеп карап торсаң да, бер дарусыз тереләсең дияр идем. Чөнки ул Әбү-Гали–ибн-Сина әйткән беренче чараны эшкә кушканчы ук, авыру күңелендә терелүгә өмет уята. Ачык күңелле, мөлаем карашлы, ипле, йомшак итеп сөйләшүче, нурлы йөзеннән ихлас елмаю балкып торган табиб, әлбәттә, кешеләрне шунда ук үзенә җәлеп итә, аларда ышаныч тудыра, борчылу, курку хисләрен тарата. Аның яныннан чыккач, үзеңне шулкадәр җиңел һәм рәхәт итеп хис итәсең, сине күз карашы белән генә түгел, ягымлы тавышы белән дә дәвалавына инанасың. Халык арасында абруй яулаган ак халатлыга уңышлар гына юлдаш булсын дигән теләктә калам.

Мәгъдүт РӘҖӘПОВ. Яңа Күктау авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас