

Уфа медицина училищесын тәмамлап кайткан кызның хезмәт кенәгәсендә һөнәре турында бер генә язма бар. Фельдшер белгечлеге алган кыз баш аягы белән эшкә чума-Илеш авылында беренче хезмәт юлын башлый. Шәммәт авылы егете Рәсил Фоат улы белән күркәм гаилә учагы кабызып җибәрәләр. Дүртөйле шәһәренә күченеп, Ильфира Фәвис кызы биредәге дәваха- нәдә шәфкать туташы булып эшли. Гариповлар гаиләсе 1993 елда кабат Шәммәткә кайтып төпләнә. Шушы еллар эчендә күпме йокысыз төннәр, авыруның сәламәтлеге өчен борчылулар, хезмәтеңнең җимешен - савыккан кешеләрне күреп, шатлыктан тамган күз яшьләре булганын ак халатлы үзе генә беләдер.
Шәммәт фельдшер-акушерлык пунктыннан бер вакытта да кеше өзелеп тормый. Авыл кешесе диабет белән авырса да, кан басымы күтәрелсә дә, бармагына шырпы казалса да, дару кирәк булса да, егылып аяк-кулын имгәтсә дә монда йөгерә. Чөнки авырлык килгән, гомерең кыл өстендә торган чакта бар өмет - авыл халкы өчен бердәнбер табиб булган Ильфирада гына. Ул Кыпчак һәм Шәммәт авылларында яшәүче 200 кешегә хезмәт күрсәтә, шуларның 24е - 17 яшькә кадәрге балалар, 87 се пенсионерлар. Сабыйларны һәм авыр чирлеләрне өй буенча йөреп карап чыгу, профилактик тикшеренүләр һәм медицина процедуралары – боларның барысы да профессиональлек, сабырлык һәм мәрхәмәтлелек таләп итә. Өлкән буын кешеләре һәм кечкенәләр белән дә уртак телне бик тиз таба фельдшер. Табибка кабул итүгә яза, диспансерлаштыруның беренче этабын үткәрә, экг төшерә, кан анализы ала, яңа туган сабыйларга планлы рәвештә прививка ясый һ.б. 30 елдан артык эшләү дәверендә һәр пациентының авыру тарихын биш бармагы кебек белә ул, моның өчен медицина картасын алып карау да кирәк түгел. Бу гаҗәп түгел, Ильфира Фәвис кызын гаилә докторы дияргә дә була, чөнки бик күпләре инде туганнан алып аның күзәтүе астында үсәләр. Ул эшли башлаганда туганнары үзләре дә утыз яшькә җиткәннәр бит хәзер. Аларның балаларын үстерергә дә ярдәм итә. Аккүзгә, Кенәз-Елга авылына чакырып килүчеләрне дә кире какмый ул. Тәҗрибәле фельдшер аларның һәрберсен игътибар белән тыңлап, беренче ярдәмне күрсәтә, киңәшләрен бирә. “Чыннан да, көне буе эшләп кайткач та, шалтыратуга, кичме, төнләме, суыктамы, яшенле яңгырмы, куйган камырын, пешкән ашын, юа башлаган керен калдырып, хәтта үзе авырып ятканда да, беркайчан да эшем бар тормый, берсүссез авырулар янына чыгып йөгерә”, - ди аның турында авылдашлары горурланып.
Тормыш иптәше Рәсил белән өч балага гомер бүләк итеп, күркәм дөнья корганнар. Гаилә башлыгы Әфгастанда хезмәт иткән яугир-интернационалист, башта “Сөн” хуҗалыгында, арытаба озак еллар Себер якларында эретеп ябыштыручы һөнәрен башкарган, хәзер лаеклы ялда. Олы уллары Рәнүз гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәрендә яши, кызлары Ленара белән Илнара әнисе юлын сайлаганнар-Дүртөйле һәм Туймазы якларында халык сәламәтлеге сагында торалар.
Тырыш хезмәт эзсез узмый. Күп санлы Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары арасында Ильфира Фәвис кызы өчен иң кадерлесе - төрле елларда лаек булган «Иң яхшы ФАП», «Иң яхшы фельдшер» исемнәре, «Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе. Гап-гади авылның гап-гади фельдшерының югары профессионализмы, осталыгына ачык дәлил бу.
Лилия ЙОСЫПОВА.