Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
3 август 2025, 06:00

Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар

Район төзелүнең 90 еллыгы уңаеннан: тарих битләрен барлаганда Илеш якларының үткәне катлаулы һәм ул төрле вакыйгаларга бай. Гәзитнең бүгенге саныннан башлап, районның юбилеена багышлап туган як тарихы буенча материаллар урнаштырылачак. Аларны укыгач туган фикерләрегез, район тарихына өстәмәләрегез белән уртаклашырсыз, дип ышанабыз, хөрмәтле райондашлар.

Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге барДанлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар
Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар

ХIХ гасырның 60-70 елларында үткәрелгән буржуаз реформалар Илеш якларына берникадәр үзгәрешләр алып килгән. Авыллар икътисади яктан ныгый төшкән, үзара бәйләнеш һәм сәүдә җанлана барган. Кешеләрнең рухи дөньясында яңарыш сизелә башлаган.

1869 елның 20 февраленнән алып, башкорт җирләрен сатып алу һәм тарату патша властьлары тарафыннан тулысынча законлаштырылган. Бу хәл исә сыйныфларның бүленүен тагын да кискенләштергән. Сыйнфый аермалыкның көчәюен 1915 елда Бөре өязе буенча алынган мәгълүматләр дә раслый.

Мәсәлән, ярлы хуҗалыклар барлык хуҗалыкларның 54,6 процентын тәшкил итүгә карамастан, алар карамагында чәчү җирләренең нибары 19,6 проценты гына булган. Кулаклар, сәүдәгәрләр һәм руханилар хуҗалыклары исә 12,3 кенә процент булуга карамастан, аларга барлык чәчүлек мәйданның 41,1 проценты туры килә.

Безнең якның кара туфраклы, уңдырышлы җирләре, урман-сулар чит ил колонистларын һәм якын-тирә сәүдәгәрләрне дә үзенә тарткан. Алар җирләрне иң элек сатып, ә соңыннан басып ала башлаган. Немец алпавытлары Мердер, Готлунд, Глокбэр, Нейман, Динь исемнәре бу чор белән ныклы бәйләнгән.

Мердер хәзерге Дөмәй авылыннан алып, 5-6 участок авыллары арасындагы йө- зәрләгән десятина җирләрне һәм урманнарны биләгән. 5-6 участок исеме (хәзерге Ибраһим) шул вакытта земство тарафыннан бирелә.

Югары Яркәй авылында туып-үскән, сугыш һәм хезмәт ветераны Фәрхетдин агай Ямалетдиновның (мәрхүм) ул еллар турында истәлеге сакланган:

- Мердер исемле боярның хәзерге Иске Күктау авылы янындагы “Ивановка” утарына без ялланып эшләү өчен бара идек. Җир егәрле атлар, сабаннар белән эшкәртелә. Урганда һәм сукканда бояр машина куллана иде. Хуҗалыгында якын-тирә авыллардан килгән дистәләрчә ярлы-ябагай ярты хакка дөньясын көтәләр.

Немец колонисты соңрак ак гвардиячеләргә корал биргәне өчен Чеверев отряды тарафыннан кулга алына һәм Югары Яркәй авылы янындагы “Туры тау” итәгендә (Йонны авылы яклап) хатыны белән атып үтерелә.

Мердер кебек зур җир биләүчеләрдән Аксель Вольдмар Готлунд исә 1911 елда Дөмәй байлары Латыйповлардан җир сатып алып, хәзерге Чакмагыш районына кергән Әхмәт авылы тирәсендә “Кылыч тау”ның төньяк-көнбатыш өлешендә үзенә имение салдырган.

ХIХ гасырның 70 нче елларында Агыйдел елгасында беренче пароходлар һәм баржалар йөри башлау безнең якларның сәүдә үсешенә , алыш-бирешнең киңәюенә, яңа базарларның барлыкка килүенә китергән.

Шушы гасыр башында I гильдияле Бөре сәүдәгәрләре Груздевлар Базы һәм Сөн елгалары буенда кечкенә җир сатып алып, анда су тегермәннәре, ашлык суктыргыч машиналары корып эшләткәннәр.

Соңыннан, ягъни байый төшкәч, Яңа Аю авылы янында, Агыйдел ярында, пристань төзегәннәр. Груздевлар якын-тирә авыл крестьяннарыннан ашлык сатып алып, аны баржларга төяп, илнең үзәк районнарына һәм хәтта чит илләргә илтеп сатканнар. Илеш авылы янында Сөн елгасына су тегермәннәре корып, ашлык тартканнар, ак он сатканнар. Аннан күпләп табыш алганнар.

Андреевка авылы янында шулай ук ашлык өчен пристань булдырыла. Аның хуҗасы – Тарас Тяктев. Тихон Рубцов - ак күмәч, Зориннар тире, ит, мануфактура һәм көндәлек куллану товарлары белән сату итсә, Мухин, Пошехоновлар кабак тота, аракы белән сату итә.

Төп сәүдә, алыш-биреш урыннары булып базарлар һәм ярминкәләр тора. Аларда мануфактура, чәй, шикәр, мал-туар, кием- салым, урындагы кустарьлар эшләгән йорт кирәк-яраклары белән сату иткәннәр. Базар һәм ярминкәләр шулай ук кешеләрнең үзара аралашу, фикерләшү, яңалыклар белән уртаклашу урыны да булып торган.

Андреевка, Дүртөйле, Байсар, Иске Дөмәй һәм Абдулла авыллары базарлары тирә-якта дан алган. Аларда зуррак авыллардан гына түгел, якынрак шәһәрләрдән дә сәүдәгәрләр сату иткән. Бу базарлар арасында Абдулла базары аеруча игътибарга лаек. Аның турындагы мәгълүматләр 1959 елдагы “Башкорт АССРның тарихи очерклары” дигән китапта да бар.

Тамак ялына булса да көн үткәрү максаты белән ярлы крестьяннар урындагы байларга һәм сәүдәгәрләргә ялланып эшләү белән генә чикләнмәгән, алар эш эзләп читкә дә чыгып киткән. Шахта, алтын приискалары, балык промыселлары безнең якларның ярлы-ябагае белән тулган. Мондый урыннарны ул елларда “отхожие промыслы” дип атап йөрткәннәр. Читкә чыгып эшләүчеләр башка губерналарда ялланып печән чапкан, ашлык урган, урман кискән, дегет куган, сал агызган. Приискаларда һәм шахталарда алтын рудасы һәм ташкүмер чыгарганнар. Донбасс шахталарына барып ташкүмер чыгаручылар турында халык арасында төрле сүз йөргән. Төрле риваятьләр, мәзәкләр, халкыбызның “Шахта көе” шул дәвер шаһитләре. Бөре өязенә кергән Андреевка, Илеш һәми Исмаил волостьлары халкы арасында читтән бәхет эзләү аеруча киң таралган.

Безнең як авыл халкының вак кустарьлык белән шөгыльләнүчеләре турында берничә сүз әйтми булмый. Югары Яркәй, Байсар, Дүртөйле авыл базарларында Октябрь революциясенә кадәр һәм аннан соң да озак еллар буенча кустарьлар ясаган әйберләр күпләп сатылган. Әгәр Андреевка якларында агач мичкә, чиләк, көянтә, чана, акбур, чабата, чыпта, сугылган киндер әйберләре җитештерсәләр, Исәмәт, Сеңрән якларында ат арбасы, тәгәрмәч, чана, төрле кәрзиннәр, агач тырма, көрәк, камыт ясау, йон тетү һәм киез итек басу белән шөгыль- ләнгәннәр. Балчыктан ясалган савыт-сабаларны, уенчыкларны Минзәлә, Бакалы, Дүртөйле якларыннан китереп сатканнар.

Кием тегүчеләр, тире иләүчеләр, пыяла куючылар, самовар төзәтүче, киез итек басучылар авылдан-авылга йөреп, кәсеп иткән.

Территориаль-административ идарә итү ягыннан хәзерге Илеш районы Уфа губернасының Бөре һәм Бәләбәй өязләренә караган Илеш, Андреевка, Исмаил, Корыч (Үрмәт, Кадер, Сеңрән һәм башка шул як авыллар), Имәнлекул (Манчар, Бишкурай, Иләкшиде), Каръяуды (Дөмәй, Сүлте) волостьлары территориясендә урнашкан.

1914 елның август ае башында илгә зур афәт килә. Беренче бөтендөнья сугышы башлана. Кайгы-хәсрәт, ачлык, бөлгенлек бөтен кискенлеге белән килеп баса.

Безнең яклардагы мәгърифәтчелек үсеше капитализм адымнары һәм 1905-1907 елгы беренче урыс революциясе йогынтысы белән билгеләнә.

(Дәвамы бар).

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас