Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
3 август 2025, 09:00

Тормыш сикәлтәләре

Төн буе әйләнгәләп чыкты Миңсылу карчык, әллә нинди болганчык төшләр күреп арып бетте, иртәнгә таба гына йокыга китте. Ул уянганда өй тып-тын, бүлмә кояш нурлары белән тулган иде.

Тормыш сикәлтәләреТормыш сикәлтәләре
Тормыш сикәлтәләре

Шушы тынлык белән хушланып, төнлә күргән төшләрен исенә төшерергә тырышса да, берсен дә юньләп күзаллый алмады. Ярар, Миңсылу, кояш чыкканда гомердә булмаганны йоклап яту килешмәс, торырга кирәк дип, торып утырды карчык. Иртәнге догасын укып, аш бүлмәсенә чыкканда өйдә беркем дә юк, килене Гөлгенә белән улы Сабир эшкә киткәннәр иде инде. Бары тик оныгы Хәбир генә һаман тәмле итеп йоклап ята. Чәйнеген газ плитәсенә куйды да тавыклары янына чыгып китте. Шул күкәйбикәләренә җим салып кермәсә, иртәнге чәй эчүе эчү булмый аның. Ишек алдына чыгу белән күңелен бер төрле хозурлык биләп алды. Бераз җиләсрәк кояшлы җәйге иртә җанына рәхәтлек өстәп, төнлә күргән болганчык төшләрен бөтенләй оныттырды. Яшел үләндә кыткылдый-кыткылдый тибенеп йөргән бер көтү тавыкларының аны күргәч, йөгерешеп каршысына килүе бу халәтне тагын да көчәйтеп җибәрде. Ә тавыклар тирәсендә күкрәген кирә биреп тапанган кып-кызыл кикрикле әтәчен аеруча ярата карчык. Әле дә әтәченең аны күргәч сәламләгән кебек яңгыратып кычкырып җибәрүе күңелен җилкетеп куйды. Аллаһыга шөкер, күк йөзләре аяз, илләр тыныч, гел генә шулай була күрсен инде. Тавыкларына җим салып керүгә чәе дә кайнаган, оныгы Хәбир дә торып утырган.

Картый, нигә уятмадың, малайлар белән балыкка барырга сөйләшкән идек бит, - диде ул еларга җитешеп.

Ярар, улым, әле сине чакырып килүче күренмәде, башка малайлар да йоклагандыр. Әйдә, әниең пешергән тәмле коймак белән чәй эчик, - диде Миңсылу карчык чынаякларга чәй агыза – агыза.

- Минем коймак ашыйсы килми, - диде малай иркәләнеп.

- Ә нәрсә ашыйсың килә соң, улым?

- Берәр тәмле әйбер.

- Соң, әнә сөт өсте белән ипи ашарсың.

- Аны да ашыйсы килми.

Кайчак бигрәк иркәләнәсең инде, улым, безнең заманда бу ризыклар булса, бик ашаган булыр идек әле.

- Нигә, картый, әллә ипи дә булмадымы?

- Булмаган чаклары да булды.

- Ничек, сөйлә әле, картый.

- Әле син ул хәлләрне аңлап бетермәссең шул, үскәчрәк сөйләрмен ярыймы, улым.

“Әй, бала,бала, без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын инде,” - дип көрсенеп куйды ул эчтән генә. Ничек сөйләсен инде башыннан үткәннәрне аның кечкенә йөрәген җәрәхәтләп? Хәер, оныгы Хәбир дә кабат бу хакта сүз катмады. Ә бит Миңсылу карчык өлешенә сынаулар аз төшмәде...

***

Биленең талып сызлый башлавына түзәрлеге калмагач, беразга башын калкыткан Миңсылу җәйрәп яткан иген басуына караш ташлады. Кояш шактый күтәрелеп, кыздыра башлаган икән. Кояш нурында балкыган сары гарәбәдәй тук башаклар күзләрне сөендерә, уңыш мул булмакчы, исән – имин җыеп алганда, бәлки, халыкка да бераз өлеш чыгар әле. Соң ел буена көтеп алган икмәк бит ул. Барысы да фронт өчен дип тырышсалар да, тылдагыларның да тормышы бер дә җиңел түгел. Авыл кешесенең күбесенең инде күптән бер телем икмәк күргәне юк. Ярый әле бәрәңге, сөт, катык ише ризык белән ялганып баралар, азрак он булса, алабута орлыгы кушып икмәк пешерәләр.Тик аны балачаганың бер дә ашыйсы килми шул. Миңсылуларның да карап торганы шул кәҗә инде. Алай гынамы, инде ничәнче төн күзенә йокы керми. Фронттагы ире Шаһинурдан күптән бер хәбәр юк, өстәвенә, улы Сабирның да язмышы билгесез. Ярты кесә чүпле арыш өчен балакаен ашлык урлаган дип гаепләп кулга алдылар да, хәзер кайдалыгын белми Миңсылу. Район үзәгенә эзләп тә барган иде, күрә алмады улын. Таптылар гаепләр кешене, эшче көче җитми дип, ат сыртыннан күтәрелмәгән малайны эшкә кушып, өлкәннәр белән бертигез эш таләп итсәләр дә, әле буыны да ныгып җитмәгән, бер телем икмәккә тилмереп яшәгән баланы җинаятьче ясау берсенең дә намусына тимәде. Әй әрни Миңсылуның йөрәге, шул бала арба төбенә коелган чүп–чарлы ике учтай арышны кесәсенә салганнан таудай өелеп яткан ашлыкның чите кимер идеме? Бигрәк җәһел инде анавы бригадир Вәсилә, үзе гомергә ир белән бала күрмәгәч, аңлый белмидер инде сабый күңелен.

Кич эштән генә кайтып кергәннәр иде. Көн буе ат арбасына көлтә төяп ташыган улы Сабир кесәсеннән: “Әнкәй бүген шушының белән булса да аш пешереп ашыйк әле,” дип, ике учтай чүпле-чарлы арыш бушаткач, күңеле шомланып куйган иде ананың. Юкка булмаган икән, күп тә тормый капка тавышына тәрәзәдән караса, милиция Сәхипов белән Вәсиләнең кереп килгәнен күреп калды ул. ”Тиз генә төренеп ят,” - дип Сабирга юрган ташлады да, чәркәдәге арышны казан астына тыгып, бер–ике утын кисәге ташлап булышканда чакырылмаган кунаклар килеп тә керде.

- Улыңның кесәсенә арыш тутырганын күреп торганнар, сугыш чорында шундый җинаятькә ничек кулы барган! - дип ябырылды Вәсилә Сәхипов сүз башлаганчы.

- Юктыр, булмаганны, бернинди ашлык та алып кайтмады ул, бик арыган, кайтты да ауды да, - диде Миңсылу, сәкедә төренеп яткан улына күрсәтеп.

- Яле, карыйк әле, ничек йоклый икән улың? - дип, Вәсилә юрганны ачып, малайның күкрәген капшый башлады.

- Менә бит йөрәге чыгардай булып тибә, йоклаган булса, ул тыныч кына сулыш алыр иде.

-Йә, аллам, күрәселәрем бар икән! Бала гына бит әле ул! Инде ни гомер авызына бер балчык ипи кергәне юк, түзәлмәгәндер, арышны шул килеш чәйнәп карарга уйлагандыр. Башка алай кыланмас, калдырыгыз, зинһар, бер юлга, басуга да аяк басмас, - дип Миңсылу, улын аркасы белән аралап калырга теләгәндәй, сәке буена барып басты.

- Сугыш чоры кануны бар кешегә дә бердәй кагыла, аны калдырсаң, башкалар урлаша башламас дисеңме?! - дип, милиция Сәхипов аны бер якка этеп җибәреп, Сабирны тартып торгызды да, өстенә бушлатын, башына кепкасын ташлап, ишектән алып чыгып та киттте. “Әнкәй, мине кая алып баралар? Әнкәй, җибәрмә мине!” - дип, яшь Сәхипов кулыннан ычкынырга теләп, ачыргаланып кычкырган улын озата чыккан Миңсылу капка төбендә җиргә ятып, үләнне тырный – тырный үксеп елап калды. Күпме яткандыр, үзәк өзгеч тавышны ишетеп чыккан күршесе Бибисара күтәреп торгызып, өенә алып кергәндә башы берни аңламастай булып түнгән, ярты төн җиткән иде. “Иреңнең фронтта, ут эчендә булуын да исәпкә алган кеше юк ичмасам, нинди кансызлык инде бу? Бәлки, әле эшне зурга җибәрмәсләр, бала гына бит әле ул, сабырлы бул инде, күршекәем,“ - дип, Миңсылуны үзенчә тынычландырырга тырышты. Тик Миңсылуның нидер әйтергә хәле калмаган иде. Белеп тора ич, Бибисараның да хәлләре җиңелдән түгел, күптән түгел генә иреннән “кара кәгазь” килде, берсеннән–берсе кече өч баласы ятим калды.

Улының язмышы хакында кемнән белешергә дә белми аптырап йөргәндә, авыл советы рәисе Хәмидә Сабирның ярты елга хөкем ителеп, балалар колониясенә җибәрелүе хакында хәбәр китерде. Әй өзгәләнде Миңсылу, ашавын да, йокысын да онытты. Их,язмыш, язмыш, нигә шулай рәхимсез соң син? Аның керсез йөрәгенә нигә генә шундый яра салырга иде? Барысына да шул каһәр төшкән сугыш гаепле, бары тик сугыш! Балалар колониясе төрмә дип йөртелмәсә дә, балалар йорты да түгел. Инде ниләр генә булыр да, улының өлешенә нинди сынаулар төшәр? Күпме уйласа да, уйларының очына чыгалмый ул, йөрәк әрнүләрен авыр эш кенә оныттырып тора. Әле дә уйлар диңгезенә чумган Миңсылуны бригадир Вәсиләнең тупас тавышы ушына китерде: “Нәрсә карап каттың, нормаңны мин үтәрменме әллә? Тегендә Бибисарасы җиргә сузылган! Кара инде боларны, бөтенләй эшләрен онытканнар!”

Миңсылу аңа бер генә әрнүле караш ташлады да күршесе Бибисара ягына борылды. Ул мескенем җиргә тезләнгән дә башын көлтәсенә терәгән, бәлки, авырып киткәндер. Тик хәле беркемне дә кызыксындырмый шул, өйдә ач утырган өч баласын да уйлаган кеше юк. Ярый, хәерле булсын. Шулай дип тагын урагын кулына алды Миңсылу. Бераздан төшке ашка туктарга кушкан тавыш яңгырады. Кара тиргә төшкән хатын–кызлар чүмәлә итеп өелгән көлтәләр күләгәсенә елыштылар. Кайсы йомыркасы, кайсы бер–ике бәрәңгесе белән сөтен,катыгын капкалап алгач, берничә минутка булса да, көлтә өеменә төрәлеп, черем итеп алырга ашыкты. Миңсылу гына һаман Вәсиләнең колак төбендә яңгыраган тавышын башыннан чыгаралмый уйланып утыра бирде.

Басудагы игеннәр урылып, көлтәләр ындыр табагына ташып куелгач, аларны суктыру, кул машинасында җилгәрү эшләре башланып китте. Монда да көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә, фронтка тизрәк ашлык озатырга кирәк ич. Миңсылу инде эшләр тизрәк төгәлләнсә, җаен табып улы янына хәл белергә барып кайту уе белән йөри. Халыкка әле ашлык бирү турында сүз ишетелми, улы янына да буш кул белән бара алмый. Инде нишләргә? Тәвәклләп,аз-азлап бодай кыстырып кайтса, аны кул тегермәнендә ваклатып, икмәк кебек әйбер пешереп алып барырга булыр иде. Берара башындагы яулыгының бер катын чишеп, кеше күрмәгәндә дип, бераз бодай төйнәде дә, күлмәк астыннан эченә бәйләп куйды. Тик бригадир Вәсиләнең генә аны читтән күзәтеп торганын шәйләмәде.

Кич җитеп, өйгә кайтырга чыккач, ашлык сугучыларны тагын комиссия көтә иде. Һич булмаганны ни хәл бу дигәндәй, хатын–кызлар бер–берсенә карап, аптырашта калдылар.

Кесәләрегезне әйләндереп күрсәтегез, - дип боерды милиция Сәхипов. Хатыннар ыгы-зыгы килеп, кесәләрен актара башлады. Миңсылу да берни булмагандай кесәләрен әйләндерәм дигәндә, бригадир Вәсилә аның алдына килеп, юка гәүдәсеннән бүлтәеп торган эч турын капшый башлады һәм милиция Сәхиповны ымлап үз янына чакырды. Икәүләп Миңсылуның күлмәк итәген ачып, эченә бәйләгән төенчеген чишеп тә алдылар.

- Менә, барыгыз да күрегез, улының җинаять кылуы җитмәгән, үзе дә урлашу юлына баскан. Корткычлык бит бу, корткычлык! Немец илбасарларының коесына су кою! Безнекеләр ачлы – туклы дошманга каршы сугышканда, монда фронтка дигән ашлыкны урлап, ашап ятуны ни дияргә инде?

Хатын-кызлар шаулашып алдылар.

Туктагыз әле, җәмагать, Миңсылуның да ире фронтта, өендә тәгам ризык юк. Улын да бер гаепсезгә төрмәгә илтеп тыктыгыз. Инде килеп, ике уч ашлык өчен хөкем алдына бастырсагыз, колхозда эшләргә кеше дә калмаячак бит. Миһербанлылык дигән әйбер бөтенләй калмадымыни соң? - дип, Бибисара Миңсылу янына килеп баскан иде, милиция Сәхипов бер генә җикерде:

- Нәрсә, син дә аңа иярергә телисеңме? Алай бик акыллы булгач, күршеңне вакытында кисәтергә кирәк иде!

-Әйе, улының урлашканын күргән кешеләр раслады, ә Миңсылуны үзем күреп тордым, - дип, аның сүзләрен җөпләп чәрелдәде Вәсилә.

Шулай итеп Миңсылуны туры район милиция бүлегенә алып киттеләр. Хөкем тиз чыгарылды: халык байлыгына кул сузган өчен холык төзәтү колониясенә җибәрергә. Өч кадак ашлык өчен - өч ел төрмә!

***

Язмышына төшкән авырлыклардан башы түнгән Миңсылу юл буена яшенә төелеп елады да елады. Ниләр генә кыла ала инде ул? Улы Сабир белән дә бәйләнеш булмас инде. Ире Шаһинур ни әйтер? Ул бит фронтка киткәндә: “Ничек тә улыбыз Сабирны сакла,“ - дигән иде. Сакларсың сакламый, менә бит хәлләр нинди борылыш алды. Вәсилә кебек җәһелләр сугыш чоры законы дип, халыкның канын “эчеп”, үзен әллә кем итеп күрсәтү өчен җай эзләп кенә тора. Нигә дип аларга шулкадәр канлашты соң ул? Һич аңламый Миңсылу. Ире фронтка киткәндә юньләп запас ризыклары калмады, карап торганнары шул бер кәҗә дә, бәрәңге бакчасы. Колхоз бухгалтериясендә эшләп булышкан Вәсилә бригадир булып алды да, күкрәк киереп, ничек тели шулай яши бирә. Миңсылуның да аның кадәр генә белеме бар иде дә, ул килгән кеше, килен кеше дигәннәрдер инде, бер дә җаваплы урынга куймадылар.

Товар поездына төяп алып килгән бер төркем халыкны станциядә төшергәч, колоннага тезделәр дә җәяүләп алып киттеләр. Төрмәгәдер инде. Барасы җир шактый ерак булып чыкты. Юлда үткән ике көн буе авызына судан башка әйбер капмаган Миңсылуның атларлык та хәле калмады. Ярый янәшәсенә олы гына яшьтәге ир туры килде. Миңсылуның тәмам хәлсезләнгәнен күреп, култыклап алды. Сөйләшергә ярамаганлыктан сүзсез генә аңлаштылар. Соңыннан беленүенчә, ир кеше инвалид булу сәбәпле армиягә алынмаган, ферма мөдире булып эшләгән. Ашатырга булмагач, кыш ахырына сыерлар күтәртә һәм үлә башлаган. Өч баш сыер үлгән өчен мөдирне гаепләп, хөкем иткәннәр икән.

Ниһаять, төрмә капкасына килеп җиттеләр. Чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган соры биналарны күргәч, Миңсылуның йөрәге өзелеп төшкәндәй булды. Ничекләр түзәр соң бу кадәр мәсхәрәләүгә? Бу хәлләрдән соң кешеләр күзенә ничек карар? Ире белән улына кирәге калырмы? Юк, бу хакта уйларлык көче юк иде аның, башында бары бер уй: үлгән генә булса, ичмасам. Урын–җир әйберләрен күтәргән Миңсылуны сакчылар камерага этеп кертеп җибәргәч, беразга ул шыксыз бүлмә эчендә ни барын күрми торды. Салкынча, шыксыз камера эче тәнен кабат бөрештереп, җанын өшетеп җибәрде. Шунда түрдән русчалап: “Че ждешь, располагайся,”- дигән боерулы хатын–кыз тавышы ишетелде. Аңы томаланган Миңсылу әлеге сүзләрне аңлап җитмәдеме, басып торуын дәвам итте. “Әллә русча аңламыйсың, урнаш әйдә,” - дип янына өлкән яшьтәге, какча гәүдәле бер хатын килеп баскач кына, бераз җан керде аңа. Үзе кебек татарча сөйләшүче барга сөенеп тә куйды. Кыяр–кыймас кына күзе белән буш урынны эзләде. “Әйдә, менә монда кил, - диде әлеге хатын ике катлы сәндрәдән урын күрсәтеп. - Каян килдең, исемең ничек?” “Башкортстаннан,“ - диде Миңсылу, тавышы каяндыр баздан чыккан кебек ишетелде. “Мин – Оренбурдан,” - диде теге хатын. Исеме Мәүлидә икән. Бер кадактай ашлык өчен хөкем ителгән, бирегә әле ике көн элек кенә китерелгән. Алар шулай акрынлап танышып, соңыннан бер–берсенә терәк булдылар. Моны Миңсылу үзенә күрә бер язмыш бүләге итеп кабул итте, дөнья гел Вәсилә шикелле миһербансыз кешеләрдән генә тормый икән лә. Иреккә чыккач та Мәүлидә апасы аның өчен иң якын кешеләрнең берсе булып калды. Соңрак аны очрашу өчен эзләп караган иде, әмма исән килеш күрергә язмаган булып чыкты.

Гөлфинә СӘЛИМОВА, язучы-прозаик. (Дәвамы бар).

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас