

Ниһаять, шушы гасырның 10-16нчы елларында безнең якларда да чын мәгънәсендә укытучы-мәгърифәтчеләр килеп чыга башлый.
Мәгърифәтчеләр арасында Игмәт авыл укытучысы Сәхибгәрәй Яримов, Абдулла авылыннан Гата Исхаков, Йонныдан Төхвәтулла Иштуганов, Хаҗипов, Исәмәттән М.Казыйханов, Югары Яркәйдән А.Моксимов, Иске Күктаудан Гани Вахитов, Андреевкадан Федор Стяжкин гыйлемлекләре белән аерылып тора. Алар яңача (җәдитчә) укыту белән беррәттән, халык арасында агарту эшләре дә алып баралар. Күпчелек очракта, авыруларны бигрәк тә йогышлы чирләр таралган чорда, авылларга килеп фельдшерлар караган. Билгеле ки, алар гына барлык хезмәт ияләрен дә медицина ярдәме белән тәэмин итә алмаган.
Халык арасында китап, гәзит-журналлар бөтенләй таратылмаган. Революциягә кадәрле Башкортстанда нибары 16 гына китапханә исәпләнгән. Властьлар “кара халык-кара сарык” дигән фикердән чыгып, аларны таратырга да теләмәгән, халыкның аң-белеме артудан курыккан.
Халык аеруча аерым милли бәйрәмнәрне, йолаларны хуп күргән. Чөнки аларда ул күңелен ачкан, кайгысын тараткан, рухын күтәргән. Башкорт халкы дини бәйрәмнәрдән ураза, корбан, мәүлит кебек, православие динендәгеләр пасха, рождество, масленицаларны бик зурлап билгеләгән. Яшьләр кыш көне чана шуу, җәй таган атыну, кәрт уйнау белән мавыккан.
Капитализмның үсеше, 1905-1907 елгы революция мәдәниятне һәм мәгърифәтчелекне үстерүдә безнең якларга да шактый үзгәрешләр алып килгән. Бу үзгәрешләр халыкның аң-белеме үсүгә, патша самодержавиесенә каршы, байлар-изүчеләр сыйныфына нәфрәт уты көчәюенә этәреш ясаган.
1917 елның 7-8 ноябрьләрендә (иске стиль белән 25-26 октябрьләре) Бөек Октябрь Социалистик революциясе җиңеп чыгып, эшче-крестьяннар, матрослар вакытлы буржуаз хөкүмәтне бәреп төшерә һәм кулга ала. Илдә власть халык кулына күчә.
Әмма безнең якларда ныклап Совет властен урнаштыру һәм аның органнарын төзү Бөре өяз Советының крестьян, эшче һәм солдат депутатларының берлектә үткәрелгән җыелышыннан соң гына тормышка ашырыла башлый. Җыелыш 1917 елның 28-29 декабрендә Бөре шәһәрендә үткәрелә. Җыелышка Советның рәисе Чернядьев җитәкчелек итә. Секретаре Белозерова була. Бу җыелышта безнең якның волость вәкилләре дә катнаша.
Бөре өяз советы үзенең шушы утырышында властьнең урындагы органнар кулына күчүен раслый һәм бөтен халыкны аның сәясәтен якларга чакыра. Өяз халкына мөрәҗәгать кабул ителә.
Октябрь җиле безнең якларга да үтеп керә. Озакламый Илеш, Андреевка, Исмаил, Корыч, Әсән һәм Каръяуды волостьларында Советлар төзелеп, революцион комитетлар (ревком) оештырыла. 19191920 елларда беренче партячейкалар һәм комсомол оешмалары төзелә.
Совет хөкүмәтенең җир турындагы яңа законнарын ишетеп, бигрәк тә җир турындагы декрет тыңланганнан соң, крестьяннар алпавыт җирләрен бүлә башлый. Башта ул стихияле бара. Ләкин волость Советлары һәм ревкомнар тиз арада инициативаны үз кулларына алып, башбаштаклыкка чик куела. Җирләр махсус карар нигезендә генә бүленә башлый. Совет властенең беренче елларында җир патша Русиясендәгечә гаиләдәге ирләр санына карап бүленсә, соңга таба хатын-кызлар да исәпкә кертелә һәм җир өләшкәндә аларга да, шулай ук ярлы крестьяннарга да тигез бүленә. 1918 елның язында гына да, мәсәлән, Уфа губернасында 3 млн. десятинадан артык алпавыт җире крестьяннарга бирелә. Урындагы Советларның ярлы крестьяннарга җир, урман-суларны һәм көтүлекләрне өләшүләре алпавытларда, кулакларда, дин әһелләрендә тирән ризасызлык тудыра. Алар төрлечә каршылык күрсәтә. Соңыннан кораллы көрәш оештыра.
Бу җәһәттән шул вакытта Бәләбәй өязенең Корыч волостена (Корыч авылы хәзер Бакалы районына керә) караган Үрмәт авылы крестьяннарының җир мәсәләсен ничек хәл итүләре турындагы архив материаллары сакланган. Бу документтан түбәндәге юлларга күз салыйк.
“Бәләбәй өязе Корыч волостенең җир комитеты алпавыт И.А.Верниковский (Н.Фәттахов арендагысындагы) җирен Үрмәт авыл общинасына бирү турындагы 4 нче санлы протокол күчермәсе, 1917 ел, 27 сентябрь.
Комитет утырышында катнашучылар: председатель Ибраһим Нургалиев, комитет әгъзалары Насретдин Фәрхетдинов, Яхъя Смагилов (Исмәгыйлов булырга кирәк).
Каралган мәсьәләләр:
Корыч волосте Үрмәт авылы крестьяннары 1917 елның 1 ноябрендә чыгарылган карарлары нигезендә алпавыт Верниковский карамагындагы шушы авыл гражданины Нургали Фәттаховка арендага бирелгән 442 десятина җирен алардан алып, шул авыл общинасына бирүне сорыйлар.
Җаваплар
Үрмәт авыл гражданы Нургали Фәттахов карамагындагы Верниковскийның 442 десятина җирен шул авыл общинасына алып бирергә. Шушы карарны Верниковский белән Фәттаховка җиткерергә. Раслау өчен Бәләбәй өязенең җир бүлегенә шалтыратырга.
Күчермәне дөресләп: Корыч волостенең җир комитеты рәисе Нургалиев.
Кулаклар белән крестьяннар арасында барган сыйнфый көрәш бигрәк тә 1918 елның яз айларында кискенләшә. Җир, икмәк – һәркемнең игътибар үзәгендә шушы ике мәсьәлә. Кулаклар Совет властенең икмәккә тотрыклы бәясенә риза булмыйча, аны берничә тапкыр артыграк хакка сата башлыйлар.
Менә шушы шартларда май аенда Бөтенрусия Үзәк Башкарма Комитеты азыктөлек мәсьәләсе буенча декрет кабул итә. Аның нигезендә волость һәм авыл Советлары янында ярлылар комитетлары (комбед) оештырыла. Андреевка, Илеш, Исәмәт, Югары Яркәй, Югары Манчар, Абдулла авылларындагы комбедлар ярлыларга аеруча зур ярдәм күрсәтә. Алар күп төрле функция башкара. Мулла, кулак, сәүдәгәрләрдән икмәк алу, ярлыябагайга байларның мөлкәтен бүлеп бирү. Крестьяннарның башка ихтыяҗларын хәл итүдә алар башлап йөри. Мәхиян Казыйханов (Исәмәт), Сәхибгәрәй Яримов (Игмәт), Гата Исхаков, Ибраһим Шәрәфетдинов (Абдулла), Фәрхетдин Ямалетдинов (Югары Яркәй) һ.б. күпләр ярлы крестьяннарны оештыруда күп көч салалар. Моны исбатлау өчен бер генә мисалга тукталыйк. 1920 елның октябрендә Абдулла авыл Советы буенча ике мең поттан артык ашлык җыйнап тапшырыла.
Шулай итеп, безнең якларда революция, нигездә, тыныч кына юл белән җиңә. Совет власте урнаштырыла һәм социализмга юл ачыла. Әмма халыкны гаять зур авырлыклар – гражданнар сугышы, революция казанышларын саклап алып калу өчен канлы да, шанлы да көрәш көтә.
(Дәвамы бар).