

Әлеге крестьян-фермер хуҗалыгы үз эшчәнлеген районыбызның Чияле - Әтәч авылында элеккеге дуңгыз комплексы базасында оештырган. Комплексның 8 бинасының дүртесендә ремонт эшләнеп, тиешле шартлар булдырылган, җиһазлар алынган. Средстволарга килгәндә, бер заемсыз, кредитсыз үз финанслар исәбенә алып бара эшен фермер. Техникадан “МТЗ-82”, “Т-16”, “Т-25” тракторлары, “ЗИЛ” , КамАЗ” автомашиналары - зур ярдәмче.
“2019 елда “Эшкуарлык сәгатьләре” киңәшмәләренең берсендә катнашып, инициатива белән чыктым һәм дуңгызчылык комплексы базасында фермер хуҗалыгын урнаштырырга тәкъдим иттем. Хакимият башлыгы Илдар Иршатовичка рәхмәт, каршы килмәде. Әлеге комплексны милеккә рәсмиләштереп, ремонтладык һәм 130000 баш чебидән эшне башлап җибәрдек, -дип хезмәт тарихы белән таныштырды безне Олег Сергеевич.
Олег Максимов үзе Яр Чаллы шәһәрендә туып-үскән, гаиләсе белән Татарстан республикасының Мөслим районында яши. “Кошчылык минем өчен ят түгел. Әтиәниләр, хәтерлим, күпләп асрыйлар иде, кечкенәдән күреп, өйрәнеп үстем. Аннары Мөслим районында һәрбер авыл кошчылык белән шөгыльләнә бит. Эш башлаганда җитештерү тармагын бүгенге дәрәҗәдә киңәйтеп булыр дип уйламаган да идем. Ләкин максатым – зур кошчылык комплексы булдыру иде”, -ди ул.
Илешкә килгәнче фермер тормыш иптәше Флүсә белән Мөслимдә тавык үстерү белән шөгыльләнгән. Анда ике корпуста 35 мең баш кош-корт асрап, сезонга ул 70 мең баш тәшкил иткән. Шактый тәҗрибә туплагач, бизнесны киңәйтү максатында әлеге комплексны алырга карар итәләр.
37 гектар мәйданда урнашкан 8 комплексның дүртесендә бүгенге көндә кошларның Ломан Браун, шулай ук Чехия селекционерлары чыгарган ит-йомырка токымлы доминант чуар тавыклар, барлыгы 45 мең кош-корт асрала. Фермер билгеләвенчә, аларның гәүдәләре дә, йомыркалары да эре була. Гади тавык белән чагыштырганда, яшәү еллары да ике тапкыр озынрак. Бер көнлек чебешләр Екатеринбург, Санкт-Петербург, Оренбург, Удмуртиядан алып кайтыла һәм өч ай дәвамында карап үстерелә һәм реализацияләнә. Чебешләрнең сатып алыр алдыннан ветеринария хезмәте аша авырулары барлыгы-юклыгы, генофондлары тикшерелә.
-Тәүлеклек чебине бала караган кебек карарга кирәк, мәшәкате күп, үлү куркынычы да зур,- дип аңлатты фермер. -Технологияне, җылылыкны, дымлылыкны саклап, дөрес итеп ашатсаң гына чебиләр тернәкләнеп китә. Тәүлек буе диярлек күзәтү астында булалар. Өшемәсеннәр өчен фермада температура 36 градус булганчы һава җылытыла.
Әйткәндәй, май – июнь айларында бройлерлар үстергәннәр, уңышлы реализацияләнгән дә инде. Клиентларга килгәндә, күмәртәләп алучы эшкуарлар хәтта Себердән, Чиләбе, Хакасия, Краснодар, Белоруссиядән киләләр. Димәк, Илеш районы кошчылык буенча да Русиянең зур базарында танылу алган.
Тәҗрибәле эшкуар билгеләвенчә, кошчылык белән шөгыльләнү өчен максималь уңайлы шартлар булдырылырга тиеш, чөнки асралу һәм туклану сыйфаты продуктның ахыргы нәтиҗәсенә йогынты ясый. Фермер кошлар турында яхшырак кайгырткан саен, алар азрак чирли һәм стресс кичерми. Биредә кошларга таләп ителгән ветеринария таләпләре төгәл үтәлә. «Уралбиовет» җәмгыяте белән килешү төзелеп, вакцинацияләрне җибәреп торалар, аны эчерү методы белән үзләре башкара. Йогышлы авыруларны булдырмас өчен барлык санитар чаралар, дезинфекция үткәрелә. Кош-корт асрыйм дисәң, азыгын үзең әзерләү күпкә отышлырак, шуңа да катнашазык үзләрендә җитештерелә, моның өчен тегермәне бар. Премикслар Глазов шәһәреннән кайтарылса, бөртекле культуралар район хуҗалыкларыннан сатып алына.
Фермада дүрт кеше хезмәт сала, эш хакы айныкы-айга түләнә. “Эшче куллар җитми, көненә 4-5 сәгатькә 25 мең сум хезмәт хакына да килүчеләр юк. Тырыш, тәвәккәл, җаваплы кешегә 30, 50 мең сум да жәл түгел. Иң мөһиме, күңелен биреп эшләсен генә. Әлегә барысына да җитешергә үземә кала”, -ди Олег Сергеевич. Фермер җитәкчелек итеп кенә калмый, тракторына утырып тиресен дә түгә, “КамАЗ”да азыгын да ташый, кирәк икән ремонтын да башкара. Киләчәктә казлар асрарга да исәпли, авыл халкында ихтыяҗ булса, ул юнәлешне дә колачларга планнары. Фермерга алдагы эшләрендә уңышлар, корган планнарының чынга ашуын телибез. Зарарлы гадәтләрне булдырмыйк Алкоголизм һәм наркомания яшүсмерләр арасында киң таралган зарарлы гадәтләрнең берсе булып тора. Моның өчен күп төрле сәбәпләр бар — физиологиктан алып социаль сәбәпләргә кадәр. Бу зарарлы бәйлелекләрне сыйфатлы кисәтү ата-аналарның һәм педагогларның төп бурычларыннан берсе булырга тиеш. Вакыт узу белән алкоголизм һәм наркомания зарарлы гадәтләрдән авыр бәйлелеккә үсәргә һәм җитди проблемаларга китерергә мөмкин.
Лилия ЙОСЫПОВА. (Материал реклама хокукында бирелә).