Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
8 август 2025, 10:00

Зарарлы гадәтләрне булдырмыйк

Алкоголизм һәм наркомания яшүсмерләр арасында киң таралган зарарлы гадәтләрнең берсе булып тора. Моның өчен күп төрле сәбәпләр бар - физиологиктан алып социаль сәбәпләргә кадәр. Бу зарарлы бәйлелекләрне сыйфатлы кисәтү ата-аналарның һәм педагогларның төп бурычларыннан берсе булырга тиеш.

Зарарлы гадәтләрне булдырмыйкЗарарлы гадәтләрне булдырмыйк
Зарарлы гадәтләрне булдырмыйк

Алкоголизм һәм наркомания яшүсмер психикасында яшь үзенчәлекләре аркасында үсә ала, ул әти-әнисенә үзенең олы кеше булуын һәм инде аларның опекасына мохтаҗ булмавын исбатларга омтыла. Зарарлы гадәтләрне ныгыту өчен фон булып өлкәннәр тарафыннан гиперопека яки, киресенчә, мәхәббәт һәм игътибар кытлыгы булырга мөмкин. Организмдагы гормональ үзгәрешләрдән тыш, яшүсмерлек психиканың тотрыксызлыгы белән дә характерлана. 12-16
яшьтә үсмер өчен авторитет булып өлкәннәр — ата-аналар һәм укытучылар түгел, ә яшьтәшләре компанияләре тора. Яшүсмерләрнең күпчелеге «ак карга» статусын бик авыр кабул итә һәм аларның күзләрендә үз абруен мөмкин кадәр тизрәк арттырырга тели. Алкоголизм һәм наркомания үсеше куркынычы төркеменә бала тудыру җәрәхәтләре яки балачакта кичергән авырулар нәтиҗәсендә үзәк нерв системасы зарарланган яшүсмерләр керә. Шуңа күрә алар өчен ата-аналарның үз-үзләрен тотышын җитди контрольдә тоту мөһим.

Вакыт узу белән алкоголизм һәм наркомания зарарлы гадәтләрдән авыр бәйлелеккә үсәргә һәм җитди проблемаларга китерергә мөмкин.

Алкоголизм һәм наркомания кеше тормышы өчен түбәндәге тискәре нәтиҗәләргә китерә: алкоголь һәм наркотиклар кулланып исергән хәлдә үзконтрольне югалту; төрле авырулар үсеше куркынычы; хезмәт сәләтен югалту; гаиләдәге низаглар; хокук бозулар һәм җинаятьләр куркынычы.


Илеш районы наркология хезмәтендә амбулатор звено – табиб - психиатр-нарколог һәм наркология кабинетының шәфкать туташы. Агымдагы елның 2 кварталында барлыгы 2160 кеше амбулатор каралган. Бүгенге көнгә наркологик авырулар буенча диспансер исәбендә барлыгы 173 кеше тора, шул исәптән алкоголизм диагнозы белән 114 кеше булса, наркотик матдәләр кулланучылар саны - 5. Балигъ булмаганнар комиссиясе линиясе буенча 3 мөрәҗәгать
булып, шуларның 2се Юматово 1 нче наркология диспансерына тернәкләндерүгә җибәрелде.

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны һәм профилактик чараларны башлангыч мәктәптән башлап югары сыйныфларга кадәр дәвам итәргә кирәк. Шул рәвешле, дөрес профилактика наркоманнар санын сизелерлек киметергә ярдәм итәчәк, наркотикларны яшүсмерләр күзендә җәлеп итүчәнлектән мәхрүм итәчәк. Бу җәһәттән районда наркоманияне булдырмау максатында сыйныф сәгатьләрендә авыл һәм мәктәп фельдшерлары, табиб - педиатрлар лекцияләр укый. Моннан тыш, Илеш районы гаилә хезмәтендә лекцияләр, әңгәмәләр даими рәвештә үткәрелә.  Әйтик, «Яшүсмерләрнең репродуктив функциясенә алкогольнең зыяны», «Сәламәт яшәү рәвеше: бәйлелектән ничек качарга» темаларына Илеш районы Гаилә хезмәтендә табиб-педиатр һәм табиб-нарколог чыгышы бик фәһемле булды. Балигъ булмаганнарда наркотик һәм психотроп матдәләр куллануны иртә ачыклау максатында мәктәпләрдә профилактик медицина тикшерүе уздырылды. Шулай ук район үзәк дәваханәсе тарафыннан эчке эшләр бүлеге, ЮХХДИ хезмәткәрләре китергән шәхесләрнең
исереклегенә медицина экспертизасы үткәрелә. Район үзәк дәваханәсенә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүче пациентларда кирәк булганда организмда алкоголь һәм аның суррогатлары, наркотик чаралар, психотроп һәм башка агулы матдәләр булу-булмавына диагностика ясала. Биологик проба үрнәкләре Уфа шәһәренең химик токсикология лабораториясенә җибәрелә.

Автор: Шамил Хәсәншин, район үзәк дәваханәсенең табиб-психиатр наркологы.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас