

1918 елның җәендә Чехословак корпусының (ул беренче Бөтендөнья сугышы вакытында урыс армиясе тарафыннан әсирлеккә алынган солдатлардан торган) баш күтәрүе хәлне тагын да кискенләштерә һәм безнең якларда гражданнар сугышы башлануын тизләтә. Шулай итеп, Илеш якларында да көрәш башлана.
Уфа губернасының җитәкче партия һәм совет органнары халыкны азатлык өчен көрәшкә әзерләү бурычын куя. Шушы максатта Уфада гражданнар сугышының легендар герое А.М.Чеверев җитәкчелегендә хәрби-революцион отрядлар оештырыла һәм алар безнең якларга җибәрелә.
А.М.Чеверев Дүртөйлегә үзенең 120 кешедән торган отряды белән 1918 елның июнь башларында “Зюйд” исемле пассажир пароходында килә. Юл уңаенда Благовещен, Топоринодагы (хәзерге Кушнаренко) совет оешмаларының эшен җайга сала, кулак бандаларын тар-мар итә.
Отряд 20-30ар сугышчыдан торган төркемнәргә бүленә, взводларга командирлар билгеләнә. Якын тирә волостьларда, шул исәптән Андреевка, Илеш, Исмаил, Имәнлекул, Корыч волостьларында өстәмә мобилизация үткәрелә, хәрби дружиналар төзелә.
Андреевка авылында А.В.Каштанов һәм И.П.Ворзансов, Югары Аташ авылында Әхтәм һәм Хисмәтулла Бәхтизиннар җитәкчелегендәге дружиналар аеруча зур активлык күрсәтә. Соңрак бу дружиналар А.М.Чеверев төркеменә кушыла һәм отрядның төп терәге булып әверелә.
Югарыда исемләнгән отрядлар 1918 нче елның август башларында Дүртөйле янындагы каты бәрелешләрдән соң чеверевчылар белән Андреевкага, аннан ары Николо-Березовкага чигенәләр. Алар белән китә алмыйча калганнары безнең якларда партизан сугышы алып баралар. Шуңа күрә дә аларны “кызыл партизаннар” дип атыйлар.
1918 нче елның сентябрь башларында Кызыл Армия частьләре Идел буена акгвардиячеләрне һәм фетнәче чехларны тар-мар итә. Кышкы айларда безнең яклар Көнчыгыш фронтының уртасында торып кала. Шуңа күрә дә бу төбәктә артык зур сугышлар булмый.
1918 елның җәендә Чеверев отряды безнең яклардан чигенгәч, авылларда байлар, кулак, мулла кебек кара көчләр яңадан баш калкыта. Алар җирле Советларны җимерә, большевикларны, активистларны һәм аларның туганнарын, шулай ук теләктәшлек белдерүчеләрне эзәрлеклиләр, үтерәләр. Иске Дөмәй авылында исә хәтта тереләй кабергә күмәләр.
Бу хәл 1918 елның июнь аенда була. Авылга туганнары янына кайткан кызылармеец Ш.Габдрахманов, З.Вәлиуллин һәм Х.Нурыевны (Миякә районы егете) кулак ялчылары башта тотып кыйныйлар. З.Вәлиуллиның әнисе Шәмсия һәм Сабир Габдрахмановны да алар янына кушып, урам буйлап мәсхәрә итеп йөрткәч, авыл читендәге үләт базына илтеп тере килеш җиргә күмәләр.
Моңа охшаш вәхшилек Крещенка һәм Андреевка авылларында да була. Партиянең район комитетларына да озак эшләргә туры килми. Урындагы партия ячейкаларының халыкка якынайту максатында Бөре кантоны комитетының 1923 елның 27 февралендәге карары белән партиянең Андреевкада район комитеты бетерелә, аның урынана волость партия комитетлары (волкомнар) төзелә.
Бу үзгәреш чорында Илеш волосте коммунистлары Андреевка коммунистлары белән кушылу нәтиҗәсендә яңа оешма – Илеш волкомы барлыкка килә. Волость комитеты үзәге булып элеккечә үк Андреевка авылы калдырыла. Волкомнар яңа тер-риториаль бүленеш – районнар оештырылганга кадәр эшли.
Шулай итеп хәзерге безнең район территориясендә Илеш (үзәге Андреевка авылы), Исмаил (үзәге – Югары Яркәй авылы), Иләкшиде (үзәге - хәзерге Чакмагыш районының Имәнлекул авылы) волкомнарыннан төзелә. Торачы, Җәйләү, Исәмәт, Төкәй-Тамак, Карабаш, Иске һәм Яңа Күктау авыллары һ.б. авылларда яшәүче коммунистлар Исмаил волостенә карый.
Башпартархив материалларында ул елларда бездән кантон һәм өлкә партия конференцияләрендә катнашкан делегатларның булуын күрсәтүче белешмәләр дә бар. 1924 елның 25 мартында Бөре шәһәрендә үткән IX кантон конференциясендә, мәсәлән, Илеш, волкомыннан И.Иванов белән Г. Яримов, Исмаил волкомыннан С.Яримов катнашкан. Барый Ганиев исә Өлкә партия конференциясенә делегат итеп сайланган.
Партиянең XVI съезды (июнь, 1930 ел) карарлары нигезендә кантон һәм волкомнар бетерелеп, яңа административ районнар һәм аларда партия райкомнары оештырыла. Илеш, Исмаил, Әсән, Мәскәү, Анастасьино волостьларыннан килгән делегатлар 1930 елның 24 августындагы партия конференциясе карары белән Дүртөйле районы партия комитетына нигез салалар. Шул көннән алып 1935 елның гыйнварендә, ягъни мөстәкыйль Илеш районы барлыкка килгәнгә кадәр, Андреевка, Илеш, Исмаил волостьлары һәм бу волостьларда яшәүче кешеләр Дүртөйле районына карый.
Дүртөйле райкомының җаваплы секретаре итеп аңа кадәр Андреевка волкомы секретаре вазыйфасын башкарган якташыбыз Илья Федорович Иванов сайлана. Ул 1897 елда Вот. Мәнәвез авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Беренче бөтендөнья һәм гражданнар сугышында катнашкан. 1919 елдан - партия әгъзасы. И.Ф.Иванов 1925 елга кадәр Андреевка һәм Әсән волкомнарында җаваплы секретарь булып эшләгән. Озак еллар дәвамында партия – совет органнарына җитәкчелек итә. РСФСР күләмендәге персональ пенсионер була. Җитмешенче елларда Уфада яши һәм шунда вафат була.
1920 елның 14 августында Андреевка пристаненда үткәрелгән “Кызыл өмә” район комсомол оешмасы елъязмасында зур вакыйга булып тора. Бу көнне яшьләр һәм комсомолецлар “Красный Урал” агитпароходыннан өмә оештырып кирпеч бушата. Өмәдә Андреевка, Илеш, Яңа Аю, Иске Татыш, Базытамак һ.б. авыллардан яшьләр актив катнаша, “Кызыл өмә” зур оешканлык белән үтә, соңыннан әңгәмә һәм кино карау оештырыла.
(Дәвамы бар).