

-Наил Мәгъсүм улы, районда җылылык сезонына әзерлек нинди этапта?-“Уют” җәмгыяте район үзәгендә күп фатирлы йортларда яшәүче 1316 абонентны, шулай ук социаль объектларны, һ.б. оешмаларны, гомумән 216 объектны хезмәтләндерә. Халык һәм предприятиеләр бурычы - 2 миллион 261 мең сум, шул исәптән гражданнар өлешенә 1 млн.649 мең сум төшә.
Бүгенге көндә җәмгыять, кулланучыларның коммуналь хезмәтләргә бурычлары арту сәбәпле, финанс кытлык кичерә. Оешма энергия белән тәэмин итүчеләр белән тулысынча исәп-хисап башкара алмый. Атап әйткәндә, юридик шәхесләр һәм шәхси эшкуарлар бурычы 602 мең сум тәшкил итә. Күп фатирлы йортларда яшәүче гражданнарның бурычлары аркасында 2025-2026 еллардагы сезонга бу йортларга тиешле сыйфатлы җылылык бирү мөмкинлеге юк.
Атап әйткәндә, Югары Яркәйдәге Октябрьнең 50 еллыгы ур., 1 йортның – 94 мең сум, Коммунистик ур.,32 – 313 мең сум, Коммунистик ур., 36 – 122 мең сум, Коммунистик ур., 47/1 – 151 мең сум, Механизаторлар ур., 15 – 203 мең сум, Механизаторлар ур., 17 – 43мең сум, Китапханә тыкрыгы., 4 – 60 мең сум, Совет ур., 10 – 85 мең сум, Совет ур., 27 – 180 мең сум, Совет ур., 29/1 – 66 мең сум, Ходайбердин ур., 5/2 йортның 195 мең сум бурычы тәшкил итә.
-Бурычларны кайтару буенча нинди чаралар күрелә?-Һәр очракта һәр граждан белән шәхси сөйләшәбез. Әгәр түләмәүче льготалы категориягә керә икән (хезмәт ветераны, эшкә сәләтсез, аз тәэмин ителгән, күп балалы гаилә), аларга льготалар һәм субсидияләр рәвешендә ярдәм алу өчен социаль ярдәм күрсәтү органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Закон рамкаларында шалтыратулар, йортларга барулар аркасында аз булса да бурычларны китметүгә ирешәбез. Судка кадәрге метод – бурычлы абонентка претензия язып җибәрү.
Беренче яртыеллыкка 241 мең сумлык 9 дәгъва, җибәрелде, суд приставларында 455 мең сумлык 18 башкарма производство бар. Суд приставлары шушы чорда халыктан барлыгы 152 мең сумлык бурычларын каплатты.
“Илешжилсервис” җәмгыятендә җылыту сезоны алдыннан торак фондын әзерләү буенча масштаблы эшләр башланды. Җылыту системаларында 200 метр торба һәм стояклар алыштырылды, ә 10 йортта заманча бикләр урнаштырылды. Яңа сигез циркуляция насосы куелды. Яңартулар салкын су белән тәэмин итү системасына да кагылды: 120 метр торба һәм стояклар, 140 метр канализация стояклары һәм аскы разводкалар алыштырылды.
Күп фатирлы йортлар турында кайгырту эчке коммуникацияләр белән генә чикләнмәде. 120 метр отмостка ремонтланды. Төтен юллары корымнан һәм чүп-чардан чистартылды. 25 йортта түбәләр шиферга алыштырылды. 39 күпфатирлы йортта җылыту системасы юылды һәм гидравлик сынаулар узды. Бары тик
11 йортта гына бу процедуралар, яшәүчеләр булмау сәбәпле, үткәрелмәде, ә индивидуаль газ белән җылытылган бер йорт гомум әзерлеккә мохтаҗ булмады.
Җәмгыять буенча бурычлылар бихисап. Совет ур., 29 йортта – 40 мең сум, Китапханә тыкрыгы ур., 5 – 32 мең сум, Китапханә тыкрыгы ур., 4- 40 мең сум,
Китапханә тыкрыгы ур., 32 мең сум, Пушкин ур., 5 – 38 мең сум, Матросов ур., 38/4 50 мең сум бурыч исәпләнә.
-Билгеле булуынча, җылылык сезонына әзерлеккә яңа тәртипләр куела. Бу җәһәттән эш планы кемнәргә мотлак? Анда нәрсәләр күрсәтелергә тиеш?
-Әйткәндәй, план җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга һәм җылылык челтәрләре оешмаларына; идарәче оешмаларга, торак милекчеләре ширкәте,
күчемсез милек милекчеләре ширкәте һәм башка кооперативларга; күпфатирлы йортларга идарәче оешмалар катнашыннан башка тоту өчен җаваплы шәхесләргә; җылылык челтәре оешмалары булмаган җылылык челтәрләре хуҗаларына; мәгариф һәм фән, сәламәтлек саклау, хезмәт һәм социаль яклау, физик культура һәм спорт министрлыгы карамагындагы оешмаларга алдан расланган план нигезендә эшләү мотлак.- Җылыту чорына әзерлекнең уңай индексын алу өчен үзәк җылытуга тоташтырылган социаль объектларда нинди чаралар күрелергә тиеш?
-Җылылык кулланучы корылмаларны эксплуатацияләүне сыйфатлы тәэмин итү өчен җылылык куллану җайланмасын юдыру, җылылык энергиясен куллану режимын көйләү, ябу арматурасын, сальник тыгызлыгын карау, җылылык изоляциясе булу, җылылык җайланмаларының гидравлик сынауларын үткәрү, казаннарны һәм ярдәмче җайланмаларны имин эксплуатацияләү өчен җитештерү инструкцияләре булу, җылылык пунктлары паспорты һәм проект-техник документлар, эксплуатация, диспетчерлык һәм авария хезмәтләре функцияләрен башкаручы персонал һ.б. булу мотлак.
-Җылыту чорына әзерлекне бәяләүне кем үткәрә?
-Әзерлекне тәэмин итүне бәяләү буенча муниципаль берәмлектә комиссия төзелә һәм 15 августка кадәр җылыту чорына әзерлекне тикшерә. Әзерлек индексы расчетлары нәтиҗәләре буенча, әгәр әзерлек индексы 0,8дән ким булса, “Әзер түгел” дәрәҗәсе куела. Әгәр индекс 0,8гә тигез яки югарырак һәм 0,9 дан ким булса, “Шартлар белән әзер” дигән дәрәҗә бирелә. Әзерлек индексы 0,9 булса яки аннан артса, “Әзер” дәрәҗәсе куела.
-Көзге-кышкы чорга әзерлеккә нинди мөһим документлар булу мотлак?
-Сигез пункттан торган актлар нигезендә эшлибез. Җылылык куллана торган җайланмаларны юу, җылылык энергиясен куллану режимын көйләүне үткәрү, ябу арматурасын тикшерү, җылылык җайланмаларының тыгызлыгына һәм ныклыгына сынаулар үткәрү, җылылык белән тәэмин итү объектларын һәм җылылык кулланучы җайланмаларны челтәр суын сүтү өчен рөхсәтсез керүләр булу-булмавын карау, объектның җылылык кулланучы җайланмасының техник әзерлеген тикшерү, җылылык энергиясен исәпкә алу узелын периодик тикшерү, күп фатирлы йортларда вентиляция каналларын тикшерү актлары булу
мотлак.
Бу уңайдан Югары Яркәйдәге Китапханә тыкрыгы ур., 5, 6 йортлары, Совет ур., 10/1, 10/2, 10/3, Ходайбердин ур., 9/1, Октябрьнең 50 еллыгы ур., 1/1 йортларының җылылык энергиясен исәпләү узелларына поверка үткәрү вакыты чыккан.
Гражданнарга 2025-2026 еллардагы җылыту сезонын бурычлы түгел, ә намуслы түләүче булып каршы алырга һәм шуның белән безгә сыйфатлы эш
шартларын тәэмин итүгә үз өлешләрен кертүләрен сорыйбыз.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Наил Мәгъсүм улы. Эшегездә уңышлар телибез.
Әңгәмәдәш “Маяк”ның махсус хәбәрчесе Гүзәл Фәтхуллина.