

Исанбай авылында яшәүче Рәгыйб Мәрвәретдин улы - Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры булып, район данын арттырган, бар булмышы, язмышы белән чын җир кешесе, игенче ул. Туган як табигатен яратып, кешеләрен үз иткән егет авыл тормышының иксез-чиксез мәшәкатьләре белән кечкенәдән үк
таныш. Әти-әнисе Сания һәм Мәрвәретдин Бәдертдиновлар үрнәгендә хезмәттә чыныгып үсә. Һәрчак аларга булыша, ярдәмләшә. Исанбай авылында сигезьеллык, Андреевка урта мәктәпләрен тәмамлаганнан соң, туган хуҗалыгы - элекке «Октябрь» колхозын да хезмәт юлын башлый. Биредә бер ел эшләгәннән соң, Германиядә элемтәчеләр частендә өлкән сержант булып Ватан алдындагы изге бурычын үти. Арытаба җир улы сайлаган һөнәренә тугры
калып, баштагы чорда «СК-3», «СК-4», «СКД-5» кыр корабларын, соңрак «Нива» комбайнын хезмәтләндерә. Үзенә йөкләтелгән бурычны намуслы башкаручан, тырыш һәм максатчан егет һәрвакыт техникасын төзек йөртә, армый-талмый басу киңлекләрен иңли, бердәм уңыш өчен янып-көеп тир, көч түгеп эшли. Елның
елында комбайнчылар арасында районда алдынгы урыннарны били. Киң профильле механизатор кирәк чакта комбайнчы, кирәк икән тракторчы да була. «ДТ-75», «Т-4» тракторларын һәрвакыт караулы һәм тәртиптә тотуына җаваплы караш булдыра.
Рәгыйб Мәрвәретдин улы җир кешесе булуы белән үзен бәхетле саный, иң кадерле ризык – икмәк үстерүгә, табыннарның муллыгын артыруга өлеш кертә алуына чиксез куана. Алдынгы комбайнчының хезмәтен район, республика җитәкчелеге күреп, бәһаламый калмый. Күп санлы Мактау грамоталары, 1975 елда – өченче, 1979 елда – икенче, 1983 елда беренче дәрәҗәдәге Хезмәт Даны орденнары белән бүләкләнүе - моңа ачык мисал. Шулай ук ул Бөтенсоюз Халык Ху
җалыгы казанышлары күргәзмәсе һ.б. күп төрле медальләр һәм Почет грамоталары белән тәбрикләнә.
Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә, диләр. Бу җәһәттән комбайнчы Р.Бәдертдиновның нәтиҗәле хезмәте күз алдында. «Октябрь» колхозы басучылык тармагы буенча алдынгы хуҗалыкларның берсе була. Өстәвенә, ул Жданов ис. колхозның башлангыч партия оешмасы секретаре, «Сөн» колхозының директор урынбасары, соңрак «Октябрь» хуҗалыгының ындыр табагында машинист вазифаларын да җиренә җиткереп башкара. Лаеклы ялга чыкканчы, 9 ел Олы-Ялан авылында хат ташучы булып эшли.
Тыныч холыклы, итәгатьле хезмәт ветераны гаилә җанлы да. Тормыш иптәше авылдашы Нурлыһөдә Муллагали кызы белән яшьлекләрендә бергә кавышып, 48 ел мәхәббәтләрен саклап, бер-берсенә биргән вәгъдәләренә тугры калалар. Бәдертдиновлар биш балага гомер бирә. Уллары Илдар, игезәкләр Азат - Азамат, Алмаз һәм кызлары Алия һәркайсы әни-әтиләре үрнәгендә күркәм тәрбия ала, үз гаилә учакларын кабыза. Нурлыһөдә Муллагали кызы гомер буе колхозда бухгалтериядә эшләсә, соңрак Исанбай авылы почта бүлекчәсе мөдире вазифасын башкарып, лаеклы ялга чыга. Кызганычка каршы, аларга ба
ла югалту кайгысын да кичерергә туры килә. Өлкән уллары Илдарның гына гомере иртә өзелә.
Бүгенге көндә борчу мәшәкатьләрне бергә бүлешеп, кайгы-шатлыкларны бердәм уртаклашып, оныклар шатлыгына сөенеп яши ветераннар. Бай һәм мул тормышта, хезмәтнең бәхет чыганагы икәнен раслап гомер көзеннән тыйнак кына атлый.
Уллары әтиләре эзеннән китеп, авыл хуҗалыгы тармагын сайлаган. Бүгенге көндә агалы-энеле Азамат һәм Алмаз Бәдертдиновлар фермерлык эшен алып бара. Азамат «Гаилә терлекчелек фермасы» федераль программасы рамкаларында грант алуга ирешеп, сарыкчылык (Роман токымлы, 300 баш) белән шөгыльләнә. Алмазның үз карамагында 100 га басулары булып, анда бодай, арпа, карабодай, рапс, борчак үстерәләр. Ындыр табаклары, ЗАВлары бар. Ферма төзиләр, әлеге көндә бозаулар, үгез маллары асрый. Һәр кайсының техникалары да җитәрлек – комбайннар, тракторлар, «ГАЗ-53» автомашинасы, тагылма
инвентарьлар: чәчкеч, культиватор, тырма, кәтүк агрегатлары.
Кыскасы, уңган ир егетләр һәрберсе үзләренең гаиләләре ярдәмендә хәләл көчләре белән табылган хезмәт җимешләренең рәхәтен татып яши. Ә аларның
уңышларының сере – әти-әнисе, туганнары белән бердәм булып тормыш итүдә. Үзенең төпле киңәшләре белән улларына әтиләре ярдәм итә. Заманында район данын яклаган тынгысыз игенче - балаларына зур таяныч.
Шушы көннәрдә күркәм гомер бәйрәмен - 80 яшьлек юбилеен каршылаучы Рәгыйб Бәдертдиновка бу яшьне бирмәссең дә. Күз тимәсен, егетләр кебек,
машинасында җилдерә, сарык көтүен көтә, бозаулар караша, иген игүдә катнаша. Өстәвенә, 5-6 баш умарта да тота. Күңел күтәренкелеге, яшьләрчә
җитез хәрәкәт кебек сыйфатларга ия булган, яшәү дәрте белән янган авыл уңганы ул. Шулай ук Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы
солдатларга ярдәм кулы сузырга һәрвакыт әзер.
Юбиляр - Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры, игенче һөнәрен гомерлеккә үзенә юлдаш итеп, Илеш якларының, бөтен республиканың горурлыгы ул.
Халык телендә еш кына «Герой булып тумыйлар, герой булалар» дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әйе, район эшчәннәре елның-елына, бишьеллыктан-бишьеллыкка җитештерүчәнлек күләмен арттырды, сыйфат күрсәткечләрен күтәрде, хезмәт батырлыгы күрсәтте. Шуңа күрә Илеш районы республикада
алдынгылар исәбендә булды. Монда хөрмәтле шәхес Р.Бәдертдиновның да өлеше зур.
Анатолий Романов, район ветераннар советы рәисе.