

Атап әйткәндә, ике машина бәрелешеп, икесе дә ОСАГО буенча страховкаланган булса; зыян күргән водитель пассажир, җәяүле булмаса; юл-транспорт һәлакәтендә катнашучының автомобиленә генә зыян килсә, өченче шәхеснең милкенә зыян килмәсә. Әгәр дә әлеге шартлар үтәлсә, водительләргә полиция хезмәткәрләрен чакырмыйча, шул ук вакытта автогражданлык җаваплылылыгын мәҗбүри страховкалау кагыйдәсе буенча хәбәр кәгазен үз-аллы тутырып, юл-транспорт һәлакәте булган урынны ташлап китергә рөхсәт ителә.
Күптән түгел федераль закон тарафыннан юл-транспорт фаҗигасенә бәйле карата авариядә катнашучыларның капма-каршылыкларына карамастан, полиция хезмәткәрләреннән тыш юл-транспорт һәлакәте турында документларны рәсмиләштерүнең яңа тәртибе булдырылды. Аларның аңлашылмаучанлыгы ОСАГО кагыйдәсе буенча төзелә торган хәбәр кәгазен тутырганда, ә һәлакәтнең фактлары һәм сәбәпләре үзләренең мобильле җайланмалар ярдәмендә теркәлә.
Хөрмәтле водительләр! Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлегенең дәүләт автоинспекциясе иртәнге якта водительләрне массакүләм тикшерүләр, шулай ук җомгадан як шәмбегә кадәр атна саен рейд чаралары үткәрелүе турында хәбәр итә. Әлеге чаралар район территориясендә аварияләрне
булдырмауга юнәлтелә. Исегездә тотыгыз, дөрес сайланмаган хәрәкәт тизлеге - юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләренең берсе. Үзегезнең һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышын саклагыз!
Гөлнара Әлтапова, ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты.