Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
21 август 2025, 13:00

Бер гасырлык тормыш сәхифәсе

Һәр кешегә туганда маңгаена Ходай язмышын ярып салган, диләр... Йөз еллык тормыш юлында ниләр генә күрмәгән, ниләр генә кичермәгән Шәргыя әби. Әмма ятимлектә үсеп, ачлык-хәерчелек, сугыш авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, гаиләсен, балаларын яклап-саклап үстергән анага - чын-чынлап сокланмау мөмкин түгел! Ул әле дә җитез, ушлы, үз өен, тирә-ягын матурлап, балаларына, оныкларына изге теләкләрен теләп утырган Яшь әби (авылда, күрше-тирәләре яратып аңа шулай дәшәләр).

Бер гасырлык тормыш сәхифәсеБер гасырлык тормыш сәхифәсе
Бер гасырлык тормыш сәхифәсе

... Ә Шәргыя Шәрифулла кызының үткән гомер юлы бик җиңелдән булмаган. Югары Череккүл авылында туган кыз бик иртә ятим кала. Әнкәсе каты чирдән үлеп киткәч, үсмер кыз апайларын үз канаты астына ала.

Әтиләре сугышның башыннан ук фронтка китә. Бәләкәйдән үткер, зирәк, 17 яшьлек кызны сатучы эшенә куялар. Үз көннәрен үзе күреп, туганнар, күрше-тирәләр ярдәмендә яшәп китә ятимнәр.

Сугышлар тәмамлангач, Теләпән авылыннан Хөснетдин дигән ир-егет белән таныштыралар. Фронт ахырына кадәр яу юллары үткән, яраланып кайткан ир узаманы була ул. Хатыны кан чиреннән үлеп киткән, ике малае калган. Аларны да Шәргыя үз баласыдай тәрбияләп, карап үстерә. Гомер буе рәхмәтле булып яши бу балалар үги әнкәсенә.

Тормышлар бик авыр, Теләпәннән Восток авылына күчеп, ялланып көтү көтәләр. Аннан инде язмыш җилләре Хановларны Гремучий Ключ авылында урнашкан Илеш балалар йортына китерә. Икесе дә шунда эшкә урнашып, яшәп китәләр. Башта землянка казып, байтак вакыт шунда көн күрәләр. Әйткәндәй, биш баланың өчесе землянкада яшәгәндә дөньяга килә. Беренче баласы бер яшь булганда авырып, мәрхүм була. Арытаба Мәсәде авылыннан йорт сатып алып, кайтарып, сипләп өйгә чыгалар.

1970 еллар башында Гремучий Ключ балалар йорты Яркәйгә күчә. Шәргыя апа да Прибельский питомнигына эшкә урнашып, күп еллар анда хезмәт сала. Аның уңганлыгын, тырышлыгын күреп, звено житәкчесе итеп куялар. Питомникның гөрләп торган чаклары. Нинди генә агач-үсентеләр үстермиләр монда: карагай, нарат, чыршы, каен, жимеш куаклары һ.б. Бергә эшләгән хезмәттәшләре Валентина Сырцева, Сайма Садриева, Илгизә Шәрипова, Нәсимә Нургалиеваны бик сагынып искә ала Шәргыя апа. Аларның күбесе әле дә исән-сау, Ходай тазалыктан аермасын үзләрен. Яркәй урман хужалыгы җитәкчеләренә дә рәхмәте зур хезмәт ветеранының  - Өлкәннәр көне, Урманчылар бәйрәме һ.б. һичкайчан онытмыйча, бүләк- күчтәнәчләрен хаклы ялдагы эшчеләренә алып килеп, матур теләкләрен җиткерә алар.

Менә шулай, бар гомере игелекле хезмәттә үткән Шәргыя апаның. Тормыш иптәше (күптәннән вафат) белән биш бала үстергәннәр - Хәлил, Наилә, Өлфәт, Мәгъфия, Зөфәр - барысын да укытып, кеше итә Хановлар. 13 оныгы, 21 оныкчыгы- аларның һәркайсына көтеп алынган кунак - гаиләнең иң өлкән кешесе.

Кайгы-хәсрәтсез тормыш булмый дигәндәй, аларын да кичерергә туры килә анага. Иң авыры - бала кайгысы : кызы Наилә һәм 18 яшьлек оныгы заманабызның каты авыруыннан вафат була.

Урман эчендә оҗмахтай жирдә урнашкан, гомер иткән өен, бакчаларын ташламый Шәргыя апа. Дүртөйле, Уфа, Чакмагышта - балаларында кыш чыгып, иртә яздан дөньясын сагынып кайта. Бер минут тик торганын күрмәссең аның: бар җирне җыештырып, чиста-пөхтә тота, мичне дә үзе агарта хәтта, кер-идәннәрен дә юып ала, бакчада казына. Һич тә булмаса-терәлеп кенә торган урманга-төрле үлән, пиннек җыярга чыгып китә. Әлегә чаклы гөмбә, җиләк-җимеш җыюларын да читкә куймый. Кышын йон эрләп, кул эше белән дә утыра үзе.

Нинди генә авырлыклар күрсә дә - матур, ак йөзле, ак күңелле Яшь әбиебезгә тазалык, үткер зиһен, Ходай биргән олы гомерендә имин картлык насыйп булсын.

Рәмилә НУРГАЛИЕВА. Гремучий Ключ авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас