

1921 елгы ачлыктан комсомолецлар һәм коммунистлар Совет активы белән берлектә ачлыкка каршы үткәрелгән төрле чараларда, чәчү орлыгы туплауда, хуҗалык мәсьәләләрен хәл итүдә автив катнаша.
Гражданнар сугышы елларында Башкортстан, аеруча Бөре һәм Бәләбәй өязләре крестьяннары аклардан һәм фетнәче “сәнәкчеләр”дән зур экономик зыян күрә. Чөнки алар чигенгәндә, меңнәрчә крестьян хуҗалыкларын талыйлар, туздыралар, мал-мөлкәтләрен үзләре белән алып китәләр.
Бөре кантон комитетының 1922 елның сентябрь аенда биргән язма белешмәсендә 1914 ел белән чагыштырганда өяздә атлар санының –65, сыер малларының –42, авыл хуҗалыгы инвентарьларының 43 процентка кимүе һәм күрелгән зыянның 65546 миллиард сумга җитүе турында әйтелә.
(Белешмә: РСФСР Халык Комиссариатының 1922 елның 19 апрелендәге декреты нигезендә 1922-1923 еллар өчен яңа акча билгеләре чыгарыла. Алар 5 һәм 10 мең сумлык ассигнацияләр белән билгеләнә. Бөре өязе буенча күрелгән зыян суммасы шул курс акчалары исәбе белән күрсәтелгән).
Исмаил волостендә 1923 елда атсызлар саны 40 проц. тәшкил иткән һәм җирләрнең нибары 34 проценты гына эшкәртелгән. Волостьта нибары 49 ашлык суккыч, 9 чәчкеч, 317 кул җилгәргече исәпләнгән.
1921 елда партиянең Х съездында яңа экономик политикага (НЭП) күчү турында карар кабул ителгәннән соң тормыш-көнкүрешен җиңеләйтергә мөмкинлек ачыла. Шуңа күрә дә партиянең бу политикасы безнең як крестьяннары арасында киң яклау таба. Потребитель, авыл хуҗалыгы һәм кредит кооперативлары оеша, җир эшкәртү буенча товариществолар барлыкка килә. Шундыйлардан Андреевка, Грем Ключ һәм Манчар коммунистлары әйбәт билгеле. 1922 елның язында Югары Манчар авылында барлыкка килгән коммуна, мәсәлән, 17 кешене берләштерә. Аны оештыруга укытучы Шәриф Бикмәтовның тырышлык салуы мәгълүм.
Коммуна әгъзалары башта кысан гына бер өйгә җыелып, яңа тормыш хакында, үзләрен борчыган проблемалар турында төннәр буе бәхәсләшкәннәр.
-Коммуннага оешып яши дә башладык, ди. Ә үстерелгән ашлыкны ничек бүлергә? Синең гаилә ишле, минеке бәләкәй. Өстәвенә, минем ике атым бар, ә синеке берәү генә. Шулай булгач ашлыкны ничек итеп бүләчәкбез?
Шәриф Бикмәтов бу четерекле сорауларга аңлаешлы итеп җавап бирергә тырыша, бергәләшеп эшләүнең өстенлекләрен ышандырырлык дәлилләр белән раслый. Нәтиҗәдә югарыда әйтеп үтелгән коммуна барлыкка килә.
Коммуна әгъзалары барлык хуҗалык эшләрен бергәләп башкаралар. Дәүләттән берникадар ссуда, чәчү орлыгы алалар. Көзен мул гына уңыш җыеп алалар. Аны эшләүче кешеләр санына бүләләр.
Шулай да коммуна тормышында хәл ителмәгән каршылыклар күбрәк булып чыга. Шундый шартларда Югары Манчар авылындагы коммунна яшәүгә сәләтсез булып чыга һәм тиздән тарала.
Әмма коммуналылар башлангычы эзсез калмый. 1927 елда яшьрәк коммуналылар Югары Манчардан ерак булмаган бер урында урман эчендәге акланда яңа авылга нигез салалар. Аңа Бүләк исеме кушыла.
Бу елларда олы авыллардан аерылып чыккан Уяндык (“Агыйдел” колхозы), Бүләк (ХХII партсъезд ис. колхоз), Байрак (М.Гафури ис. колхоз), Чеверевка (“Заря коммунизма” колхозы) башка авылларны исемләп китәргә мөмкин.
1919-1920 елларда Андреевка һәм Грем Ключ авыллары янында оешкан коммуналар 1920 елның яз аенда “сәнәкчеләр” фетнәсе вакытында тар-мар ителә.
Сүз уңаенда 1920 елның февральмарт айларында калыккан “сәнәкчеләр” фетнәсенә дә тукталып китик. Авылларда килеп туган хәлне оста файдаланып, ул чорда кулак-муллалар крестьяннар арасында совет властенә, аның продразверстка политикасына каршы бертуктаусыз коткы тараталар.
1920 елның февраль аенда Минзәлә өязе авылларында фетнә күтәреп, сәнәк, чалгы, күсәкләр белән коралланган кешеләр ак офицерлар җитәкчелегендә Бәләбәй, Бөре, Уфа өязләренә, күрше Самара (хәзерге Куйбышев) һәм Казан губерналарына юнәләләр. Үзләренең “Черный орел” дип исемләгән фетнәчеләрнең бер төркеме Бакалы, Үрмәт, Рсай, Югары Яркәй, Әсән авыллары аша үтә.
Икенче төркем Минзәләдән Байсар, Исәмәт, Илеш, Андреевка һәм Дүртөйле авылларына юл тота. Әлеге авыллар аша үткәндә фетнәчеләр коммунистларны, комсомолецларны, укытучыларны, Совет власте активистларын үтерәләр, аларның туган-тумачаларын җәфалыйлар. Бары тик Бәләбәй өязендә генә фетнәчеләр кулыннан 200гә якын кеше һәлак була. Безнең якта яңа гына оешкан Абдулла, Андреевка, Илеш һәм Исмаил волосте партия комсомол ячейкалары туздырыла.
Әсән, Анастасьино һәм Исмаил волостьларында нибары 1450 сабан, 150 сука, 16 мең урак, 13 мең чалгы, 40 гади чәчкеч, 400 кул җилгәргече, 28 ургыч, 25 чапкыч, 20 ашлык суктыргыч һәм орлыкны сортларга аеру өчен 8 җайланма исәпләнгән. Ә бит бары тик Исмаил волостенда гына да ул чорда 4 мең ярымнан артык крестьян хуҗалыгы яшәгән, 61 мең десятинадан артык җир булган, шуның 44 мең десятинасы – сөренте җирләре.
Ул чагында авыл җирләрендә хәлләрнең торышын ачыграк күзаллау өчен 1921 елгы ачлыкка әйләнеп кайту урынлы булыр. Бу ачлыкның нинди коточкыч булуын күрсәтү өчен берничә мисал китерү дә җитә. Исмаил волкомы ачлык комиссиясенең 1922 елның 24 апрелендә биргән язма белешмәсендә билгеләнүенчә, волость буенча ачлыктан көн саен уртача 50 кеше үлгән. Әлеге язмалардан күренүенчә, бөтенләе белән кырылып беткән гаиләләр күп булган, үлгән кешеләрне җирләргә өлгерә алмаганнар. Күпләр ачлыктан шешенеп, акылдан язу чигенә җиткән. Эт, мәче кебек хайваннарны ашау очраклары еш булган.
Базарларда азык-төлек бәясе фантастик хакка күтәрелгән. Бер пот арыш, тары, борчак яки ясмык, мәсәлән, ул вакыттагы акча белән 2 миллион сум, бер пот карабодай яки солы 1,5 миллион сум, бер кап шырпы 4 мең сум торган.
(Дәвамы бар).