Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
23 август 2025, 09:00

Тормыш сукмагыннан 50 ел бер адымда

Гаилә нык һәм тату булса, бәхет тә бермә-бер арта. Алтын туй бәйрәме гаиләнең бердәмлеген һәм татулыгын, андагы күркәм гадәтләрне һәм йолаларны да чагылдыра. Юлда очраган киртәләрне бергәләп җиңеп, бәхетле мизгелләргә куанышып, тормыш сукмакларыннан җитәкләшеп 50 ел бергә атлау бәхете һәркемгә дә елмаймый. Ә менә Яңа Күктау авылында яшәүче Мослыховлар гаиләсенә әнә шундый бәхет насыйп була.

Тормыш сукмагыннан 50 ел бер адымдаТормыш сукмагыннан 50 ел бер адымда
Тормыш сукмагыннан 50 ел бер адымда

Вәсилә апа - Янтуганныкы, Фәвәрис абый - Яңа Күктаудан. Яшьлек тормыш лары үзләренең гүзәл туган яклары – тырыш халкы белән уза. Фәвәрис Әсләмет
дин улы 1948 елгы, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, СПТУда тракторчы-машинист белгечлеген үзләштерә һәм туган колхозында лаеклы ялга чыкканчы
механизатор булып фидакарь хезмәт сала. Вәсилә апа ике яшькә кечерәк. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, читтән торып Мәләвез сөт сәнәгате техникумын
да техник-технолог белгечлеген үзләштерә. Бервакытта Югары Яркәйдәге май заводында төрле эшләр башкара, кулына диплом алгач, пенсиягә кадәр биредә үз һөнәре буенча эшли.

Яшьләр бер-берсен очратып, 1975 елда гомергә бергә булырга дип гаилә кора һәм бүгенге көндә дә иңне-иңгә куеп матур яшиләр. Бала чакларында, сугыштан соңгы илне торгызу елларында аларга төрлесен күрергә туры килә, шуңа күрә икесе дә яшьтән үк хезмәтне үз итәләр.

–Тормыш булгач, яхшысы-яманы да, шатлык-куанычы, борчу-хәсрәте дә булмый калмагандыр. Әмма, безнең ачуланышып, үпкәләшеп йөрергә вакыт та булмады. Без бит сугыштан соңгы илне торгызу чоры балалары. Яшь вакытларда төрлесен эшләргә туры килде. Бар гомеребез хезмәттә үтте инде. Көне буе эштә, төнлә хуҗалыкта дигәндәй, дөнья кудык. Бер-беребездән кер эзләмәдек, характерларыбыз туры килмәгән, дип елап утырмадык. Ярдәм дә берсеннән дә көтмәдек, бер-беребезгә таянып, бүрәнәнең ике башын икәү күтәреп бардык инде, – дип сөйли Фәвәрис абый.

Чыннан да шулай бит. Хезмәт елларына килгәндә, Фәвәрис абый 40 елдан артык стаж туплый. Авыл җирендә халык ни белән шөгыльләнә алса, алар шуларның барысын да эшли. Яз җитүгә, бакча эшләренә тотына. Җәй буе бакчалары яшелчә, җиләк-җимеш белән гөрләп тора. Аның янында сарай тулы мал-туар. Балаларының кечкенә чагы. Шулай итеп балалар да әти-әни үрнәгендә яшь чактан ук аларга ярдәмләшеп, тырыш, акыллы, төпле, эшчән булып үсәләр.

Ярты гасыр бергә алар бер-берсенә терәк булып, тормыш авырлыкларына бирешмичә дүрт бала: бер ул һәм өч кыз тәрбияләп үстерә. Һәркайсына белем биреп, балалары да тормышта үз ярларын табып, малайлар, кызлар үстерә. Бүген алар шул балаларының уңышларына шатланып, оныклар сөеп яши. Җәй аенда оныклары дәү әни-дәү әтиләренә ярдәм итәргә, ял итәргә кунакка кайталар.

– Аллаһка шөкер, бүген 10 оныгыбыз бар. Аларның уңышларына да сөенеп яшәргә насыйп булды. Иң мөһиме, дөньялар тыныч, имин, балаларыбыз сау-сәламәт булсын иде. Һәр кеше бәхетле булырга лаек. Без бу җәһәттән бәхетлебез, гомеребез хәерле булсын, – дип тели гаилә юбилярлары.

Бүгенге көндә дә әле өлкән Мослыховлар көчләреннән килгәнчә кош-корт асрый. Бакча мәшәкатьләренә дә битараф түгел алар, һаман әле бакча тулы яшелчә үстерә. Икесе дә мәчеткә йөри, биш вакыт намаз укыйлар, Аллаһ йортын җыештырып, карап йөриләр.

Әйе, 50 ел бергә бер тормыш сукмагыннан атлау аз гомер түгел. Тормышның бит аның төрле вакыты бар, әмма бу гаиләгә карап, биредә тынычлык хөкем сөрүен, бер-берсенә юл биреп яшәгәнлекләрен аңларга була.


Автор: Гүзәл Фәтхуллина.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас