Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
28 август 2025, 07:00

Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар

(Дәвамы). Билгеле, Совет хөкүмәте һәм Коммунистлар партиясе ачлыктан интегүчеләрне үлем тырнагыннан тартып алу өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Исмаил, Илеш, Андреевка, Корыч, Имәнлекул волостьлары үзәкләрендә ачлыктан алҗаган кешеләр өчен туклану пунктлары ачыла, икмәк таратыла. Аерым гаиләләргә паеклар бирелә. Бары тик 1922 елның март аенда гына Исмаил волосте буенча ачлыктан җәфаланучыларга 25 азык паегы бүленә.

Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге барДанлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар
Данлы үткәне, ышанычлы киләчәге бар

Ата-аналары үлеп, ятим калган балалар өчен приютлар ачыла. Шундый балалар йортының берсе 1921 елның җәй айларында элекке бай усадьбасы булган Ивановка хуторында оештырыла. Ул ленинчы хезмәт Мәктәбе дип атала. Мәктәпнең беренче җитәкчесе итеп коммунист укытучы Ф.Е.Стяжкин тәгаенләнә.

Баштагы мәлдә Ивановка балалар йортында 20-25ләп бала булса, 1925 елда инде аларның саны 56 га җитә. Монда Югары һәм Түбән Яркәй, Йонны, Күктау авылларыннан килгән ятимнәр тәрбияләнә. Соңыннан бүтән авыллардан да балалар өстәлә. Балалар һәм укытучылар 200 десятинадан артык җирне үзләре сөреп, ашлык чәчеп, уңышын җыеп алалар. Үзләре эшкәрткән җирнең күләменә карата дәүләткә ашлык та тап-шыралар. 1924 елның язында Бөре шәһәреннән безнең якларга “Фордзон” маркалы беренче трактор кайтарылгач, балалар йортындагы күпчелек хуҗалык эшләре аның ярдәмендә башкарыла. Шуңа күрәдер дә бу мәктәптә тәрбияләнгән күп кенә якташларыбыз соңыннан агроном, укытучы булып китәләр. Ә Сабир Локманов (Югары Яркәй авылы) Башкортстанның сәламәтлек саклау министры, Шәех Гатауллин (Ишкар) азык-төлек министры вазифасына кадәр күтәрелә.

Шушындый күренекле кешеләр, йөзәрләгән белгечләр әзерләүгә бөтен көчен һәм белемен биргән Ф.Е.Стяжкинның исеме күпләргә билгеле булса да, аның истәлеген мәңгеләштерү буенча әлегә кадәр бернәрсә дә эшләнмәве аяныч, әлбәттә.

1921-1923 елларда волостьлардагы партия һәм советы органнары ачлыктан интегүчеләргә ярдәм оештыру белән беррәттән, крестьян хуҗалыкларында мал-туар, эш кораллары санын исәпкә алу, язгы чәчү чорында халыкка ярдәм оештыру белән дә шөгыльләнә.

Бу елларда ашлык запасы, аты һәм аерым җире булган крестьяннарга ярдәм итү йөзеннән аларны кооперативларга һәм кредит товариществоларына берләштерү дә үзенең яхшы нәтиҗәләрен бирә. Әлеге юнәлештә беренчеләрдән булып 1923 елның июнь аенда Андреевка универсаль кредит товариществосы төзелә. 1924 елда аның үрнәгендә Югары Яркәйдә (437 әгъза), 1925 елда Базытамакта (152 әгъза), Югары Манчарда (244 әгъза), Илештә (243 әгъза), 1926 елда Ишкарда (153 әгъза) товариществолар барлыкка килә. Шул ук вакытта безнең як халкын да тәэмин итү өчен Дүртөйледә кредит банкы ачыла.

Ачлыктан соң, ягъни 1922 елда уңай һава шартлары басулардан яхшы гына уңыш үстереп алырга мөмкинлек бирә. Ул елны һәр десятинадан 58 пот арыш, 61 пот бодай, 54 пот солы, 45 пот борчак, 462 пот бәрәңге җыеп алына. Крестьяннарның тормышы берникадәр яхшыра төшә. 1923 елның җәендә Исмаил волосте үзәге Югары Яркәйдә Бөре кантоны күләмендә беренче тапкыр “Кызыл сабантуй” үткәрү үзе генә дә моның ачык чагылышы булып тора.

Шундый ук зур сабантуй 1925 елның 15 июлендә Андреевка авылында да була. Халкыбызның милли бәйрәменә күрше волостьлардан да кешеләр күп килә. Волостька кергән авылларда халыктан тастымал, яулык, янчык кебек әйберләр белән беррәттән урак, чалгы, тырма, сәнәк, балта кебек эш кораллары җыйнала һәм алар сабантуйда җиңүчеләргә бүләк итеп бирелә. Ат чабышында беренче урынны алучыга, мәсәлән, 10 аршин (1 аршин –0,71 метр) мануфактура һәм бер балта, икенче урынны алучыга 5 аршин тукыма һәм бер чалгы бирелгән. Ә инде ирләр арасында йөгерешүчеләр өчен беренче урынга 5 аршин тукыма һәм бер урак, икенче урынга бер чалгы һәм яулык билгеләнгән.

Яшьүсмерләр арасында йөгерүдә Базытамак авылыннан Корбангали Янгиров бер кисәк сабын һәм көзге, Хәсәнҗан Муллаянов бер пар чабата, Андреевкадан Федор Ожгихин бер чалгы һәм сәнәк белән бүләкләнгәннәр.

Бик авыр килгән 1921-1922 елларда да мәктәпләрнең һәм уку йортларының эше тукталмый. 1923 елдан соң аларның саны тагын да арта һәм халык арасында йогынтылы эш алып барыла. Моңа мисал итеп 1921-1923 елларда Андреевка партия райкомы җитәкчелегендә шушы районга кергән волостьларда “мәктәп атналыклары” үткәрелүен әйтеп китү генә дә җитә. Атналыклар барышында балаларга ярдәм йөзеннән Исмаил авылында 212 сум 88 тиен акча, 6 пот ашлык, Андреевка һәм Илеш волостьларында да хәтсез генә суммада акча, берникадәр күләмдә ашлык җыела. Җыелган акча средстволары уку әсбаплары алу өчен тотылса, ашлыктан балалар өчен икмәк һәм аш пешергәннәр. Балалар йортында тәрбияләнүчеләргә дә өлеш чыга.

Башкортстанда авыл хуҗалыгын аякка бастыру һәм аны үстерү өчен Совет хөкүмәте тарафыннан тик 1925-1926 елларда гына да 13,8 миллион сум (1924 елда кабул иткән курс белән) акча бүленә. Шунысын да билгеләргә кирәк бу сумманың шактый өлеше уңдырышлы җирләре белән бай булган безнең як волостьларында оешкан коммуна, кооператив ширкәтләренә тия. Бу ссудадан җир эшкәртеп ашлык үстерә алучы аерым хуҗалыклар да (единоличники) файдалана ала.

Шушы ук елларда җирләрне яңадан бүлү үткәрелә. Аның нәтиҗәсендә Бөре кантоны, шул исәптән Илеш һәм Исмаил волостьларында чәчүлек җирләре арта. Җиләк-җимеш, яшелчә, техник культуралар (көнбагыш, җитен) үстерүгә киң юл ачыла.

1927-1928 елларда Илеш һәм Исмаил волостьлары җитәкчеләренең тырышлыгы белән элекке алпавыт җирләрендә 5-6 участокта Исәмәт, Андреевка, Базытамак, Этәй, Игмәт, Абдулла, Бишкурай һәм башка авылларда машина, кредит товариществолары, ТОЗ һәм башка авыл хуҗалыгы артельләре барлыкка килә.

1928 елда Исмаил волостында 6 машина товариществосы, 4 авыл хуҗалыгы артеле булса, Илеш волостендә 8 машина товариществосы, 7 авыл хуҗалыгы артеле исәпләнә, Илеш волостенә караган ширкәтләр карамагында 1471 сабан, 561 сука, 552 кул җилгәргече, 31 ургыч, 70 суккыч, 5 ат чәчкече, 1983 ат тырмасы һәм 2 печән чапкычы була.

Бу елларда дәүләт органнары ярлы һәм урта хәлле крестьяннарга кредитка авыл хуҗалыгы машиналары, ат, чәчү орлыгы бирүне арттырсалар да, болар гына әле авыл хуҗалыгы продуктлары арттыруны хәл итеп бетерә алмый.

(Дәвамы бар).

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас