Маяк
+24 °С
Яңгыр
җәмгыять
29 август 2025, 07:10

Яңа уку елына яңа автобуста!

Аккүз, Базытамак, Рсай урта мәктәпләре коллективлары Республика Башлыгы кулыннан өр-яңа мәктәп автобусы ачкычлары алуга иреште

Яңа уку елына яңа автобуста!Яңа уку елына яңа автобуста!
Яңа уку елына яңа автобуста!

Узган атнада «Уфа-Арена» каршындагы мәйданда республика Башлыгы Радий Хәбиров катнашлыгында яңа уку елына мәктәп автобуслары ачкычларын тапшыру тантанасы булды. Бу федераль һәм республика бюджетлары акчаларына сатып алынган үзебезнең илдә чыккан машиналар. Башкортстан Башлыгы төбәкнең белем бирү учреждениеләре директорларына 196 мәктәп автобусы һәм 10 җиңел автомобиль ачкычларын тапшырды.
"Без бүген республиканың авыл һәм шәһәр мәктәпләре директорларына рекордлы санда автобуслар һәм җиңел автомобильләр тапшырдык — 200дән артык. Бу федераль һәм республика бюджетлары акчаларына сатып алынган үзебезнең машиналар.
Яңа мәктәп автобуслары – ул безнең балалар өчен өстәмә уңайлылык һәм хәвефсезлек, алар көн саен мәктәпкә йөри. Без моны яхшы аңлыйбыз, шуңа күрә автопаркны яңарту буенча эшне өзлексез алып барабыз. 2019 елдан безнең мәктәпләр 900гә якын яңа автобус алды. Барлык балаларны, аларның ата-аналарын һәм укытучыларын яңа уку елы башлану белән котлыйм. Мәктәп автобусларын йөртүчеләргә мөһим һәм бик кирәкле хезмәтләре, балаларыбызга яхшы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерәм”, — дип ассызыклады төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.
Бәхетле ачкыч ияләре арасында илешлеләр дә бар. Аккүз, Базытамак, Рсай урта мәктәпләре сөенечле вакыйга кичерде – яңа автобуслы булды.
-Теләкәй авылыннан йөреп укучылар көн саен мәктәп автобусыннан файдалана. Яңа уку елына зур бүләк булды. Без бу шатлык өчен республика җитәкчелегенә бик рәхмәтлебез. Хәзер безнең балалар белем алу юлында үзләрен ышанычлырак итеп тоячаклар”, – дип шатлыгы белән уртаклашты Аккүз урта мәктәбе директоры Фәйрүзә Гайнуллина.
Базытамак урта мәктәбе директоры Марат Мосабиров та яңа техника өчен рәхмәт белдерде:
“Яңа автобус кайту безнең мәктәп өчен зур вакыйга булды. Бу автопаркны яңарту гына түгел, ә укучыларның хәвефсезлеген тәэмин итүдә мөһим адым дип исәллибез. Мәктәпләр, үсеп килүче буын турында хәстәрлек күргән республика Хөкүмәтенә рәхмәт белдерәбез”, - диде.
-Мәктәпкә яңа автобус кайту - зур сөенеч. Ул уңайлы, заманча хәвефсезлек таләпләренә җавап бирә, ГЛОНАСС +112 системасы белән җиһазландырылган. Шушы уңайлыклар тудырган өчен республика Хөкүмәтенә зур рәхмәтлебез. Водителебез Наил Шакиров – тәҗрибәле, бик сакчыл, тәртип һәм чисталык ярата. Аны балалар да, әти-әниләр дә бик хөрмәт итә. Киләчәктә дә коллективыбызны имин юллар, кызыклы сәяхәтләр, уңышлы сәфәрләр генә көтсен,” – ди Рсай мәктәп директоры Азат Гимазов.
Күренүенчә, укучыларны дәресләргә вакытында илтеп җиткерү, төрле район чараларында, олимпиадаларда, спорт ярышларында катнашу өчен яңа автобуслар зур ярдәмче булачак.

 

Яңа уку елына яңа автобуста!
Яңа уку елына яңа автобуста!
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас