Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
30 август 2025, 12:56

Гомерлек газап алу кирәкме?

Бүген дөньяның бик күп илләрендә наркомания дигән яман чир таралуы һәркемгә мәгълүм. Кызганыч, соңгы елларда наркотиклар кулланучы кешеләр саны артканнан-арта бара.

Гомерлек газап алу кирәкме?Гомерлек газап алу кирәкме?
Гомерлек газап алу кирәкме?

Кайда наркоманлык – шунда ачы хәсрәт, күз яшьләре. Наркотиклар аркасында, күпме язмышлар җимерелә, вакытсыз яшь гомерләр өзелә.

Наркомания проблемасы - көнүзәк мәсьәлә булып кала бирә. Наркотиклар кулланган кеше җәмгыять өчен реаль куркыныч тудыра. Андый кешеләр эшкә
урнашмый, туганнарын һәм дусларын рәнҗетә, җинаять кыла. Наркоман яшүсмерләр киләчәктә бала табу мөмкинлегеннән мәхрүм булалар яки начар үсеш
кичергән сабыйларны тудыралар.

Нәрсә ул наркомания? Наркомания теге яки бу наркотик куллану аркасында килеп чыккан һәм наркотикларга патологик тарту белән билгеләнә торган авырулар төркеме дип атала.

Наркотикларны бер мәртәбә татып карау да гомерлек бәйлелеккә китерә. Наркотик кулланучылар бервакытта да үзләрен наркоманнар дип санамый. Кайбер
яшьләр, наркотикларның аерым төрләрен куллану әллә ни зыян китерми дип, бик нык ялгышалар. Ә синтетик наркотик куллану – аеруча куркыныч, наркоманлыкка беренче адым. Алар – кешенең психикасына бик нык тәэсир итә, нерв системасын какшата, ишетү, күрү сәләтләре бозыла, психоз кебек башка авыруларга сәбәп булып тора.

Наркотик матдәләрне тарату яки куллану турында, аларны саклану урынын белгәндә полициягә, ышаныч телефонына хәбәр итәргә кирәк. Бу аноним рәвештә
башкарыла. Кеше үз тормышына үзе хуҗа. Һәр кеше үз гамәлләре, тормышы өчен җаваплылыкны онытмаска, тормышына куркыныч яный торган хаталар ясаудан сакланырга тиеш. Бер минутлык ләззәт өчен, гомерлек газап алу кирәкме икән!?

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас