

Аның кешелеккә китергән зыянына тиңнәр юк, чөнки ул берьюлы өч буынны юк итә. Наркотик кулланучының гомер озынлыгы бик кыска, шуңа да ул гаилә корып яшәргә өлгерә алмый кала. Аларның әтиәнисе балаларының тайгак юлга кереп китүләрен авыр кичерә. Бу кайгыдан аларның да гомере вакытыннан алда өзелә. Наркотиклар белән дуслашуның төп сәбәбе тормышта очраган авырлыкны җиңә белмәү, җиңел яшәргә тырышу, мөстәкыйльлек булмау яки ниндидер матур сүзләргә ышанып яңа дуслар табу, аларга ышану.
Наркотиклар кулланып караган кеше үлем сайлый дигән сүз. Әгәр дә наркотикны бер кулланып караса аннан баш тартырга сәбәп калмый. Шуны истә тотарга кирәк: наркотик тәкъдим иткән кешегә акча кирәк. Шуңа күрә ул теләсә нинди хәйләгә барырга мөмкин. Шул чакта катгый итеп “юк” дип әйтә алсаң, тормышта бик зур күңелсезлекләрдән котылырсың.
Психотерапевтларның бу өлкәдә тикшерүе нәтиҗәсендә, наркотикларны иртә кулланучыга бөтенләй ярдәм итеп булмавы билгеле. Син биоробот белән сөйләшкән кебек: аның кешелек сыйфатлары юкка чыга. Җилем озаграк иснәгән, наркотиклар күбрәк кулланган саен, аны дәвалауга өмет азая. Реклама ни генә әйтмәсен, наркотиклар кабул итүне йөз кешенең өч-җидесе генә вакытлыча туктатып тора ала. Аларының да гомерләре кыскара. Калганнары биш-сигез елдан үлеп бетәчәк.
РФ Җинаять кодексы буенча балигъ булмаган яшүсмерләр мондый очракта җәзага да тартылырга мөмкин: штраф, билгеле бер төр эшчәнлек белән шөгыльләнүне тыю, мәҗбүри хезмәт, билгеле бер вакытка иректән мәхрүм итү. Балигъ булмаган яшүсмерләргә түбәндәге мәҗбүри тәрбия чаралары кулланырга мөмкин: кисәтү, ата-ана яки аларны алыштыручы кешеләр күзәтүенә бирү; яшүсмер кылган зыянны төзәтү; җәмәгать урыннарында ял итү вакытын киметү һәм яшүсмернең тәртибенә махсус таләпләр билгеләү. Медицина күрсәткечләре буенча җинаять кылганнарга алкоголизм һәм наркоманиядән дәвалану кирәк дип табылса, ул чара мәҗбүри кулланыла. Һәр укучы наркотикларга үрелгәнче үк аның алдына да бу җаваплылыклар килеп басарга мөмкин икәнен белеп торырга тиеш.
Наркотиклар куллана башлагач, яшь кеше белән җитди проблемалар туа да инде. Өйдән акча, әйберләр югала башлый – наркотиклар арзан түгел. Әгәр дә беренче дозаны аңа бушка бирсәләр, калганнарына тулысынча түләргә туры киләчәк. Ә акчаны кайдан булса да табарга кирәк. Бу күренеш җинаять җаваплылыгына китерә.
Ә укучы өчен иң куркынычы – беренче мәртәбә татып карау. Наркотикка “утыртканда”, кагыйдә буларак, чиста препаратлар бирәләр. Ә аларга тизрәк һәм ныграк ияләнәләр. Шуңа күрә наркотиклар бәйлелегенә эләгү бик тиз, ә чыгу юлының ахыры күренми.
Кеше нинди генә социаль җәмгыятьтә яшәсә дә, үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Шуңа да наркотикларны татып карау тәкъдиме ясалган бердәнбер дөрес җавап – алардан кискен төстә баш тарту. Тормыштагы һәр адымыгызны ясаганда “Җиде кат үлчә, бер кат кис” дигән мәкальне онытмагыз.
Альмира НУРЫЙӘХМӘТОВА, “Гаилә” хезмәтенең социаль психологы.